- РУС
- ТАТ
Матди җитештерүнең иң төп тармакларыннан берсе; үсемлекчелек һәм терлек асраучылык продукциясе алу өчен авыл хуҗалыгы культуралары үстерү һәм авыл хуҗалыгы терлекләре үрчетүне эченә ала
Төп тармаклары — үсемлекчелек (бөртекле ашлык хуҗалыгы, бәрәңге үстерүчелек, чөгендер үстерүчелек, терлек азыгы җитештерү, яшелчәчелек, бакчачылык, балыкчылык һ.б.) һәм терлекчелек (мөгезле эре терлекчелек, дуңгыз асраучылык, сарык асраучылык, кошчылык, ат асраучылык, җәнлекчелек, умартачылык һ.б.).
Авыл хуҗалыгына шулай ук үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен беренчел эшкәртүнең төрле төрләре керә.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы (авыл хуҗалыгы җирләре) 4491,1 меңга (җир фондының 65,5% ы), шул исәптән сөрүле җирләр — 3457, табигый терлек азыгы җирләре (печәнлек һәм көтүлек) — 995,3 меңга. 2007 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлек 1122,7 мең баш, шул исәптән сыерлар — 437,1, дуңгыз — 748,9, сарык һәм кәҗә — 374,9, кошлар — 9451,9 мең баш. 2006 елда бөртекле ашлык — 4522,7 меңт, шикәр чөгендере — 2124,3, бәрәңге — 1745,3, яшелчә — 325,7, ит — 207,3, сөт — 1617,7, йон — 956 т, йомырка — 1071,5 млн. данә җитештерелә. ТРда Авыл хуҗалыгы өлешенә тулай продукциянең 7,7% туры килә. Татарстанның авыл хуҗалыгыда 2007 ел ахырына 951,8 мең кеше эшләгән (республикадагы халыкның 25,3%ы).
Казан төбәгендә игенчелекнең иң борынгы чыганаклары б.э.к. 1 меңьеллыкка карый. Идел буе Болгар дәүләте чорында сөрүле игенчелек (урман һәм далалы яткын җирләр) һәм терлекчелек (ярым утрак һәм ябып асрау формасында), ат, сарык асраучылык, умартачылык авыл халкы хуҗалыгы эшчәнлегенең нигезен тәшкил итә. Соңга табарак ике басулы игенчелеккә алмашка өч басулы чәчү әйләнешле пар системасы килә (көзге чәчү, язгы чәчү, пар басуы), бу система 1920 еллар ахыры—1930 еллар башына кадәр гамәлдә була. Идел-Кама халкы авыл хуҗалыгы продукциясенә үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндереп калмый, бөртекле ашлык, бал, балавыз, кыйммәтле җәнлек мехы, тире һәм күнне читкә дә чыгара. Игенчелек һәм терлекчелекнең үсеше, хезмәт бүленеше, җитештерүчәнлекнең артуы белән Авыл хуҗалыгы халык хуҗалыгының төп тармагына әверелә, арта барган шәһәр халкы өчен — азык-төлек, сәнәгатьнең күп кенә тармаклары өчен чимал чыганагына әйләнә.
