Урнашуы

Татарстан Республикасының төньягында, Казан – Екатеринбург тимер юлындагы Кукмара станциясеннән 80 км көньяк-көнчыгыштарак, Казаннан 167 км ераклыкта урнашкан. Вятка елгасы буендагы пристань.

Административ-территориаль буйсынуы

1781 елдан – Казан наместниклыгы, 1796 елдан – Казан губернасы өяз шәһәре (Мамадыш өязе үзәге).

1920 елда ТАССР оештырылганнан соң Мамадыш кантоны үзәге, 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районы үзәге була.

Тарихы

Борынгы Болгар торулыклары Мамадыш тирәсендә XII йөз башында барлыкка килә һәм Ак Кирмән дип атала (“Ак крепость” дигән мәгънәдә). Ул крепость калдыклары хәзерге Мамадыштан 18 км ераклыкта, Рус Кирмәне авылы янында табыла.

XIV йөз ахырында Мамадышка татар авылы буларак нигез салына. XVII йөз башында хәзерге Мамадыш шәһәре тирәсендәге җирләр Зөя Успение монастырена бирелә һәм анда рус крәстияннәре килеп урнаша. 1613 елда “Иске Мамадышның буш яткан җирләре урынында Троицкий-Мамадыш монастырь авылы оештырылу турында”гы грамота имзалана. 1617 елда монастырь, биләмәләрен нугайлар һөҗүменнән саклау өчен, шәһәргә ныгытма төзетә. Җирле чиркәү исеме белән авыл Троицкий дип йөртелә башлый, ләкин иске атамасы да саклана.

1764 елда халкы экономик крәстияннәр катлавына күчерелә, анда 545 кеше белән 139 хуҗалык исәпләнә, монастырь хуҗалыгы, агач Никольский чиркәве (1614 елда төзелгән), Ушма елгасында тегермән була. Халкы иген игү, терлекчелек, балык тоту, төрле кәсепләр белән шөгыльләнә, юлаучылар йорты тота.

1774 елның июлендә җирле халык Казанга һөҗүм белән килгән Е.И.Пугачёв отрядларын чаң кагып каршылый, халыкның күбесе Пугачёв ягына чыга. 1781 елда Троицкий авылы Казан наместниклыгының (1796 елдан – губернасының) өяз шәһәре итеп үзгәртелә һәм хәзерге исемен ала.

1783 елда Троицкий кафедраль соборы төзелә (1933 елда юкка чыгарыла). 1856 елда шәһәрдә 570 йорт, 18 кибет исәпләнә.1859 елда Мамадышта 2 май эретү, 3 күн эшкәртү, 2 ярма яргыч, поташ, 2 аркан, 2 кирпеч заводы һәм туку фабрикасы була. 2 православие чиркәве, 4 кәшәнә, өяз һәм приход училищеләре, хастаханә эшли. Пәнҗешәмбе саен – базар, ел саен 7 июльдә ярминкә уздырыла. Шәһәрдә пристань була.

1859 елда Мамадышта 34 сәүдәгәр капиталы игълан ителә, шулардан 1 нче гильдия – 1, 2 нче гильдия – 1, 3 нче гильдия – 32 капитал.

1880 елларда – Мамадышта өч сыйныфлы шәһәр (1877 елдан ир балалар өчен) һәм кыз балалар өчен приход училищесе (1894 елдан), 1890 елларда өч сыйныфлы шәһәр, кыз балалар һәм ир балалар өчен башлангыч училищеләр эшли.

XX йөз башында Мамадышта кыз балалар гимназиясе (1849 елда Троица соборы каршында башлангыч бер сыйныфлы кыз балалар приход училищесе буларак ачыла,1899 елда – кыз балалар ике сыйныфлы һөнәрчелек училищесе, 1909 елда – кыз балалар бер сыйныфлы прогимназия, 1912 елда кыз балалар гимназиясе итеп үзгәртелә); югары башлангыч училище; башлангыч һөнәрчелек мәктәбе (1912 елда ачыла, тимерче-слесарь һәм столяр-токарь бүлекләре) эшли.

