- РУС
- ТАТ
1993 елның 1 августында төзелә, 1995 елның 26 апрелендә ачыла. Экспозиция мәйданы 144 м2. Коллекциядә 2000 гә якын саклау берәмлеге исәпләнә.
Экспозициянең төп бүлекләре: «Мәгърифәтчеләр Г.Курсави, Ш.Мәрҗани һәм Ш.Күлтәси», «Татарстан Республикасының халык язучылары», «Якташларыбыз – халык артистлары Ш.Әхмәтҗанов, А.Фәйзрахманов, Г.Сафиуллина һәм башкалар», «Фёдор Шаляпин Арчада», «Арча шәһәрлеге тарихы», «Арча төбәге тарихы». Экспозиция авторлары – Л.Д.Хәйруллина, Г.Х.Еникиева (ТРның Дәүләт музее, хәзер ТРның Милли музее фәнни хезмәткәре), рәссам С.Н.Матвеев.
Музей экспозициясе язмышлары төбәк белән бәйле булган 40 язучының, 20 ләп сәнгать һәм фән эшлеклесенең тормышы һәм иҗаты турындагы материалларны колачлый. XVIII–XIX йөзләргә караган экспонатлар арасында мәгърифәтчеләр Ш.Күлтәси, Ш.Мәрҗани, Г.Курсави, драматург Г.Камал һәм шагыйрь Г.Тукайга нисбәтле документлар һәм әйберләр (Күлтәсинең таягы, Ш.Мәрҗанинең Коръән китабы һәм язу әсбаплары һ.б.), XX йөз язучылары Г.Бәширов, Ә.Галиев, Г.Бакиров, М.Галәү һ.б.ның тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар урын алган. Декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать әйберләре, Ш.Әхмәтҗанов, А.Фәйзрахманов, Г.Сафиуллина һ.б.ның сурәтләре, шәхси әйберләре, өс киемнәре куелган.
XV йөздән башлап, Арча төбәге тарихы археологик, тарихи-этнографик әйберләр һәм фотодокументаль материаллар аша чагылдырыла. Музейның иң мөһим коллекцияләре – якташ язучыларның шәхси әйберләре, кулъязмалары, фотографияләре (1200 берәмлек), этнографик әйберләр коллекциясе (100 берәмлек), районның танылган кешеләренең сурәтләре (100 берәмлек) санала.
Музей ел саен музей оешу һәм ачылу, Туган тел (26 апрель), Халыкара музейлар (18 май), Татарстан Республикасы (30 август) көннәрен билгеләп үтә.
Арский музей литературы и искусства: Буклет. К., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.