Биографиясе

1941 елның 21 декабре, Дөбъяз районы Ювас авылы — 2011 елның 21 гыйнвары, Казан.

Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда Татар республика күчмә театрында башлый.

Иҗаты

Р.Х.Хәбибрахманова Мөслимә ролендә

«Саташу» Т.Миңнуллин; сул якта И.Сафиуллина Гузәл ролендә

Махсус театр белеме булмаса да, күзәтүчәнлек сәләтенә ия, теге яки бу сәхнә персонажының үз-үзен тотыш үзенчәлекләрен оста гәүдәләндерә, кул хәрәкәтләре, мимика, костюм деталеннән төгәл һәм сәнгатьчә файдалана белә. Шуңа күрә аның сәхнәдәге һәр чыгышы тамашачыда кызыксыну уята.

1982 елдан аңа эпизодик рольләрдән тыш төп рольләр дә бирә башлыйлар. Татар авторларының драма һәм комедияләре буенча куелган спектакльләрдә Хәбибрахманова, тышкы сурәтләү чараларын аз гына кулланып та, гади авыл һәм шәһәр хатын-кызларының бай рухи дөньяларын оста ачып бирә. Үзе уйнаган героиняларының хаклы булуларына инанып, сәхнәдә аларны тулаем образга кереп гәүдәләндерә. Хәбибрахманова тудырган Гөлнур, Фәйзә («Сүнгән йолдызлар», «Хәйләсез — дөнья файдасыз», К.Тинчурин), Сәмәрия («Бер тамчы ярату», Н.Гыйматдинова романы буенча), Суфия («Гайфи бабай, өйлән давай!» Г.Зәйнашева), Фәхрия («Башмагым», Т.Гыйззәт), Фәридә, Мөслимә («Нигез ташлары», «Саташу», Т.Миңнуллин), Саймә («Әни килде», Ш.Хөсәенов) һ.б. образлар аның талантлы актриса булуын дәлилли.

Р.Х.Хәбибрахманова Гөлнур ролендә

К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»; уңда Н.Вәлеева Фәрхи ролендә

Әдәбият

Илялова И. Театр имени Тинчурина. К., 2002.                            

Автор — И.И.Илялова