1862 елда Мамадышта Губерна акциз ведомствосы оештырыла. 1883 елда К.Н.Щербаковның аракы, спирт заводы (башка версия буенча, 2 нче гильдия Мамадыш сәүдәгәре И.И.Щербаков нигез салган кечкенә аракы куу йорты җирлегендә 1835 елда сәүдәгәр Н.И.Щербаков тарафыннан төзелә; 1917 елда национальләштерелә; Гражданнар сугышы елларында аракы заводы хуҗасы улы офицер В.Щербаков предприятие җиһазларын сафтан чыгара; завод 1931 елда торгызыла, 1935 елда яңа корпуслар төзелә, 1951 елда реконструкцияләнә, 1968 елда электр челтәренә тоташтырыла). 1900 елда анда якынча 100 кеше эшли.

1867 елда Ушма артындагы Мамадыш бистәсендә сәүдәгәр Свиягин һәм приход халкы акчасына таштан Петр һәм Павел чиркәве төзелә (сакланмаган).

1870 елда өяз земствосы акчасына ике бер катлы агач бина төзелә. Берсендә – хастаханә палаталары, икенчесендә аптека урнаша (хәзер биналар юкка чыккан, алар урынында торак йортлар). Әлеге хастаханәдә беренче яраланудан соң, 1919 елда булачак маршал В.И.Чуйков дәвалана. Провизор фатиры участок уртасында була. Революциягә кадәр бина хәрби склад буларак файдаланыла, аннары 1932–1955 елларда анда педагогика училищесе урнаша.

1876–1882 елларда Мамадыш сәүдәгәре Г.С.Распопов акчасына, аның хатыны истәлегенә Ксения чиркәве төзелә (ул үлгәч, төзү эшләре белән җитәкчелекне опекуннары В.А.Петров һәм П.О.Месетников дәвам итә) – Өч нефлы, биш главалы, тәбәнәк ике яруслы чаң манарасы ишек өстендә урнашкан эклектика стилендәге чиркәү (1945 елдан гыйбадәтханә Мамадышның бердәнбер мәхәллә чиркәве булып кала). Чиркәүдән ерак түгел ирле-хатынлы Распоповларның каберләре сакланган.

1891 елда беренче китапханә ачыла (1934 елда – балалар, 1978 елда шәһәр китапханәсе, 1979 елда Мамадыш районы китапханәләре бердәм үзәкләштерелгән системага берләштерелә: Үзәк район китапханәсе, Үзәк балалар китапханәсе, шәһәр китапханәсе (1 нче филиал) һәм 51 авыл китапханәсе.

1896 елның май – июнь айларында Мамадышта атаклы “Мултан эше” буенча мәхкәмә утырышлары уздырыла.

XX йөз башында шәһәрдә Троица соборы, Петр һәм Павел, Ксения зират чиркәүләре (Ушма аръягы бистәсендә), мәчет (XIX йөзнең икенче яртысы), почта-телеграф конторасы, земство даруханәсе, хастаханәсе һәм ветеринария амбулаториясе, су тегермәне, аракы заводы, 3 әвен, пароходлар һәм агач материаллары пристане, 3 казна шәраб һәм 7 зур, 49 вак-төякләр кибете, 9 сыраханә, трактир, чәйханә, 22 юлаучылар йорты була; пәнҗешәмбе көннәрендә базар эшли.

1914 елда пристаньнан Мамадышка 1161000 пот йөк төягән 183 судно җибәрелә, 503000 йөк пот йөк төягән 433 судно пристаньга килә, нигездә икмәк һәм балык белән сәүдә итәләр.

Мамадышта “сәяси” сөргенгә җибәрелгән М.С.Дударь (Казан университетында студентларның 1887 елгы “Ленин” сходкасында катнаша, 1910–1921 елларда Мамадышта Губерна акциз ведомство түрәсе, 1918–1921 елларда өяз профессиональ рус театрының беренче җитәкчесе һәм режиссёры), П.Ульянов (Казан укытучылар семинариясеннән түгәрәк эшчәнлеге өчен куыла), К.Аполинариев (Петербург сәнгать академиясеннән сәяси карикатуралар өчен куыла), Н.Фигнер (революционерка В.Фигнерның әтисе) яши һәм революцион эшчәнлек алып бара. 1905 елда А.А.Черкасов (Мамадыш һәм Лаеш өязләрендә революционер-подпольщик, землемер-таксатор) тарафыннан сәяси түгәрәк оештырыла (1907 елда ул кулга алына һәм Мамадыш төрмәсенә утыртыла).

