1708 елда оештырыла. Үзәге — Казан.

Территориясе

Губернаның нигезен Казан сарай идарәханәсенә караган элеккеге Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары һәм Нугай Урдасы биләмәләре тәшкил итә. Баштарак Казан губернасы Иделнең уңъяк һәм сулъяк ярлары буйлап Түбән Новгородтан Әстерханга кадәр сузылган территорияләрне колачлый, Әстерхан, Вятка, Казан, Пермь, Пенза, Зөя, Сембер, Уфа һ.б. воеводстволардан тора, 1719 елдан алар провинцияләр дип атала башлыйлар. 1717 елда Казан губернасыннан — Әстерхан, 1719 елда — Түбән Новгород һәм 1780 елда Вятка, Сембер һ.б. губерналар аерылып чыга.

1781 елда Казан губернасы Казан наместниклыгы (1796 елдан яңадан губерна) итеп үзгәртелә, аңа Арча, Казан, Козьмодемьянск, Лаеш, Мамадыш, Зөя, Спас, Тәтеш, Царёвококшайск, Цивильск, Чабаксар, Чистай, Ядрин өязләре керә. 1796 елда Арча, Спас һәм Тәтеш өязләре бетерелә, 1802 елда соңгы икесе яңадан торгызыла. 1781 елда Казан губернасы һәм өяз шәһәрләре герблары раслана.

Мәйданы 55,9 мең кв. чакрымнан артыграк (1897).

Казан губернасы чикләре

Халкы

Халкы 2,85 млн кеше (1913), шул исәптән руслар — 38,9%, татарлар — 31,2%, чуашлар — 22,8%, чирмешләр (марилар) — 5,1%, мордвалар — 1,2%, вотяклар (удмуртлар), — 0,4%.

7272 торак пункт, шул исәптән 13 шәһәр (Казан, Арча, Козьмодемьянск, Лаеш, Мамадыш, Зөя, Спас, Тәтеш, Царёвококшайск, Цивильск, Чабаксар, Чистай, Ядрин) һәм 2 посад (Мариинск, Троицк); шәһәр халкы — 9% чамасы.

Халыкның тыгызлыгы — 1 кв. чакрымга 39 кеше.

1888–1892 елларда (елга уртача) туу — 102 мең, үлү 77 мең кеше тәшкил итә; халыкның еллык үсеше — 25 мең кеше. 1862–1892 елларда Казан губернасы халкы 80%ка арта.

Татарлар күпчелек — Казан, Мамадыш, Тәтеш, Чистай, Лаеш, өлешчә Зөя һәм Спас, чуашлар — Козьмодемьянск, Чабаксар, Ядрин, Чистай, өлешчә Тәтеш, марилар — Царёвококшайск, Козьмодемьянск, өлешчә Чабаксар, мордвалар — Спас, Тәтеш һәм Чистай өязләрендә, удмуртлар Мамадыш өязендә яшиләр.

Хакимият

Казан губернасында башкарма хакимият император билгеләп куйган губернатор кулында туплана. Аңа административ-хуҗалык, күзәтчелек, мәхкәмә-полиция эшләре һәм губернадагы башка вазифалар йөкләнә (вазифалар төрле елларда үзгәреп тора). Губернатор үз бурычларын төрле учреждениеләр аша башкара. Бер үк вакытта ул идарә һәм губернадагы башка киңәшү учреждениеләре рәисе була, алар арасында — губернаның төп кабулханәләре: крәстияннәр эшләре, земстволар һәм шәһәрләр эшләре, фабрикалар эшләре, хәрби эшләр, җәмгыятьләр һәм берлекләр буенча кабулханәләр.

1917 елның мартыннан губернатор Вакытлы хөкүмәтнең губерна комиссары белән алыштырыла.

1917 елның ноябрь башыннан Казан губернасы белән Казан губернасы Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы башкарма комитеты рәисе идарә итә (1918 елның февраль–маенда бүленеп, к. Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасы).

1920 елның июнендә аның вәкаләтләре Вакытлы революцион комитетка бирелә.

Өязләрдә югары административ хакимият губернатор тарафыннан билгеләнгән һәм аңа буйсынуда эшләүче исправниклар кулында була. 1860 елның уртасыннан Казан губернасында земство үзидарәсе һәм губернада җирле үзидарәнең корпоратив органнары (Дворяннар җыены, Мещаннар идарәсе һ.б.) эшли. Югары мәхкәмә инстанциясе — Казан округ мәхкәмәсе.