Казан губернасы дәверендә (1708—1920), далалы җирләрнең өстенлек итүе, табигать шартларының уңайлыгы аркасында игенчелек үсеш ала. Фабрика-завод сәнәгате һәм һөнәрчелек җитештерүе ХХ йөзнең 1 нче чиреге ахырына кадәр, башлыча, авыл хуҗалыгы чималы эшкәртүгә нигезләнә. Авыл хуҗалыгы җитештерүе Казан губернасында, һәм гомумән Россия буенча, крепостной хокук вакытында да, ул бетерелеп, җәмәгать җиренә күчү чорында да түбән продукцияле була. Бөтен авыл хуҗалыгы эшләре кул һәм ат көче ярдәмендә башкарыла, җирнең 75% ы — сукалар, 8% ы — кыек сука, 17% ы сабаннар белән эшкәртелә. Авыл хуҗалыгы җитештерүе культурасын һәм товарлыклылыгын үстерүгә күпмедер дәрәҗәдә Столыпинның аграр реформасы (1906—1914) булышлык итә, аның барышында Казан губернасында авыл җәмәгатьләреннән 33 мең крәстиян хуҗалыгы аерылып чыга (гомуми санның 8,8%ы). Күбрәк уҗым арышы, карабодай, солы, түбәнрәк дәрәҗәдә бодай, арпа, борай, тары, борчак, җитен, киндер, колмак, бәрәңге игелә. 1870—90 елларда бөртекле культураларның тулай җыемында уҗым арышы — 45-58%; төп фураж культурасы буларак солы — 28-34; сабан бодае — 2-3,5; арпа — 3,5-4,5; карабодай 5,5-12% алып тора.
1913 елда бөртекле культуралар чәчүлек мәйданының 96,5% ын, техник культуралар — 1,6, бәрәңге — 1,5, яшелчә — 0,04, терлек азыгы культуралары 0,3% ын тәшкил итә.
Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышлары нәтиҗәсендә чәчүлек мәйданнары — 375,5 мең, бөртекле культуралар 392,4 мең га га кими, бәрәңге чәчүлеге мәйданы 53,3 мең га га арта. Терлек азыгы культуралары бары тик 12,2 мең га да гына үстерелә.
Культураларның уңдырышлылыгы түбән була, 1880—1911 елларда уңыш җыюның чәчкән орлыкка карата чагыштырмасы уҗым арышы буенча 1,2-5,6; сабан бөртеклеләре — 2,5-3,25; бәрәңге буенча 3-3,8 тәшкил итә. Казан губернасында терлекчелек крәстиян хуҗалыкларында тупланган була. 1856 елда бер крәстиян хуҗалыгына 11 баш терлек туры килгән: атлар — 2,3, мөгезле эре терлек — 1,8; сарык — 5,6; дуңгыз — 1; кәҗә — 0,3. 1883 елда авылда яшәүче һәр 1000 кешегә 218,7 баш ат, 187,7 баш мөгезле эре терлек, 613,4 баш мөгезле вак терлек туры килгән. Эшче атлар саны 289,6 мең баш тәшкил иткән; 1 эшче атка авыл хуҗалыгы җирләренең якынча 20 дис. туры килгән. 1911 елда 1856 га караганда бөтен төр терлекләрнең баш саны 45,8% ка, шул исәптән атлар саны 26,9%ка, мөгезле эре терлек 27,0% ка арта. Халыкның төп шөгыле булып игенчелек кала.
Столыпинның җир реформасын уздыру нәтиҗәсендә Казан губернасында аграр кризис кискенләшә һәм авылда сыйнфый катлауларга аерымлану көчәя. 1912 елда Казан губернасында 117815 атсыз хуҗалыкка күп атлы (7-30 баш) 382 хуҗалык туры килә. Авыл хуҗалыгы Беренче бөтендөнья сугышы чорында тагын да түбәнрәк дәрәҗәгә төшә. Җирнең 40% ы алпавытлар кулында була, 11% крәстиян хуҗалыгы җирсез, 13% крәстияннәр, үз җирләрен кулакларга арендага биреп, үзләре батраклыкка ялланалар яки читкә китеп эшлиләр. Җирнең 17% ы гына сабаннар белән эшкәртелә; эшләүче халыкның саны 22% ка, чәчүлек җирләре 36,3% ка кими.
