Биографиясе

1931 елның 12 сентябре, Сарман районы Сарман авылы — 1998 елның 25 июне, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1956).

Туган авылында укыта, «Югары уңыш өчен» (Сарман авылы), «Ленинчы» (Сарман авылы), «Байрак» (Буа шәһәре) район газеталарында эшли.

«Канатлар талмасын» (1974), «Картлык — кемгә шатлык...» (1976) повестьлары авыл хезмәтчәннәренә багышлана.

Авыл хуҗалагы үсешенең көнүзәк мәсьәләләре турында публицистик мәкаләләр авторы.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.