Табигате

Казан губернасы Идел һәм Чулман елгалары белән 3 өлешкә бүленә. 1 нче өлеше — Иделнең уңъяк яры белән Чулманның сулъяк яры арасындагы киңлекне били; аның көнчыгыш өлешенең яртысы чокырлар белән бүлгәләнә, аеруча Мамадыш өязендә, ә көнбатыш өлеше Церёвококшайск һәм өлешчә Чабаксар, Козьмодемьянск һәм Казан өязләрендә урманнар белән капланган тигезлектән тора. 2 нчесе — Иделнең һәм Чулманның сулъяк ярлары арасындагы көньяк-көнчыгыш өлешен тәшкил итә, аның өслеге тигез, фәкать Чистай өязенең төньяк өлешендәге Чулман буендагы урын гына калкулыклы. Иделнең уңъяк ярындагы 3 нче — көньяк-көнбатыш өлеше тирән чокырлар һәм сызалар белән ергаланган, тау тезмәләре белән бүлгәләнгән, аларның берсе — Ядрин өязе буйлап, Сура һәм Цивиль елгалары арасыннан, икенчесе — Зөя елгасы тамагыннан түбәнрәк Иделнең уңъяк яры буйлап үтә.

Казан губернасы территориясе сулыкларның тыгыз челтәре белән чуарланган; анда 8 мең чамасы елга, шул исәптән Идел, Чулман, Нократ, Ветлуга, Казансу, Рутка, Цивиль, Олы һәм Кече Кокшага, Илләт, Бизнә, Ашыт, Утка, Актай, Милёнка, Олы һәм Кече Чирмешән, Мишә, Майна һ.б. елгалар, 400 ләп күл, шул исәптән иң зурлары — Юксар, Кабан, Кавал, Архиерей, Сапугали, Казлар, Яльчик.

Губернаның минераль байлыкларыннан чүлмәк ясауда һәм кирпеч сугуда кулланылучы кызыл балчык, башлыча Казан тирәсендә чыгарыла һәм төзелеш тармакларында кулланыла торган известьташ һәм гипс зур хуҗалык әһәмиятенә ия була. Шулай ук Тәтеш өязендә — янучан сланец, Козьмодемьянск өязенең Покровский авылы һәм Чистай шәһәре янындарак кызыл балчыклы тимер рудасы, губернаның төньяк-көнчыгыш өлешендә бакырлы комлыклар, Тәтеш өязе Сөендек авылы тирәләрендә күкерт һәм нефть чыганаклары, асфальт запаслары тикшерелеп табыла. Чистай өязе Черёмуха бистәсендәге күкертле чишмәләр, Казан өязе Щербаково авылындагы күкертле ләмнәр, шул ук өязнең Одинцово авылы янындагы йодлы-тимерле чишмәләр билгеле.

Авыл хуҗалыгы

Казан губернасы игенчелек төбәкләренә керә.

1890 елда җир биләмәләренең гомуми мәйданы 5831631 дисәтинә, шул исәптән сөрүлек җирләре 52,9%, урманнар 29,6%, болынлыклар һәм печәнлекләр 12%, бакчалар, утарлар 1,9%, башка җирләр 4,6% тәшкил итә. Иң күп сөрүлек җирләре Тәтеш (70,6%), Ядрин (66,9%), Казан (64,8%), Зөя (62,7%), Чабаксар (58,9%), Лаеш (58,2%), Мамадыш (56%), Цивильск (50,6%), Спас (53,8%), Чистай (40,2%) өязләрендә була.

Сөрүлек җирләр мәйданы Козьмодемьянск өязендә 21,3%, Царёвококшайскида 18,3% тәшкил итә, әмма урман мәйданнары күләме буенча әлеге өязләр губернада беренче урында тора (66,9% һәм 39,2%), ә Тәтеш һәм Ядрин өязләренә урманнар 13% кына туры килә. Җирбиләүчелек төрләре буенча җир мәйданнары түбәндәгечә бүленә: крәстияннәрнеке — 58,0%, казнаныкы — 21,9%, алпавытларныкы — 18,5%, шәһәрләрнеке — 0,6%, удел җирләре — 0,6%, монастырь һәм чиркәүләрнеке — 0,2%.

Игенчелекнең өстенлекле системасын өч басулы чәчү әйләнеше тәшкил итә; туфрак нигездә сука һәм кустарь сабаннар белән эшкәртелә, катлаулы машиналар (ашлык суккыч, ургыч, иләгеч, сортларга аергыч, чәчкеч һ.б.) бик сирәк кулланыла; ашламалар кулланылмый диярлек.