1920 елга кадәр авыл хуҗалыгы элеккечә түбән продуктлы, җитештерү эшләре артта калган була. Җир, кагыйдә буларак, примитив эш кораллары (сука, агач тырма, атлы сабаннар) белән эшкәртелә, ашлык урак һәм чалгылар белән урыла, чабагач белән сугыла. 1920 еллардан авыл хуҗалыгы Татарстанда һәм, гомумән, бөтен илдә катлаулы тарихи һәм икътисади шартларда үсә. Национализацияләү һәм «җирне социализацияләү» барышында җирсез һәм аз җирле крәстияннәргә алпавыт, хөкүмәт һәм удел җирләре алып бирелә, ләкин ул гына Авыл хуҗалыгындагы түбән җитештерүчәнлек сәбәпләрен бетерә алмый. 1920 елларда яңа икътисади сәясәткә (НЭП ка) күчү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы үсешендә сизелерлек җанлану күзәтелә. 1928 елда авыл хуҗалыгы культураларының чәчүлек мәйданнары 2718,4 мең га га, бөртеклеләрнең мәйданы 2516 мең га га кадәр арта, бу 1920 ел белән чагыштырганда 28,7% һәм 25% ка күбрәк була. Бөртеклеләрнең тулай җыемы — 2,7, бәрәңгенеке 6 тапкырга үсеп, 1710 мең т һәм 1057,8 мең т тәшкил итә. Әмма төп тарту көче булып һаман да атлар кала, 1929 га аларның баш саны 1900 ел белән чагыштырганда 23,5% ка арта һәм 544 мең башка җитә (шул исәптән эш атлары — 359,5 мең). Мөгезле эре терлекнең баш саны 1916 ел белән чагыштырганда 45,1% ка (шул исәптән сыерлар — 21,4% ка), дуңгызлар — 48,9% ка, сарык һәм кәҗәләр 70,4% ка арта. Ләкин Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында бу күрсәткечләр кискен түбәнәя: 1934 елда атларның баш саны 340,3 мең баш тәшкил итә (275,9 мең эш аты) һәм 1941 гә кадәр артмый. 1933 елда 1929 ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлек 207,3 мең башка (23,5%) (шул исәптән сыерлар — 137,9 меңгә, ягъни, 29,6% ка), дуңгызлар — 186,9 (56,1% ка), сарыклар һәм кәҗәләр — 2001,3 мең башка (3 тапкыр) кими. Мөгезле эре терлекнең баш саны буенча 1929 ел дәрәҗәсенә 1960 елда гына (шул исәптән сыерлар — 1963 тә), дуңгызлар буенча 1952 елда генә ирешелә. Сарык һәм кәҗәләрнең баш саны бу дәрәҗәгә бервакытта да ирешә алмый, 2005 елның 1 гыйнварына республикада аларның баш саны 1929 елдагының 13,3% ын гына тәшкил итә.
1940 елга республикада 3893 колхоз оештырыла, 103 машина-трактор станциясе төзелә, аларда 6,8 мең трактор, 3,3 мең иген җыю комбайны, 2,9 мең автомобиль, 7,2 мең трактор сабаны, 4,1 мең чәчкеч, 3,5 мең культиватор кулланышта була. 53 совхоз эшли. Игенчелек тармаклары экстенсив алып барыла, авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгы 1928 ел дәрәҗәсендә кала. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 8% ка гына арта (1710 мең т дан 1849,3 мең т га кадәр). Бөек Ватан сугышы республиканың Авыл хуҗалыгына гаять зур зыян китерә. Атларның күпчелеге фронтка җибәрелә, колхоз һәм совхозларда, — тарту көче буларак, — үгезләр, ә шәхси хуҗалыкларда хәтта сыерлар файдаланыла.
1945 елда 1941 елга караганда колхозларда бөртекле культураларның мәйданы 39,9% ка, техник культураларның 35,2% ка (шул исәптән җитен һәм киндер 64,5 ка), бәрәңге 8,1% ка кимрәк була, атлар саны 20,3% ка, дуңгызлар 44,1% ка, сарык һәм кәҗәләр 34,5% ка кими. Мөгезле эре терлек саны 4,7% ка арта.
