Эчтәлек

Күтәрелешкә әзерләнү үзәге Казан губернасының Казан өязе Ибрай авылында була.

Хәрәкәт Казан өязенең 18 авылын колачлый. Аны оештыручылар — Якуб Мостаев, Измаил Любаев, Рахманкул Арсланов — крәстияннәрне яңа чукындырылганнар өчен салым түләүне туктатырга, салым таләп иткән очракта, фетнә күтәрергә, кораллы күтәрелешкә әзерләнергә өндиләр.

1748 елның феврале башында губерна хакимиятләренә ике «яшерен ташлап кителгән хат»тан күтәрелешкә әзерләнү турында мәгълүм була. Хатларның беренчесендә татарларның Кама аръягында Май чабу бәйрәме вакытында баш күтәрүе ихтимал булуы турында хәбәр ителсә, икенчесендә Казан татарларының күтәрелеп чыгарга җыенулары турында әйтелә. Россия империясе Сенаты Казанга бригадир Бардукевичның гомуми җитәкчелегендә Троицк һәм Ревель драгун полкларын, шулай ук Саранск шәһәреннән өч драгун ротасын, Казанның Татар бистәсенә һәм тирә-яктагы авылларга татарларның ниятләрен ачыклау өчен «ышанычлы кешеләр»не җибәрергә, «коткы таратучылар»ны тотып алырга, татар бистәләреннән һәм авылларыннан коралларны, дары һәм кургашны җыеп чыгарга күрсәтмә бирә. Күтәрелешне оештыручылар кулга алына, 18 татар авылына гаскәрләр кертелә. Чаралар күрү нәтиҗәсендә күтәрелеш булмый кала.

Әдәбият

Витевский В.Н. И.И.Неплюев и Оренбургский край в прежнем его составе до 1758 г. Казань, 1897. Т. 3.                 

Автор – И.Р.Вәлиуллин