Төп авыл хуҗалыгы культуралары арыш һәм солы була, алар бөтен сөрүлек җирләренең 90% чамасын били. Азрак күләмдә арпа, бодай (көзге һәм язгы), бәрәңге, борай, карабодай, ясмык, җитен, киндер һ.б. игелә. 1908–1913 елларда губернада ел саен 90 нан алып 120 млн потка кадәр ашлык җыела, шуның 15–20 млн поты читкә чыгарыла. Бөртекле культураларның уртача уңышы дисәтинәдән 40–50 пот тәшкил итә.

Яшелчә үстерү күбрәк рус һәм чуаш халыкларында, аеруча Казан тирәсендә киң тарала. Бакчачылык белән, башлыча, Иделнең уңъяк ярында яшәүчеләр шөгыльләнә.

Болынлыклар һәм көтүлекләр җитмәү, шулай ук үлән чәчү мәйданнары бик аз булу сәбәпле, терлекчелек, нигездә, бик аз үсә. 1900 елда Казан губернасында 2121,2 мең баш терлек, шул исәптән 440,6 мең баш ат, 420 мең баш мөгезле эре терлек, 1051,2 мең сарык, 173,7 мең дуңгыз, 35 меңнән артык кәҗә була.

Кыш озын һәм кырыс булу сәбәпле, умартачылык артык үсә алмый: чама белән 70 мең оя умарта исәпләнә. Умартачылык күбрәк Мамадыш һәм Чистай өязләрендә үсеш ала.

Балыкчылык, кәсепчелек буларак, Идел һәм Чулман буйларында яшәүчеләр арасында күбрәк тарала: мәрсин, кырпы, укборын (севрюга), чөгә, сөләйман, сыла (судак), кәлчәк, сельд һ.б. балыклар тотыла. ХХ йөз башына балык тоту шактый кими: кыйммәтле һәм эре балыклар сирәгрәк очрый башлый.

Сунарчылык белән губернаның төньяк өлешендә яшәүчеләр, нигездә, марилар шөгыльләнә; күпчелек төлке, куян һәм бүре (сирәгрәк соры аю) аулыйлар.

Фабрика һәм завод сәнәгате

Губернаның фабрика һәм завод сәнәгате аграр характерда була; терлекчелек һәм игенчелек продуктлары (азык-төлек, ярма-он, тире, туңмай, шәраб, сыра кайнату һ.б.) җитештерү һәм эшкәртү өстенлек итә.

XIX йөзнең 2 нче яртысында сәнәгатьнең стеарин, химия, урман, тегү, туку, полиграфия, агач һәм тимер эшкәртү һ.б. тармаклары тиз үсә башлый (к. Индустрияләштерү).

1913 елга Казан губернасында 423 сәнәгать предприятиесе исәпләнә (җитештерүчәнлекләре елына 1000 сумнан артыграк). Моннан тыш 4,5 мең урта һәм вак кустар җитештерү корылмасы була (җитештерүчәнлекләре елына 1000 сумнан кимрәк). Губерна завод һәм фабрикаларында 40 меңнән артык, шул исәптән эре сәнәгать предприятиеләрендә 17 меңнән артык кеше эшли.

Сәнәгать предприятиеләре, башлыча, шәһәрләрдә, нигездә, Казанда (тире, сабын кайнату, стеарин, туку, агач һәм тимер эшкәртү, сыра кайнату, азык-төлек әйберләре һ.б.) туплана; аларның иң зурлары: Алафузовларның сәүдә-сәнәгать ширкәте завод-фабрикалары һәм Шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин җитештерү химия заводы.

Өязләрдә төрле кустар корылмалар һәм халык һөнәрчелеге формасындагы вак крәстиян сәнәгате өстенлек итә. Царёвококшайск өязендә, Козьмодемьянск һәм Чабаксар өязләренең Идел аръягында, Казан, Цивильск һәм Ядрин өязләренең көньякларында, шулай ук Зөя өязенең төньяк өлешендә халык күпчелек урман кисү һәм такта яру, кап, чыпта сугу, мунчала һәм курыс әзерләү, агач савыт-саба ясау, аерым урыннарда дегет һәм сумала куу, поташ җитештерү белән шөгыльләнә. Казан, Мамадыш, Лаеш һ.б. кайбер өязләрдә киез басу, тире эшкәртү, тәгәрмәч, арба-чана ясау, йон тетү, тун тегү, бәйләү, тимерчелек, аяк киеме тегү, чүлмәк ясау, кирпеч сугу һ.б. һөнәрчелекләр үсә. ХХ йөз башына алар белән 80 меңнән артык кеше шөгыльләнә.