1917 елда Мамадышка Вакытлы Хөкүмәтнең вәкаләтле вәкиле уң эсер А.Д.Билюкович килә. 1917 елның 12 декабрендә Мамадышта Совет хакимияте урнаштырыла. Эшчеләр, солдатлар һәм крәстияннәр депутатлары советының беренче рәисе А.В.Давыдов була. Гражданнар сугышы елларында Мамадышта А.В.Давыдов җитәкчелегендә өяз хәрби комиссариаты оештырыла, иреклеләр-кызылармиячеләр исәбенә бөтен өяздән 110 кеше керә; мамадышлыларның бер өлеше ак гвардия составында була һәм штабс-капитан Л.Щербаков җитәкчелегендә сугышалар.

1918 елда Мамадышны ак чехлар һәм акгвардиячеләр отрядлары басып ала, аларның корбаннары Пузанка тавында (Геройлар тавы) туганнар каберлегендә җирләнгән. Крымкин җитәкчелегендә кызылармиячеләр отряды (Питер эшчеләре һәм Латыш укчылары керә) шәһәрне азат итәргә тырышып карый. Шәһәрнең төньягындагы Пузанка тавыннан һөҗүм башлана. Кызылармиячеләр 100 дән артык үлгән кешеләрен (туганнар каберендә җирләнгәннәр) калдырып, чигенергә мәҗбүр булалар. 1934 елда анда “Йөз сугышчыга, 1918 елның 15 сентябрендә Мамадыш янында ак чехлар белән сугышта һәлак булган Ленинград һәм Латыш эшчеләренә” дигән язма белән обелиск куела. Аның янында тагын бер обелиск – шәһәрне акгвардияче һәм ак чехлардан азат иткәндә һәлак булган 28 нче Азин дивизиясе сугышчылары истәлегенә куела.

1919 елның 24 маена кадәр Вятка елгасы буенча, Соколка тауларыннан Вятка Аланына кадәр фронт линиясе уза. Соколка авылыннан Мамадышка кадәр полосаны Азин дивизиясе тотып тора: 39 нчы полк Грахань авылы янында оборона тота, ә 19 яшьлек В.И.Чуйков полкы Мамадышта урнаша. Мамадышта шулай ук 3 нче бригада штабы урнаша, бригада командиры – Гонихин. Шәһәрнең кайбер урамнары Гражданнар сугышы геройлары исеме белән атала: Азин, Давыдов, Домолазов, Чапаев, кызылармиячеләр урамы.

1918 елда Мамадышта бер еллык укытучылар курслары ачыла (1922 елдан – ике еллык), 1932 елда алар педучилище итеп үзгәртелә (1956 елда ябыла).

1919–1949 елларда шәһәрдә театрлар эшли: татар театры (укытучылар курсы каршында оештырылган һәвәскәрләр түгәрәге җирлегендә барлыкка килә; 1919 елда профессиональ труппа формалаша, ул нәфис сәнгать хезмәткәрләре берлегенә кабул ителә); “Сабантуй” беренче күчмә театры (1920 елда Мәгариф бүлеге каршында ачыла, 1921 елга кадәр эшли, 1923 елда кабат эшли башлый); колхоз-совхоз театры (1934–1949 елларда эшли).

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда Мамадышта “Кантсельхоз” кредит кооперативы ачыла.

1950 елларда шәһәрдә “Мамадыш” совхозының үзәк утары урнаша (СССР ның Ит һәм сөт продуктлары сәнәгате министрлыгының “Главскотооткорм” карамагында була).

