Эчтәлек

Биографиясе

1955 елның 6 июлендә Норлат районы Бәчек авылында туган.

Казан театр училищесен (1976 ел), Казан университетын (1982 ел) тәмамлый, 1976 елдан сөйләм жанры артисты булып эшли, Татар филармониясендә концерт программалары алып бара.

Аудиторияне яхшы тоюы, импровизация осталыгы, сәхнәдәге мөлаемлыгы, концерт материалын биргәндә үзен иркен һәм табигый тотуы Р.Х.Сабировка тамашачы белән җылы, дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итә.

Артист репертуарын Г.Тукай, Һ.Такташ, Х.Туфан, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим, С.Хәким, Г.Афзал, Ф.Шәфигуллин, Ф.Яруллин, Г.Зәйнашева әсәрләре тәшкил итә. Аның башкаруы югары сөйләм культурасына, поэтик фикернең төсмерләр байлыгын бөтен нечкәлекләре белән җиткерә белү сәләтенә, нечкә юмор хисенә ия булуы ягыннан аерылып тора.