Шулай ук читкә китеп эшләү дә зур үсеш ала. Чабаксар, Козьмодемьянск, Зөя, Цивильск, Тәтеш өязләрендә — Иделдә; Лаеш, Чистай, Мамадыш өязләрендә — Чулманда бурлаклыкка ялланып эшләү киң тарала.

Сәүдә итүнең төп үзәкләре ярминкәләр була: «Язгы базар» (Казан), «Агач ярминкәсе» (Козьмодемьянск), «Кәрван» (Лаеш) һ.б.(барлыгы 90 ярминкә, 9,4 мең сәүдә предприятиесе).

Транспорт

Сәүдәне үстерүдә елга транспорты мөһим роль уйный. XIX йөз уртасында Идел һәм Чулманда, XIX йөз ахырында Нократта пароходлар даими йөри башлый (к. «Кавказ вә Меркурий», «Самолёт»), алар губернаны Россиянең эре үзәкләре — Санкт-Петербург, Мәскәү, Рыбинск, Әстерхан һ.б. шәһәрләр белән тоташтыра. Моннан авыл хуҗалыгы һәм өлешчә сәнәгать продукциясе Урта Азиягә (Бохара, Харәзм), Германия, Кытай, Персия һ.б. илләргә җибәрелә.

Идел, Чулман, Нократ төп элемтә юллары була. Аларда губернаның төп пристаньнары: Иделдә — Богородский, Югары Ослан, Ильинский, Карташы, Козьмодемьянск, Козловка, Криуши, Лабыш, Мариинск, Моркваш, Тәмте, Тәтеш, Казансу Тамагы (к. «Бакалтай»), Чабаксар, Шашкар; Чулманда — Лаеш, Масловка, Монастырь, Мурзиха, Остолопово, Кама Тамагы, Чистай; Нократта — Мамадыш. Идел пароходчылыгының товар әйләнеше елына 5 млн нан 10 млн сумга кадәр җитә. Әлеге пристаньнарның иң зурысы булып Казансу Тамагы санала — аның еллык товар әйләнеше еш кына 1 млн сумга җитә. Чулман пароходчылыгыныкы елына 3 млн сум тәшкил итә.

1893 елда Мәскәү белән тимер юл элемтәсе ачыла. Казан губернасыннан арыш, солы, тегермән продукциясе (он, ярма һ.б.) һәм химия (дары, сабын, стеарин шәмнәр һ.б.ш.) предприятиеләре продукцияләре, агач материаллар һәм аннан эшләнгән әйберләр, тире, спирт, туңмай, кыл һ.б. чыгарыла. Машиналар, станоклар, двигательләр, механизмнар, авыл хуҗалыгы кораллары, икмәк әйберләре, чәй, төрле чимал, җирле предприятиеләр өчен ягулык һ.б.ш. кертелә.

Мәгариф

1892 елда Казан губернасында (мәктәп һәм мәдрәсәләрдән тыш) — 1238, шул исәптән Казанда 101, өязләрдә 1137 (аларның 563е — Халык мәгарифе министрлыгы, калганнары право­славие дине ведомстволарыныкы) уку йорты исәпләнә. Министрлык уку йортларына 8 шәһәр һәм 3 өяз училищесе, Чистай хатын-кызлар прогимназиясе һәм 551 башлангыч училище керә. Аларның 34 е өяз шәһәрләрендә, 529 ы авылларда була. Аларда 800 ләп укытучы эшли, 34,6 меңнән артык бала укый (руслар — 70,3%, чуашлар — 16,6%, марилар — 8,7%, татарлар — 2,6%, мордвалар — 1,2%, удмуртлар — 0,6%).

Православие ведомствосы уку йортларына түбәндәгеләр керә: 2 ир-атлар рухани училищесе, 448 чиркәү-приход мәктәбе һәм башлангыч белем бирү мәктәбе, 124 Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (аларның 12 се шәһәрдә). Аларда 672 укытучы эшли, 20,7 меңнән артык бала укый (руслар — 43%, чуашлар — 39%, татарлар — 9,6%, марилар — 5,3%, мордвалар — 2%, удмуртлар — 1,1%).