Хәзер Мамадышта:

  • “Стройсервис” ябык акционерлык җәмгыяте (1935 елда кирпеч заводы җирлегендә оештырыла, “Мамадыш кирпеч заводы” дип атала, 1988 елдан хәзерге исемдә, 2012 елда MAKERAM яңа кирпеч производствосы ачыла),
  • “Мамадыш балык заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1957 елда балыкчылар бригадасы җирлегендә нигезләнә),
  • “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте филиалы “Мамадыш спирт заводы” (1883 елдан эшләгән Мамадыш спирт заводы 1997 елда “Татспиртпром” составына керә, 2004 елда – ачык акционерлык җәмгыяте, 2016 елда акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә, 2014 елда предприятие яңартыла),
  • “Азбука сыра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы “Мамадыш заводы” (1974 елда Мамадыш сырмай ясау заводы җирлегендә оештырыла, 1994 елда “Мамадыш сыр-май ясау комбинаты” ачык акционерлык җәмгыяте, 1997 елда “Татарстан сөте” холдинг компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте, 2006 елда “Вамин Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – “Мамадыш сыр-сөт комбинаты”, 2007 елда яңа җитештерү комплексы төзелә, 2013 елда “Просто молоко” идарәче компания җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы – “Мамадыш сыр-май ясау комбинаты”, 2017 елда үзгәртеп корыла, хәзерге исемдә);
  • “Мамадыш икмәк кабул итү предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “РМ Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (казылык җитештерү, шәхси предприятие Мотыйгуллин Р.М. тарафыннан нигезләнә) эшли.

1938–1939 елларда өлкән электрик, элекке кызыл командир Н.П.Ефимов башлангычы белән Мамадыш спирт заводында ОСОАВИАХИМ ның беренчел оешмасы булдырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Мамадыш сәнәгать комбинаты бинасында Калинин өлкәсенең Вышний Волочёк шәһәреннән киҗе-мамык фабрикасы урнаштырыла (1941 елда эшли башлый, 2015 бинада мемориаль такта куела),

Мамадышта автомәктәп ачыла, анда фронт өчен автомобиль йөртүчеләр һәм тылда эшләү өчен хатын-кыз тракторчылар әзерләнә (хәзерге композитор Яруллиннар исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе урынында), Оборона йортында (хәзер Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасы) фронтка җибәрү өчен чаңгычылар әзерләү һәм эшче яшьләрне хәрби әзерләү оештырыла, фронтка үзләренең продукциясен җибәрүче “Швейпром”, “Сапожник” (хәзерге Казначылык департаменты урынында) артельләре, “Леспром” артеле, Азык-төлек комбинаты, Спирт заводы эшли. Шәһәрдә СССР ның фронт яны өлкәләреннән эвакуацияләнүчеләр урнаштырыла.

Мәгариф

1920 елларда кыз балалар гимназиясе 2 нче баскыч мәктәп итеп үзгәртелә (махсус төзелгән ике катлы агач бинада яисә төрмә бинасында урнаша). Аның җирлегендә 1 нче урта мәктәп булдырыла (1943 елга кадәр – Коммунистик яшьләр мәктәбе бинасында, 1943 елдан элекке төрмә бинасында урнаша). 1967 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә, 2004 елда аңа Мамадыш шәһәренең 3 нче башлангыч мәктәбе берләштерелә (аның бинасы 1 нче мәктәпнең икенче бинасы була).

2012 елда яңа 3 нче урта мәктәп төзелә. 1997 елда Мамадышта 2 нче урта мәктәп ачыла, 2008 елда ул лицей статусын ала, 2015 елда аңа академик К.А.Вәлиев исеме бирелә (лицей каршында 2004 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, җитәкчесе – Г.Н.Петрова).

2000 елда 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе ачыла (мәктәп каршында 2005 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, җитәкчесе – Р.Н.Мәгъфурова).

1966 елда Мамадыш ярдәмче мәктәп-интернат ачыла (Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өлкәсеннән эвакуацияләнгән балалар йорты җирлегендә), 1998 елда VIII төрдәге махсус (коррекция) гомуми белем бирү мәктәп-интернаты итеп үзгәртелә, 2015 елда сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат итеп үзгәртелә.

