Биографиясе

1949 елның 24 мае, Тәмте районы Нариман авылы – 2020 елның 23 феврале, Казан шәһәре.

Харьков юридик институтын тәмамлый (1972). 1972–1973 елларда Сарман районы прокуратурасында тикшерүче, 1973–1980 елларда ТАССР Прокуратурасының өлкән тикшерүчесе, 1980–1989 елларда Казан шәһәре Вахитов районы прокуроры урынбасары, 1989–1992 елларда Казан шәһәре прокуроры урынбасары.

1992 елдан Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары, 1997 елдан 1 нче урынбасары, 2000 елдан ТР прокуроры.

Бер үк вакытта 1980 елдан Казан технология университетында укыта, 2001 елдан хокук белеме кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хокук философиясенә, прокурор күзәтчелегенә, Казан тарихына карый.

Хокук белеме дәреслеге, «Русча-татарча юридик сүзлек»не төзүче (1996).

Хезмәтләре

Хокук белеме нигезләре. Казан, 1998.

Хокук саклау хезмәтендә эш кәгазьләре. Казан, 1999.

Защита человека от преступлений и злоупотребления властью. Казань, 1994 (автордаш).

Казань: где эта улица, где этот дом?: Справочник улиц города Казани. Казань, 1995.

Основы правоведения. Казань, 1998.

Составление обвинительного заключения. Казань, 2001.

Документационное обеспечение предварительного расследования. Казань, 2001.