1940 еллар ахыры—1950 еллар башында колхоз һәм совхозларны эреләндерү уздырыла. Авыл хуҗалыгын үстерү, аның матди-техник базасын ныгыту, иҗтимагый җитештерүдә колхоз һәм колхозчыларны матди яктан кызыксындыру һ.б. чаралар КПСС ҮКнең сентябрь пленумында (1953) кабул ителә. 1958 елда КПСС ҮКнең февраль пленумыннан соң МТСлар ремонт-техника станцияләре (РТС) итеп үзгәртелә, тракторлар, комбайннар һ.б. катлаулы авыл хуҗалыгы машиналары колхозларга сатыла. Сентябрь (1953) һәм февраль (1958) пленумнары карары нигезендә колхозчыларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан натуралата түләү бетерелә. Ремонт-техника станцияләрендә (РТС) башкарылган эшләр өчен колхозлар акчалата түли башлый. 1958 елдан колхозларны һәм совхозларны эреләндерү икенче тапкыр уздырыла, шуның нәтиҗәсендә перспективасыз дип исәпләнгән күп авыллар бөлгенлеккә төшә һәм юкка чыгарыла, авыл тормышын демократияләштерү дәрәҗәсе тагын да түбәнәя, колхоз крәстияннәренең, совхоз эшчеләренең җитештерү белән идарә итүдә, колхоз һәм совхоз җитәкчеләре эшен күзәтүдә катнашуы кискен кими. 1960 елга республикада 795 колхоз һәм совхоз исәпләнә, аларның матди-техник базасын ныгыту башлана, тракторлар, комбайннар һ.б. авыл хуҗалыгы машиналарының саны шактый арта, бу исә үсемлекчелектә механикалаштыру дәрәҗәсен күпкә күтәрә.
Авыл хуҗалыгы культураларының чәчүлек мәйданы 1960 елда 1940 ел белән чагыштырганда 10,8% ка (384,1 мең га), бәрәңге — 13% ка (44,7 мең га), терлек азыгы культуралары 3,3 тапкыр (661,8 мең га) арта; бөртеклеләрнең тулай җыемы — 25,3% ка, бәрәңге — 2,2 тапкыр, яшелчә 6% ка арта.
1944 елдан Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүендә яңа тармак — чөгендер игү барлыкка килә, шикәр чөгендере игелә башлый, 1960 елда аның тулай җыемы 301,5 мең т була. Бөртеклеләрнең уңышы 10 ц/га, шикәр чөгендеренең — 101, бәрәңгенең — 79, яшелчәнең — 88ц/га тәшкил итә. Мөгезле эре терлекнең баш саны 78,7% ка, шул исәптән сыерлар 32,9% ка арта.
Авыл хуҗалыгы үсешендә яңа этап КПСС ҮКнең март (1965) пленумыннан соң башлана, ул авыл хуҗалыгы эшләрен механикалаштыру, җирләрне химияләштерү һәм мелиорацияләү, хуҗалык исәп-хисабы һәм кредит мөнәсәбәтләре системасын камилләштерү юлы белән хуҗалыкларны ныгыту (кара Хуҗалык исәп-хисабы), авыл хуҗалыгыхезмәткәрләрен матди яктан кызыксындыру, авыл хуҗалыгы җитештерүенең матди-техник базасын ныгыту, авыл хуҗалыгы хезмәтенең характерын үзгәртү, авыл хуҗалыгы производствосына фән һәм техника казанышларын кертүдә фәнни учреждениеләрнең, галим һәм белгечләрнең ролен күтәрүгә юнәлтелгән һ.б. чаралар ярдәмендә ил буенча авыл хуҗалыгы производствосын интенсивлаштыруга юл ала.