Мәктәпләр каршында 20 һөнәрчелек сыйныфы, шулай ук 16 уку-тәҗрибә бакчасы, 3 питомник, 12 умартачылык, 50 җиләк-җимеш-яшелчә бакчасы, 3 колмак үстерү кишәрлеге була.

Татарлар, нигездә, мәдрәсә һәм мәктәпләрдә укый. 1900 елда алар 814 була, аларда 31 меңләп бала белем ала. Моннан тыш, татар укытучылар мәктәбе (Казан) һәм 12 училище була, аларда 400 ләп ир бала укый.

1913 елда Казан губернасында 5 югары уку йорты була (Казан университеты, Казан ветеринария институты, Казан югары хатын-кызлар курслары, Казан руханилар академиясе, Казан укытучылар институты) һәм 3 мең чамасы урта һәм түбән уку йорты, шул исәптән 936 мәдрәсә һәм мәктәп (алар арасында: Казан руханилар семинариясе, Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе, Казан татар укытучылар мәктәбе, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе). Казан губернасының барлык уку йортларында 210 меңләп, шул исәптән югары уку йортларында 4 меңнән артык кеше укый.

Фәнни җәмгыятьләр (Казан икътисадчылар җәмгыяте, Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте, Невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте, Казан табибләр җәмгыяте, Табигыятьчеләр җәмгыяте һ.б.), китапханәләр (шул исәптән «Көтебханәи исламия»), Казанда музей учреждениеләре (шәһәр фәнни-сәнәгать музее һ.б.) һәм өяз шәһәрләрендә шәһәр музейлары (берәр), рус һәм татар («Сәйяр», Шәрекъ клубы һ.б.) театр учреждениеләре эшли. 1906–1913 елларда 20 исемнән артык газета һәм журнал, шул исәптән «Казанские губернские ведомости», «Йолдыз», «Казанский телеграф», «Камско-Волжская речь» газеталары чыга.

1913 елда Казан губернасында 5 мең урынга 98 хастаханә (госпитальдан тыш) һәм 50 даруханә, 379 табиб, 251 фельдшер, 99 акушер һәм кендек әбисе, 177 фармацевт, 10 провизор, 73 теш табибе һ.б. исәпләнә. Казан губернасында 30 дан артык картлар йорты һәм ятимханә (шул исәптән Александра, Мөселман, Николай балалар ятимханәләре) була, аларда 2 меңнән 3 меңгә кадәр бала тәрбияләнә; төрле хәйрия җәмгыятьләре эшли: Казан шәһәр мөселманнары хәйрия җәмгыяте, Балалар үлеменә каршы көрәш җәмгыяте, Мохтаҗ студентларга ярдәм итү җәмгыяте, Приказчиклар хәйрия җәмгыяте һ.б.

Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары вакытында

Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары вакытында Казан губернасы икътисады бөлгенлеккә төшә. Сугышлар икътисади җитештерү механизмының нормаль эшләвен боза, шәһәр белән авыл, халык хуҗалыгы тармаклары һәм икътисади районнар арасында урнашкан багланышларны юкка чыгара, тышкы сәүдә элемтәләрен бетерә. Дәүләт финанс учреждениеләренең эшчәнлеге, нигездә, хәрби продукция җитештерүне финанслауга юнәлдерелә. Икътисадта барган процесслар губерна иҗтимагый тормышының күп якларына тискәре тәэсир итә. Алар җәмгыятьнең социаль структурасы, гражданнарның тормыш хәле, аларның аңы кискен үзгәрү белән бергә туры килә. Губерна халкының төп катлауларында яшәү рәвеше һәм көнкүреш бозыла. Тормыш темпының, аның сыйфатының кискен үзгәрүе, җәмгыятьнең структур яктан үзгәртеп корылуы, мәнфәгатьләр бәрелеше социаль киеренкелек тудыра һәм шәхесне яңа шартларда үз урынын эзләргә этәрә, иҗтимагый-сәяси оешмалар эшчәнлеген активлаштыра. Боларның барысы да социаль кризиска һәм милли мәсьәләнең кискенләшүенә китерә.

