- РУС
- ТАТ
1987 елның 27 ноябрендә җәмәгатьчелек тәртибендә оештырыла, 1992 елдан ТРның Берләштерелгән дәүләт музее (2001 елдан ТР Милли музее) филиалы; 2007 елдан муниципаль музей. Ике катлы кирпеч бинаның беренче катында урнашкан. Экспозиция мәйданы — 210 м2, төп фонд 5600 саклау берәмлеген тәшкил итә.
Җиде залда урнашкан экспозицияләр XVII йөздән алып бүгенгәчә төбәк тарихын чагылдыра. «Богородский — Кама Тамагы» бүлегендә 1692 елда төзелгән Богородский авылы тарихы күрсәтелә. Идел пароходчылыгының үсеше, XX йөз башында пароходларны сыек ягулык белән тәэмин итү өчен нефть баклары төзелеше, рудник гипсын эшкәртү турындагы һ.б. документлар күргәзмәгә куела. 2 залда «Сугыш даны» бүлеге Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның, шул исәптән Советлар Союзы Герое М.А.Чирковның документлары, фотосурәтләре, шәхси әйберләре, орденнары һәм медальләре белән таныштыра. «Татарлар һәм русларның көнкүреше», «Халык һөнәрләре һәм кәсепләре» бүлекләрендә өс киемнәре, көнкүреш әйберләре, төбәк халкының хезмәт кораллары күрсәтелә. XIX–XX йөзләрдәге экспонатлар арасында — чүлмәкчелек һәм тимерчелек эшләнмәләре, агач савыт-саба, туку станогы, агач «швейка» (1836), татарларның һәм русларның өйдә тукылган сөлгеләре һ.б. урын алган.
Аеруча кыйммәтле коллекцияләргә — нумизматика, XIX йөз ахыры — XX йөз башына караган өс киемнәре һәм көнкүреш әйберләре (100 саклау берәмлеге), XX йөз башындагы җирле чүлмәкчеләрнең эшләнмәләре (30 саклау берәмлеге), самоварлар (15 саклау берәмлеге) керә.
Ел саен Ватанны саклаучылар (23 февраль), Җиңү бәйрәме (9 май), Халыкара музейлар (18 май), Хәтер (22 июнь), Татарстан Республикасы (30 август) көннәре үткәрелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.