9 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли: 2 нче (”Кояшкай”, 1998 ел), 3 нче (“Светлячок”, 1983 ел), 4 нче (“Әкият”, 2006 нчы), 5 нче (“Бәләкәч”, 2011ел), 6 нчы (“Теремок”, 2014 ел), 8 нче (“Нухрат”, 1983 ел), 10 нчы (“Миләшкәй”, 1983 ел), 11 нче (“Ландыш”, 1990 ел), 12 нче (“Ләйсән”, 1990 ел).

Мәдәният

1923 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1928–1929 елларда) икмәк белән сәүдә итүче, сәүдәгәр И.Ф.Захаров йортында Мамадыш төбәк тарихын өйрәнү музеена нигез салына (оештыручылары – элекке сөргенгә җибәрелгән сәяси тоткыннар М.А.Сотоцкий һәм Апполинариев), 1958 елга кадәр эшли, 1151 саклау берәмлеге исәпләнә.

1975 елда Пионерлар йорты җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Е.М.Андронова башлангычы белән тарих-төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла. Музей каршында “Орленок” хәрби-патриотик клуб һәм “Поиск” төркеме эшли. 1981 елда музей сәүдәгәр И.Ф.Захаров йортының беренче катына күчерелә (директоры – Е.М.Андронова), 2011 елда, реконструкциядән соң, бина тулысынча музейга бирелә.

2015 елда яңа экспозиция булдырыла, ул 10 залны үз эченә ала: палеонтология, археология, этнография, “Сәүдәгәрлек”, “Өч сугыш залы”, Бөек Ватан сугышы, Советлар союзы чоры, хәзерге заман, күргәзмәләр залы һәм сугышчан дан залы. Музейда татар, рус, керәшен, мари, удмуртларның көнкүрешен, шөгыльләрен чагылдырган фото һәм документларның төп нөсхәләре, әйберләрдән гыйбарәт чыганаклар, сәүдәгәр К.Н.Щербаков коллекциясеннән экспонатлар (имән язу өстәле һәм ике көзге), этнография, нумизматика һәм археология әйберләре саклана; фотоаппаратлар коллекциясе куелган.

1976 елда Мәдәният йорты ачыла. 2008 елда мәдрәсәгә нигез салына.

“Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге (1994 елда район территориаль Социаль хезмәт күрсәтү үзәге буларак булырыла, 2011 елда үзгәртелә) эшли.

Мамадышта 3 мәчет бар: Үзәк мәчет, Әхмәт Ясәви исемендәге мәчет (2008 елда СССР Дәүләт бүләге лауреаты Х.Ясәви акчасына төзелә), “Изге нур” мәчете (2007 елдан).

2013 елда реставрациядән соң Рождество Богородицы кәшәнәсе ачыла.

Шәһәрдә куелган һәйкәлләр: хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә; сәяси репрессияләр корбаннарына; кайгылы аналарга (фронтка 8 улын озаткан тыл хезмәтчәне Ф.Әхмәдиевага, Урта Кирмән авылы).

Геройлар Аллеясында Советлар Союзы Геройлары – И.Т.Максимов, М.К.Москвин, Г.Я.Нигъмәтуллин, М.А.Просвирнин, Дан орденының тулы кавалеры – М.С.Әүхәдиев, Россия Федерациясе Герое – Г.С.Смирнов бюстлары урнаштырылган, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл-стела куелган.

1995 елда Мамадышта Җиңү паркы ачыла, анда 2 танк-һәйкәл урнаштырыла (“Колхозник Татарии” танк колоннасын оештыруга өлеш керткән якташлар хөрмәтенә), 2001 елда – татар композиторы Ф.Яруллин һәйкәле, 2015 елда – Хәрби-десант гаскәрләре булдырылуга 85 ел тулу хөрмәтенә парашют рәвешендәге һәйкәл, шулай ук тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балаларына һәйкәл куела.

2013 елда Россиядә Чик сакчылары хезмәте оештырылуга 95 ел тулуга бәйле Мамадышта чик сакчыларына һәйкәл ачыла, 2019 елда – Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашучыларга һәйкәл куела.