1920 елда, татар милли-демократик хәрәкәте лидерларының Казан губернасы территориясендә һәм аның янәшәсендәге төбәкләрдә башта Урал-Идел Штаты, аннары Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы төзергә тырышулары уңышсыз тәмамлангач, Татарстан АССР игълан ителә. Казан губернасының Казан, Лаеш, Мамадыш, Зөя, Спас (Сембер губернасына бирелгән кайбер волостьлардан тыш), Тәтеш, Чистай өязләре һ. б. өязләрнең кайбер волостьлары — Татарстан (к. «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында» Декрет), аның Чабаксар, Цивильск, Ядрин өязләре соңрак — Чуаш АССР, Козьмодемьянск һәм Царёвококшайск (1918 дән — Краснококшайск) өязләре Мари АССР составына керә.

Губернаторы

Казан губернасы губернаторлары: П.М.Апраксин (1708–1713), П.С.Салтыков (1713–1719), А.П.Салтыков (1719–1724), И.А.фон Менгден (1725), А.П.Волынский (1725–1727, 1728–1730), В.Н.Зотов (1727–1728), М.В.Долгоруков (1730–1731), П.И.Мусин-Пушкин (1731–1735), А.И.Румянцев (1735–1736), С.Д.Голицын (1736–1739), А.Г.Загряжский (1741–1748), С.Т.Греков (1748–1755), Ф.И.Головин (1755–1758), В.Б.Тенишев (1758–1764), А.Н.Квашнин-Самарин (1764–1770), Я.И.фон Брандт (1770–1774), П.С.Мещерский (1774–1780), И.Б.Бибиков (1780–1781);

генерал-губернаторлар (наместниклар): П.И.Панин (1774–1775), П.С.Мещерский (1780–1792), М.И.Кутузов (1793–1796), С.И.Маврин (1796), В.Ю.Соймонов (1822–1825), А.Н.Бахметев (1825–1828), А.Е.Тимашев (1864–1865);

наместниклык идарәчеләре: И.Б.Бибиков (1781–1783), И.А.Татищев (1783–1789), С.М.Баратаев (1789–1796);

хәрби губернаторлар: П.С.Мещерский (1796–1797), Б.П. де Ласси (1797–1798), П.П.Пущин (1798–1801);

гражданлык губернаторлары: С.М.Баратаев (1796–97), Д.С.Казинский (1797–99), А.И.Муханов (1799–1801), А.А.Аплечеев (1801–1802), Н.И.Кацарев (1802–1803), Б.А.Мансуров (1803–1814), И.А.Толстой (1815–1820), П.А.Нилов (1820–1823), А.Я.Жмакин (1823–1826), О.Ф.Розен (1826–1828), И.Г.Жеванов (1829–1830), А.К.Пирх (1830–1831);

гражданлык бүлеге белән дә идарә итүче хәрби губернаторлар: С.С.Стрекалов (1831–1841), С.П.Шипов (1841–1846), И.А.Боратынский (1846–1850, 1851–1857), Е.П.Толстой (1850), П.Ф.Козлянинов (1857–1863), М.К.Нарышкин (1863–1866);

губернаторлар: Н.Я.Скарятин (1866–1880), А.К.Гейнс (1880–1882), Л.И.Черкасов (1882–1884), Н.Е.Андреевский (1884–1889), П.А.Полторацкий (1889–1904), П.Ф.Хомутов (1904–1905), А.А.Рейнбот (1905–1906), М.В.Стрижевский (1906–1913), П.М.Боярский (1913–1917).

Әдәбият

Казанская губерния // Список населенных мест по сведениям 1859 года. СПб., 1866. Т. 14;

Обзор Казанской губернии за … [1880, 1883–1913] г. К., [1881]–1915;

Приволжские города и селения Казанской губернии. К., 1892;

Список населенных мест Казанской губернии с кратким описанием их. К., 1893;

Казанская губерния // Первая всеобщая перепись Российской империи 1897 г. СПб., 1904. Т. 14;

Список начальствующих лиц в городах теперешней Казанской губернии с 1553 г. до образования Казанской губернии в 1708 г., а также губернаторов, наместников, генерал-губернаторов и военных губернаторов, управлявших Казанской губернией с 1708 года по 1908 г. включительно. К., 1908;

Описание Казанской губернии. К., 1909;

Рабочий класс Татарии (1861–1980 гг.). К., 1981;

Смыков Ю.И. Крестьяне Среднего Поволжья в период капитализма: Соц.-экон. исслед. М., 1984;

История Казани. К., 1988. Кн. 1; Зорин А.Н. Уездные города Казанского Поволжья. К., 1989;

Республика Татарстан 1920–2000 гг.: Стат. сб. К., 2001;

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Автор – Р.В.Шәйдуллин