1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Удмурт Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Алабуга шәһәре.

Мәйданы — 1360,3 кв.км.

Халкы 2017 елда — 85596 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча руслар — 50,7%, татарлар — 42,5%, марилар — 3,7%).

Район 50 торак пунктны берләштерә.

Гербы — 2006 елның 8 августында, флагы 2007 елның 29 мартында раслана.

Герб тасвирламасы

«Чиратлаштырып көмеш гонтлар сибелгән кара очлыклы көмеш җирлектә, яшел җирдә — яшел яфраклы ике ботагы уңга тармакланган кара агач төбе һәм агач төбендә утыручы күтәрелгән канатлы, алтын күзле һәм томшыклы җете кызыл тукран».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге буйлап 6: тукыманың 1/6 өлешендәге яшел, һәрберсе тукыманың 1/45 өлешендәге, һәрберсе тукыманың 1/18 өлешен тәшкил иткән ике ак буй белән аралашкан өч кара буйга бүленгән, тукыманың яшел һәм төп — ак өлешләре өстендә кара-соры-яшел агач төбе, аның өстендә утырган сары күзле һәм томшыклы кызыл тукран сурәтләнгән туры почмаклы ак тукыма».

Символика нигезләмәсе

Алабуга муниципаль районы гербы нигезен Вятка наместниклыгының Алабуга шәһәре тарихи гербы билгели. Ул 1781 елның 28 маенда иң Югарыда расланган, анда болай диелә: «Калканның өске өлешендә: алтын җирлектә, болытлар арасыннан сузылган, ук белән җәя тоткан кул, аның өстендә көмеш җирлектә төп башында чукып утырган тукран». Тарихи гербны куллану Алабуга җирләренең борынгы булуын, традицияләренең байлыгын, шәһәр белән районның үзара бәйләнешен күрсәтә. Гербның төп фигурасы — тукран, ул хезмәт сөючәнлекне, тынгысызлык, ныклыкны чагылдыра. Кара очлык — Алабуга районы җир асты байлыкларының аллегорик билгесе. Геральдикада кара төс — төпле акыл, байлык, уңыш билгесе. Алтын ныклык, киң күңеллелек (эчкерсезлек), байлык, уңышны күрсәтә; көмеш — чисталык, намуслылык, тынычлык, үзара ярдәмләшү билгесе; кызыл төс — хезмәт, батырлык, матурлык һәм яшәү символы; яшел төс — яз, шатлык, өмет, табигать, сәламәтлек билгесе.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково), Н.Вәлиев, Р.Сәлахов, Г.Руденко һәм Л.Мифтахов (Алабуга).