Тарихы

1620 елларда нигезләнә. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Каймар Мамыш, Каймармыш, Шишкинское Бакова исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, он тарту кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында Воскресение чиркәве (1898 елда төзелә), земство мәктәбе (1881 елда ачыла), су тегермәне, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 365 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Чернышевка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда – Чернышевский исемендәге, 1931 елда – “Ударник” һәм “Авангард” колхозлары оештырыла. 1944 елда “Авангард” колхозыннан Пушкин исемендәге колхоз аерылып чыга. 1950 елда “Авангард”, Чернышевский исем., “Красная Нива”, “Стойкий пролетарий”, “25 лет Татарстана”, “Новое Мамонино” колхозлары Чернышевский исемендәге колхозга берләштерелә (колхоз идарәсе Чернышевка авылында урнаша). 1967 елдан колхоз “Чернышевский” совхозы итеп үзгәртелә.

2012 елдан авылда “Абдрахманов А.А.” крестьян- фермер хуҗалыгы (500 баш савым кәҗәсе асрала торган ферма), “Kozimilk” маркасы белән сөт продукциясе җитештерүче мини-цех эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1646 елда – 45,
1782 елда – 32 ир-ат,
1859 елда – 190,
1897 елда – 217,
1908 елда – 235,
1920 елда – 222,
1926 елда – 261,
1938 елда – 266,
1949 елда – 258,
1958 елда – 236,
1970 елда – 249,
1989 елда – 112,
2002 елда – 84,
2010 елда – 82,
2017 елда – 82 кеше (руслар – 90,2%, әрмәннәр – 8,5%, татарлар – 1,2%).