2016 елда – шәһәрдә Ушма елгасы яр буе, “Яшьлек” скверы, 2019 елда ТАССР ның атказанган урманчысы А.Арсентьев исемендәге парк ачыла.

Шәһәр тирәсендә археология истәлекләре ачыклана: Мамадыш авыллыгы (Имәнкискә культурасы), Мамадыш шәһәрлеге (Ананьино культурасы).

Тарихи-мәдәни мирас ядкәрләре

Шәһәрдә тарихи-мәдәни мирас ядкәрләре сакланган:

  • А.А.Черкасовның бер катлы келәт бинасы (анда 1905–1907 елларда РСДРП ның яшерен типографиясе урнаша, 1981 елда бинада мемориаль такта куела);
  • Чиркәү йорты, яисә Троица соборының причт йорты (XIX йөзнең икенче яртысындагы цоколь биеклегендәге катта ярымташтан бер катлы бина), анда 1919 елда В.И.Чуйков яши;
  • Макаровлар утары (XIX йөзнең икенче яртысы, берничә корылмадан тора – классик юнәлештәге эклектика стилендә торак архитектура истәлеге), тоз һәм икмәк белән сәүдә итүче, пароходлар һәм баржалар хуҗасы, 1 нче гильдия сәүдәгәр Макаров тарафыннан төзелә, биналарның берсендә 1919 елда 28 нче укчы Азин дивизиясенең 3 нче бригадасы штабы урнаша, дивизия командиры В.М.Азин, дивизия комиссары Г.Н.Пылаев, В.И.Чуйков туктала, 1919 елда анда Колчак гаскәрләренә каршы һөҗүм турында приказ имзалана, 1981 елда мемориаль такта куела;
  • спирт завод бинасы (1883 ел, 1913 елда заводның бер өлеше җимерелә, 1931 елда яңадан торгызыла, 1935 елда реконструкцияләнә, яңа җитештерү корпусы төзелә, ул эклектика чорының конструктивизм үзенчәлекләре өстәлгән сәнәгать архитектурасы үрнәге санала, 1951 елда кабат реконструкцияләнә, 1968 елда электр челтәренә тоташтырыла, хәзерге вакытта завод 1 төп һәм 7 өстәмә бинадан торган комплекстан гыйбарәт, аның территориясендә XIX йөз ахыры – XX йөз башына караган төрле бер катлы җитештерү һәм ярдәмче корылмалар сакланган) – соңгы конструктивизм үзенчәлекләре белән эклектиканың “кирпеч” стилендәге сәнәгать архитектурасы истәлеге;
  • Верёвкиннар йорты (XIX йөзнең икенче яртысы, 2002 елда юкка чыккан), 2 нче гильдия сәүдәгәр Верёвкин тарафыннан төзелә, 1918 елда утардагы йортларның берсендә “Мамадыш большевиклар төркеме” исеме астында РКП(б) ның беренче өяз комитеты эшли башлый, 1981 елда мемориаль такта куела, йорт элекке ампир стилендә төзелгән, икенче йорт – классик юнәлештә эклетика стилендә архитектура истәлеге;
  • К.И. Жуков йорты (XX йөз башы, 2010 елда ремонт вакытында бинаның тышкы кыяфәте үзгәртелә) – “кирпеч” юнәлешендә соңгы эклетика чоры торак архитектурасы истәлеге, 1910 елда шәһәр башлыгы, сәүдәгәр К.И.Жуков төзетә, беренче катында кибетләр урнаша, 1917–1920 елларда өяз хәрби комиссариаты эшли, 1981 елда мемориаль такта куела;
  • И.А.Музлов утары (1880 нче еллар ахыры – 1890 еллар башы), мещан И.А.Музлов тарафыннан төзелә, классик юнәлештә эклектика стилендә;
  •  шәһәр ратушасы һәм сәүдә йорты бинасы (1785 ел), элекке классицизм стилендә XVIII йөз ахыры хакимиятсәүдә бинасы үрнәге, 1917 елга кадәр – анда шәһәр думасы, беренче катында – Сәүдә йортының сәүдә рәтләре урнаша;
  • Н.И.Щербаков йорты (XIX йөзнең икенче яртысы), җирле спиртаракы заводы хуҗасы, сәүдәгәр Н.И.Щербаков тарафыннан төзелә, соңгы провициаль ампир элементлары белән элекке эклектика стилендә, 1917 елда анда өяз Советы һәм солдат депутатлар утырышы уздырыла, бинада мемориаль такта куела, совет хакимияте елларында анда Өченче Интернациональ йорты, Халыклар йорты, Советлар йорты, район хезмәтчәннәре депутатлары Советлары башкарма комитеты урнаша;
  • Кушпелов йорты (XIX йөзнең икенче яртысы), мещан Кушпелов өчен төзетелә, бинада трактир урнаша, 1925 елда беренче катта – типография, икенче катта “Голос пролетариата” район газетасы редакциясе урнаша башлый, классик юнәлештә эклектика стилендә архитектура истәлеге;