1960 елларның 2 нче яртысы—1990 еллар башында авыл хуҗалыгы үстерүгә зур күләмдә акча бирелә. Авыл хуҗалыгына капитал салулар күләме республика халык хуҗалыгында кулланылган гомуми капиталның 1965 елда — 5,4% ын, 1970 елда — 7,2%, 1980 елда — 9,0, 1985 елда — 10,1, 1990 елда — 18,2% ын тәшкил итә. 283,1 мең га да сугару, 23,9 га да киптерү системалары төзелә, эре яшелчәчелек хуҗалыклары булдырыла: ачык грунтлы — «Нармонка», «Ворошилов», «Овощевод» һ.б. совхозлар, ябык грунтлы — «Майский», «Весенний» һ.б. совхозлар. Мөгезле эре терлек, дуңгызлар, сарыклар өчен яңа ферма биналары, кошчылык фабрикалары (йомырка алу юнәлешендә — 2,5 млн тавыкка, кош ите җитештерү юнәлешендә — елына 17,4 млн баш кошка исәпләнгән) төзелә, яңартып корыла; колхозларда хуҗалыкара оешмалар тарафыннан, шулай ук колхозчылар һәм авыл интеллигенциясе үз хисабына һәм дәүләт кредиты ярдәмендә 5,6 млн м2 дан артык мәйданда торак йорт, 34,8 мең урынлы балалар бакчалары, 2053 урынлы хастаханәләр, 149,6 мең урынлы 759 гомуми белем бирү мәктәбе, 190,9 мең урынлы клуб һәм мәдәният йортлары төзелә. Бу чаралар җитештерү күләменең сизелерлек үсешенә китерә.
1990 елда бөртекле культураларның уңышы 20,4 ц/га, шикәр чөгендеренеке — 190, бәрәңгенеке — 105, яшелчәнеке — 145 ц/га була, 1960 елда шулар ук 10, 101, 79 һәм 88 ц/га тәшкил итә; елына 1 савым сыердан 3300 кг сөт, 1 сарыктан 3,1 кг йон, 1 тавыктан 244 данә йомырка алына.
1960 ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлек саны 82,3% ка, (шул исәптән сыерлар — 39%), дуңгызлар — 53,8% ка арта.
Гомумән республика буенча 1990 елда тулай продукциянең бәясе 1960 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 81% ка, шул исәптән үсемлекчелектә — 68% ка, терлекчелектә 88% ка үсә.
Төп фондлар структурасында җитештерүдәге актив средстволарның — авыр эш машиналары, җайланмалар, механикалаштырылган транспорт чаралары һ.б. ның тоткан урыны күтәрелә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор паркларының саны арта һәм сыйфат ягыннан яхшыра. Авыл хуҗалыгыда төп кыр эшләре тулысынча механикалаштырыла; сыер саву һәм терлекчелектәге башка авыр хезмәтне механикалаштыру дәрәҗәсе яңа югарылыкка күтәрелә.
Авыл хуҗалыгы механикалаштыру белән беррәттән җирләрне мелиорацияләү, корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәрдән үсемлекләрне саклау, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү (кара Ашламалар, Авыл хуҗалыгын химияләштерү, Туфракны комплекслы агрохимик культуралаштыру, Туфракны известьләү, Эрозияләнгән җирләрне саклау, Мелиорация) кебек чаралар гамәлгә ашырыла.
