- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (23.9.1944, үлгәннән соң), гвардия лейтенанты
1915 елның 22 мае, Казан губернасы, Чистай өязе Яуширмә авылы — 1944 елның 22 июле, Украина ССРның Львов өлкәсе Пустомыты районы Пшецья Вулька авылында җирләнә.
Педагогия училищесен (Казан, 1935), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1938), Ульяновск танк училищесен (1941) тәмамлый.
Мәктәп директоры булып эшли.
1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 56 гвардия танк бригадасының танк ротасы командиры (3 нче гвардия танк армиясенең 7 нче гвардия танк корпусы). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Житомир-Бердичев (1943–1944), Проскурово-Черновцы һәм Львов-Сандомир (икесе дә — 1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1944 елның июлендә Куткож станциясе янында барган сугышларда батырлык күрсәтә. Танк ротасы белән Cож елгасындагы кичүне басып ала, Гомулец авылы янында (Украина ССРның Львов өлкәсе Пустомыты районы) һәлак була.
Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.
Чистай шәһәрендә Шәмсетдинов хөрмәтенә стела куела, шәһәрнең бер урамына аның исеме бирелә.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.