  • И.Ф.Захаров йорты (XIX йөзнең икенче яртысы), классик юнәлештә эклектика стилендә торак архитектурасы истәлеге, сәүдәгәр И.Ф.Захаров өчен төзетелә, беренче катында кибет була, 1981 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее урнаша, совет хакимияте елларында анда беренче Мамадыш хезмәт ияләре депутатларының өяз Советы үзенең эшчәнлеген башлый, 1981 елда мемориаль такта куела (сүтеп алына), бинада студент елларында булачак революционерка В.Фигнер була, анда аның туган апасы яши;
  • Шаһиәхмәтов номерлары бинасы (XIX йөзнең икенче яртысы), соңгы провициаль ампир элементлары белән элекке эклектика стилендә архитектура истәлеге, сәүдәгәр Шаһиәхмәтов тарафыннан төзелә, беренче катта – сәүдә бүлмәләре, икенче катта кунакханә номерлары урнаша, сәүдәгәр үзе ишегалдындагы флигельдә яши;
  • Кузовниковлар йорты (XIX йөзнең икенче яртысы), классик юнәлештә эклектика стилендә торак архитектурасы истәлеге,1 нче гильдия сәүдәгәр Кузовников тарафыннан төзелә, 1920 елдан бинада хезмәт ияләре депутатлары шәһәр советы урнаша;
  • П.А.Тырышкин йорты (XIX йөзнең икенче яртысы, 2013–2014 елларда капиталь ремонт ясала), соңгы провинциаль ампир элементлары белән элекке эклектика стилендә архитектура истәлеге, дворян, ветеринария табибы П.А.Тырышкин тарафыннан төзелә, округ мәхкәмәсе урнашкан бинада, 1896 елда “мултан эше” буенча утырышлар уздырыла, аларда публицист һәм язучы В.Г.Короленко катнаша (йортта аның “мултан эше” процессында катнашуына багышланган мемориаль такта куелган);
  • Батолиннар йорты (XIX йөзнең икенче яртысы, 2000 еллар башында бина өлешчә үзгәртеп корыла), соңгы классицизм стилендә торак архитектурасы истәлеге, сәүдәгәр Батолин төзетә, Мамадыш өязенең земство бүлеге бинасы;
  • Якимовлар утары (XIX йөз ахыры), классик юнәлештә эклектика стилендә торак архитектурасы истәлеге, анда сәүдәгәр Якимов йорты һәм почта конторасы була, контора бинасында язучы М.Е.СалтыковЩедрин туктала; хәрби казармалар комплексы (XIX йөз ахыры), XIX йөз башында утар төзелеше тибы буенча классик юнәлештәге эклектика стилендә гражданнар архитектурасы истәлеге, бер катлы өч бинадан тора, революциягә кадәр һәм Гражданнар сугышы елларында аларда Мамадыш гарнизоны, хәзерге вакытта район хәрби комиссариаты урнашкан;
  • А.И.Козырев (1880–1955) кабере (1974 елда кабергә “Козырев Алексей Иванович (1880–1955). Мамадыш халкыннан “Варяг” крейсеры морягына” дигән язма белән пирамида формасында тимер обелиск куела, 1994 елда кабергә, 1904 елның 9 февралендә Чемульпо каршында япон эскадрасы белән көрәштә “Варяг” крейсеры диңгезчеләренең батырлыгына 90 ел тулу хөрмәтенә якорь урнаштырыла, 2011 елда хәзерге һәйкәл куела);
  • төрмә бинасы (XIX йөз уртасы, XX йөз башында анда “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы филиалы, 1 нче мәктәп була, хәзер сәүдә рәтләре урнашкан);
  • сәүдәгәр Лощилов чәйханәсе бинасы (XIX йөзнең икенче яртысы, бинаның архитектурасы бик нык үзгәргән, хәзер анда кибет урнашкан);
  • революция көрәшчеләренә һәйкәл, 1918 елда һәлак булган кызылармиячеләрнең туганнар каберлеге (1934 ел);
  • “Зеркало души” кинотеатры бинасы (“Зеркало жизни”);
  • сәүдәгәр йорты (XIX йөзнең икенче яртысы) – шәһәр утары, ике катлы торак йорт (соңгы ампир стилендә төзелгән, 1981 елда “1918 елның 14 апрелендә монда “Мамадыш большевиклар төркеме” исеме астында РКП(б) ның беренче өяз комитеты эшли башлый” дигән язма белән мемориаль такта куела (такта сүтеп алына) һәм склад биналарыннан тора (беренче катта – складлар һәм кибетләр, икенче катта контора урнаша, 2000 еллар башында йорт үзгәртеп корыла, бинаның тарихи йөзе бик нык бозыла).

