Эчтәлек

Биографиясе

1833 ел, Тамбов губернасы Әзи авылы – 1911 ел, Мәскәү.

Чыгышы белән крәстияннәрдән.

Мәскәүдә мех белән сәүдә итүче татар сәүдәгәре кибетендә эшли. 1905 елда уллары Садыйк һәм Әхмәт белән бергәләп «Салих Ерзин һәм улларының Шәрекъ сәүдә фирмасы»н нигезли, ефәк, мех, тире, мамык һәм башка товарлар белән сәүдә итә.

1910 елда С.Й.Ерзин 1 нче гильдия сәүдәгәр булып языла. Касыйм шәһәрендәге бәрән тиресе эшкәртү остаханәләре, күпләгән кибетләр һәм Мәскәүнең Елга аръягындагы йортлар хуҗасы; анда яшәүче татарларның җәмәгать һәм мәдәни тормышында күренекле роль уйный.

Үзенең иганәчелек эшчәнлеге белән киң билгеле: 1880 елда Мәскәү мәчетен яңартып коруга, аның яңа манарасын төзүгә, мөселман зиратын таш койма белән әйләндереп алуга зур суммалар бирә; Әзи авылында мәчет салуга акчалата ярдәм итә, аның мәдрәсәсенә һәм Касыйм шәһәренең Ярлы мөселманнарга иганәлек итү җәмгыятенә (1911 елда оештырыла) матди ярдәм күрсәтә.

Мәскәү җамигъ мәчете төзелешенә (Выползов тыкрыгы, 7) акча биреп (алтын белән 40 мең сум), С.Й.Ерзин аеруча киң таныла.

С.Й.Ерзинның кылган игелекләре хөрмәтенә 1999 елда мәчеттә мемориаль такта куела.

Аталары үлгәч, сәүдә эшләрен уллары дәвам иттерә.

Автор – А.А.Сибгатуллин