Оешуы

1962 елда РСФСР Мәдәният министрлыгының 1960 елның 23 август боерыгы нигезендә ТАССР Дәүләт Сынлы сәнгать музее филиалы буларак оештырыла. 2004 елдан Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы составына керә.

Музей рәссамның балачак һәм яшьлек еллары узган Шишкиннар гаиләсе йортында урнашкан. Йорт 1836 елда төзелгән; архитектура истәлеге. 1937 елга кадәр ике катлы йорт И.И.Шишкин туганнарының милке була.

1960 елга кадәр йортта төрле учреждениеләр, шул исәптән И.И.Шишкинга багышланган экспозицияле төбәк тарихы музее урнаша (1946 елдан). Мемориаль музей оештырылганнан соң экспозицияне (биография бүлеге һәм картиналар галереясы) беренче катта урнаштыралар.

1971–1975 елларда Шишкин И.И. музей-йорты реконструкцияләнә: йорт тулысынча музейга тапшырыла, мемориаль комплекс булдырыла, утарның территориясе киңәйтелә. Музей комплексының фәнни концепциясе эшләнә (Г.А.Могильникова, В.К.Чернышова, С.В.Бобкова, баш рәссам В.В.Бочаров), XIX йөздәге сәүдәгәр көнкүреше күренеше торгызыла.

Тупланмасы

Музей экспозициясенең мәйданы 344 кв.м, фондларында 461 саклау берәмлеге исәпләнә. Экспонатлар 9 бүлмәдә: беренче катта – зур һәм кечкенә кунак бүлмәләрендә, рәссам атасының бүлмәсендә, шулай ук аш һәм буфет бүлмәләрендә, икенче катта – остаханәдә һәм рәссам бүлмәсендә, шулай ук И.И.Шишкинның нәкышь һәм графика әсәрләренең төп нөсхәләре урын алган картиналар галереясы урнашкан ике залда куелган. Рәссам бүлмәсенең эчке күренеше И.И.Шишкинның 1850 елларда ясалган «Алабугадагы бүлмә күренеше» рәсеме буенча торгызыла.

Коллекцияләрне мемориаль предметлар белән тулыландыруга О.П.Гвоздева (рәссамның бертуганының оныгы), М.М.Рыбальская (олы кызының оныгы) булышлык итәләр.

Кыйммәтле экспонатлар арасында – И.И.Шишкинның нәкышь (10) һәм графика (50 дән артык) әсәрләренең төп нөсхәләре, дусларының, шәкертләренең һәм замандашларының, шул исәптән В.П.Верещагин (7 саклау берәмлеге) картиналары, рәссамның өендә кулланылган яисә рәссамның үзенең мемориаль предметлары (80 якын саклау берәмлеге).

Музейның иҗтимагый эшчәнлеге

Музей каршында шәһәр зыялыларының «Яр буендагы йортта» («В доме на набережной») иҗат клубы эшли (2004 елдан).

Ел саен яшь рәссамнарның «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» («Я рисую как Шишкин») республика конкурсы уздырыла.

Шишкин И.И. музей-йорты фәнни хезмәткәрләре Шишкиннар нәселенең тарихын өйрәнәләр, алар тарафыннан «Шишкиннар нәселенең шәҗәрәсе» («Генеалогическое древо рода Шишкиных») төзелә, «Шишкиннар нәселенең өч йөз еллык шәҗәрәсе» («Трёхсотлетнее древо рода Шишкиных», төзүчесе Н.И.Курылёва, Алабуга, 2008) китабы нәшер ителә.

Музей-йорты директорлары

  • Е.С.Минкина (1961–1962),
  • И.П.Сливчикова (1962–1964),
  • С.В.Бобкова (1964–1965; 1973–1994),
  • Ф.К.Йосыпова (1965–1970),
  • Г.Н.Воробьёв (1970–1972),
  • М.М.Башкирова (1994–2005),
  • Л.Л.Башкирова (2005 елдан).

Әдәбият

Дом-музей И.И.Шишкина в Елабуге. Казань, 2003.

Российская музейная энциклопедия. М., 2001. Т. 2.