Биографиясе

1749 елның 20 августы, Мәскәү шәһәре – 1802 елның 12 сентябре, Санкт-Петербург шәһәре.

Татар бәге Кунай нәселеннән.

Иҗаты

«Вольность» (1783 ел), «Житие Ф.В.Ушакова» (1789 ел), «Путешествие из Петербурга в Москву» (1790 ел) әсәрләрендә патша хакимиятен һәм крепостной хокукны тәнкыйть итә. 1790 елда Себергә (Илим төрмәсе) сөрелә. Сөргенгә барышлый һәм кайтышлый Идел һәм Кама буйлап Пермь аша бара. Юлда алган тәэсирләре «Записки путешествия в Сибирь» (1906 елда басыла), «Записки путешествия из Сибири», 1797; 1907 елда басыла) китапларында чагылыш таба.

Беренче китабында Вятка елгасы, Арча, Казан шәһәрләре, татарлар һәм башка Идел буе халыклары турында мәгълүмат урнаштырылган, икенчесендә Алабуганың истәлекле урыннары (Шайтан каласы), «юлда очраган табигать матурлыклары» («Осланда: кичкә таба биек тауга мендек, аннан бик матур манзара ачыла») җентекләп тасвирлана, 1797 елның 25 маеннан 9 июненә кадәр Казанда булып, анда алган тәэсирләре белән уртаклаша («... сокланып шәһәр буйлап йөрдем... Арча кырында атна буе бәйрәм булды... Болак күле, андагы көймәләр... Казансудагы Адмиралтейство бинасы... Күкерт заводы. Кремль, Болактагы пристань... Уң якта Казансуның бормалы ермаклары, аннан ерак түгел тау башындагы куе агачлар арасыннан Елантау монастыреның чиркәү манаралары күренә; монастырь аръягында Казан манзарасы ачыла. Иң алда ак кремль диварларының бойницалары; кремль тирәсендә төрле корылмалар, өйләр башлана...»).

Әсәрләре

Полн. собр. соч.: В 3 т. Москва–Ленинград, 1938–1952.

Әдәбият

Знаменитые люди о Казанском крае. Казань, 1990.

Автор – Б.А.Канеев