Спорт

2013 елдан шәһәрдә ел саен РайПО рәисе И.П.Иванов (1956–2012) истәлегенә багышлап, футбол буенча район турниры уздырыла.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Василов (1953 елда туган) – биолог, биология фәннәре докторы, профессор;

М.Ф.Гарифуллин (1955 елда туган) – самолётлар төзү өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор;

Ш.Х.Дәүләтгилдиев (1944 елда туган) – генерал‑лейтенант, РФ нең Наркотик матдәләр һәм психотроп чаралар куллануны күзәтү буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәре (2003 елдан);

Г.К.Ибраһимова (1928–2016) – терапевт, ТАССР ның атказанган табибы, СССР халык табибы, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почёт билгесе” орденнары кавалеры;

В.В.Ивановский (1854–1926) – юрист, социолог, полиция хокукы докторы, хакыйкый статский советник, ординар профессор, Казан университетының юридик факультеты деканы (1906–1907, 1910–1918 елларда);

И.Д.Пеньковский (1841–1883) – революция хәрәкәтендә катнашучы, публицист, 1880 еллар башында “Казанский биржевой листок”ны бастыра, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданы;

Б.Ш.Рафиков (1921–2019) – шагыйрь, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1974 елдан);

Л.С.Сапожников (1878–1937) – ветеринария хирургы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Казан ветеринария хирурглары мәктәбенә нигез салучы, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалеры;

Н.Ә.Сафиуллин (1937 елда туган) – инженер‑механик, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТАССР ның атказанган механизаторы;

М.Н.Сибгатуллин (1947 елда туган) – урман хуҗалыгы инженеры, РТ ның атказанган урман белгече, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Р.Столярова (1956 елда туган) – этнограф, тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор;

М.Ә.Хөсәенов (1938–2014) – химик, химия фәннәре кандидаты, доцент.

Шәһәргә язучылар В.Г.Короленко, М.Е.Салтыков-Щедрин килеп китә.

Халык саны

1782 елда – 1272 ир-ат;
1859 елда – 3619,
1897 елда – 4195,
1910 елда – 5100,
1917 елда – 5188,
1920 елда – 3069,
1926 елда – 2972,
1938 елда – 7847,
1959 елда – 9023,
1970 елда – 9663,
1979 елда – 10326,
1989 елда – 11835,
2002 елда – 13509,
2010 елда – 14435,
2017 елда – 15806 кеше (2002 елгы халык санын алу буенча, татарлар – 66,7%, руслар – 31,1%).