Биографиясе

1824 ел, Казан губернасы, Казан өязе, хәзерге Биектау районының Сөләнгер авылы – 1891 елның 31 гыйнвары, Казан.

Зәңгәр мәчет каршындагы мәдрәсәдә мөдәррис Хәбибулла Рахманкуловта укый (Казан). Камил дәрәҗәдә гарәп каллиграфиясен үзләштерә.

А.К.Казимбәк юлламасы белән 1842 елда Казан университетының Шәрекъ бүлегендә һәм Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә гарәп, фарсы һәм төрек-татар каллиграфиясен укытырга рөхсәт ала.

М.Мәхмүдов дәресләрендә гарәп язуының классик стильләре – нәсех, тәгълик, шикәстә, дивани, рикъа, рәйхани өйрәтелә (М.Мәхмүдов һәм аның шәкертләре тарафыннан башкарылган хезмәтләрнең үрнәкләре ТР Милли архивында саклана).

1844 елда хезмәтендә раслана. 1849 елда крәстиян катлавыннан чыгарыла. 1854 елда, Шәрекъ бүлеге Петербург университетына күчерелгәндә күчеп китүдән баш тартуы сәбәпле, Казан университетындагы эшеннән азат ителә һәм, каллиграфия укытучысы вазифасы да калдырылып, Казандагы Беренче ир балалар гимназиясенә татар теле укытучы итеп билгеләнә. Бер үк вакытта, 1846–1848 елларда Казан руханилар академиясендә татар теле укыта, 1850–1854 елларда гимназия каршындагы пансионга назир итеп билгеләнә.

1876 елда яңа ачылган Казан татар укытучылар мәктәбендә инспектор (директор) була, 1881 елда ялга китә.

Эшчәнлеге

М.Мәхмүдов гарәп графикасындагы кулъязма китапларны күчереп яза, текстларны алдан ук унван – декоратив заставкалар белән бүлә, каймага ала, бүлек исемнәрен төсле, бизәкле үрмә хәрефләр белән аерып куя; еш кына җөмлә азагына нокта урынына чәчәк үрнәкләре ясый. Тушь һәм акварель белән эшли. Шәмаил, кыйтга, хилйә, гарәп язуының сәнгати стиль үрнәкләре авторы (тәгълик, нәсех, шикәстә, дивани һәм башкалар). Каллиграфия дәресләрендә шәкертләрне язу өчен камыш, шома кәгазь, тушь һәм буяулар белән үзе тәэмин итә.

1849 елда Мартиниан Ивановның 1842 елда басылган һәм күпчелек өлеше университет типографиясендәге янгын вакытында юкка чыккан «Татар хрестоматиясе»нең («Татарская хрестоматия») кулъязмасын гарәп графикасында күчереп яза (кулъязманың исән калган өлешләре Мәскәү университеты китапханәсенең Кулъязмалар бүлегендә, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Петербург филиалында саклана).

М.Мәхмүдовның хезмәте нәстәгълик стилендә башкарылган, баш исемнәре кызыл кара (мистара белән сызылган эзләр сакланган), текстлар Кытай карасы белән башкарылган. М.Мәхмүдов иҗаты үрнәген 1842 унваны астында Камалетдин Әбделгатат Мәхмүд Кирмәни Диванындагы 59 газәл бәетләре язылган табак биттә күрергә мөмкин (ТР Милли архивы фондларында саклана).

1840 еллар башында Ф.И.Эрдман җыентыгыннан 2 фарсы кулъязмасын күчереп яза (тәгълик стиле белән унваннар, текстлар әзерли) һәм ахырда: «фәкыйрегез Мөхәммәдгали Мәхмүд мулла улы әс-Сөләнгери күчереп язды», – дип кул куя (Россия Милли китапханәсендә саклана, Санкт-Петербург шәһәре).

Ш.Мәрҗанинең «Болгар һәм Казан тарихы» китабын күчерә (автор кулъязмасы варианты Казан университеты фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана.

М.Мәхмүдов – шәркыятьче галим И.Н.Березин тарафыннан югары бәя алган «Татар телен өйрәнү өчен гамәли кулланма» («Практическое руководство к изучению татарского языка», 1857) авторы (әлеге китап студентлар һәм гимназистларның берничә буынына кулланма була).

1870 еллар башында татарларның рус телен өйрәнү проблемаларына мөрәҗәгать итә. В.В.Радлов исеме белән басылган «Татар укучылары өчен рус грамматикасы» («Грамматика русского языка, составленная для татар восточной России», 1873) дәреслегенең автордашы була. Казан татар укытучылар мәктәбендә педагогика һәм дидактикадан укыта, татарлардан рус теле укытучылары әзерләү системасын булдыруда мөһим роль уйный.

Губернатор күрсәтмәсе белән гигиена буенча: «Мәетләрне җирләгәндә саклану чаралары турында» («О предохранении при погребении умерших», 1851), «Ваба чире таралу ихтималыннан киңәшләр» («Наставления по случаю появления холеры», 1864) брошюраларын татар теленә тәрҗемә итә; кабулханәләрдә мөселманнар өчен ант текстын төзи. Казан университеты басмаханәсендә Шәрекъ телләрендә басылган китапларның корректоры була.

Бүләкләре

Анна тасмасындагы алтын медаль  (христиан динендә булмаган затлар өчен 3 нче дәрәҗә Изге Анна ордены тиңдәше) белән бүләкләнә.

Әдәбият

Траубенберг П.В. Татарская учительская школа в Казани. Казань, 1890.

Траубенберг П.В. Мухамет-Галей Махмудов: Некролог // Казанские вести. 1891. 10 февр.

Дульский П.М. Казанский каллиграф Али Махмудов. Казань, 1930.

Михайлова С.М. Формирование и развитие просветительства среди татар Поволжья. Казань, 1972.

Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство Казанских татар. М., 1990.

Валеев Р.М. Казанское востоковедение: истоки и развитие (XIX в. – 20-е гг. XX в.). Казань, 1998.

Исхакова Р.Р. Казанская татарская учительская школа и ее роль в формировании и становлении национального образования. Казань, 2002.

Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: От прошлого до настоящего. Казань, 2003.

Зайцев И.В. Казанский каллиграф Мухаммед-Гали Махмудов – Мухаммед-Али б. мулла Махмуд ас-Салангури // Источники и исследования по истории татарского народа. Казань, 2006.

Авторлары: Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова, Е.В.Липаков, И.А.Новицкая