1990 елларда базар мөнәсәбәтләренә күчү авыл хуҗалыгы производствосын оештыруда зур үзгәрешләргә китерә. Колхоз һәм совхозларның төп өлеше яңа авыл хуҗалыгы берләшмәләре итеп үзгәртелә: АҖ, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, предприятие, ассоциация, крәстиян хуҗалыклары (фермер хуҗалыклары), җаваплылыгы чикләнгән ширкәт һәм җәмгыятьләр, ышанычлы ширкәт, тулы ширкәтләр, күмәк предприятиеләр, кооперативлар берләшмәсе, агрофирмалар һ.б. 2006 елга авыл хуҗалыгы предприятиеләренең гомуми саны 735 булган, шулардан — яңа хокукый формадагылары — 727, колхозлар — 7, совхозлар — 1. Алардан тыш, 2006 елда 2461 крәстиян (фермер) хуҗалыгы, 110,2 мең га мәйданда шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган 425,4 мең гаилә, 28 мең га мәйданда коллектив һәм шәхси бакчалары булган 370,7 мең гаилә, 0,7 мең га мәйданда коллектив һәм шәхси яшелчә бакчалары булган 4,8 мең гаилә теркәлә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре авыл хуҗалыгы җирләренең 49,3% ын, крәстиян (фермер) хуҗалыклары — 7,1% ын, гражданнар — 43,6%, шулардан шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм коллектив һәм шәхси бакчалар 2,8% ын алып тора. 2006 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында, крәстиян һәм халык хуҗалыкларында җитештерелгән төп авыл хуҗалыгы продукциясе төрләренең авыл хуҗалыгы җитештерүенең гомуми күләмендә тоткан урыны (% ларда): бөртеклеләр 86,2; 13,8; һәм 0, бәрәңге — 10,4; 87; һәм 2,3, җиләк-җимеш — 0,1; 0; һәм 99,9, яшелчә — 25,7; 1,1; һәм 73,7, терлек һәм кош ите — 54; 2,8; һәм 43,2, сөт — 51,6; 5,7 һәм 36,8, йомырка — 67,9; 4; һәм 28,1, йон — 4,1; 2,2; һәм 93,7, бал — 18,6; 4,4; һәм 77.
Энергиягә һәм авыл хуҗалыгы техникасына бәяләр күтәрелү, салымнар арту хуҗалыкларда акча җитмәүгә, минераль ашламалар, пестицидлар, авыл хуҗалыгы машиналары, җиһазлар һ.б. сатып алу күләмнәренең кыскаруына китерә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техник чараларның саны кими: тракторлар — 2,1% ка; ашлык җыю комбайннары — 3,6 тапкыр, чөгендер җыю комбайннары — 4, силос җыю комбайннары — 2,5, бәрәңге җыю комбайннары — 7 тапкыр, сабаннар — 2,8% ка, чәчкечләр — 2,5, культиваторлар — 2,9, тезмә ургычлар — 4 тапкыр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең энергетика куәте 46,2% ка, энергия белән тәэмин ителеше 61,5% ка кими. 2006 елда 1995 ел белән чагыштырганда органик ашламалар куллану 3,5 тапкыр, минераль ашламалар — 28,8% ка, ачы туфракны известьләү 35% ка түбәнәя.
Нәтиҗәдә 2006 елда (1990 белән чагыштырганда) чәчүлек мәйданнар 13,6% ка, шул исәптән бөртекле культуралар — 20,8% ка, яшелчә — 10,3% ка, терлек азыгы культуралары — 12,7% ка, бәрәңге 22% ка кими. Мөгезле эре терлекнең баш саны — 491 меңгә (30,4% ка), шул исәптән сыерлар — 127,1 меңгә (22,5%); дуңгызлар — 355,8 меңгә (32,9%); сарык һәм кәҗәләр 1137,9 меңгә (4 тапкыр) кими. Элек нәтиҗәле эшләп килгән күп кенә терлекчелек комплекслары эшләүдән туктый. Ит җитештерү 75,1 мең т га (26,6%), сөт — 42,4 мең т (2,5%), йон — 3,2 мең т га (4 тапкыр), йомырка — 186,9 млн данәгә (14,9%) кими.
Авыл хуҗалыгының төп капиталына инвестицияләр республика буенча гомуми күрсәткечнең 1990 елда — 18,2% ын, 2000 елда — 4,1%, 2006 елда 6,2%ын тәшкил итә. 2006 елда 30,9%, ягъни 227 авыл хуҗалыгы предприятиесе зыянга эшли. Бу чорда республика хөкүмәте тарафыннан минераль ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары һ.б. сатып алуда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яклау буенча күп кенә чаралар үткәрелә. Нәтиҗәдә бөртекле культуралар уңышы күтәрелә, бөртеклеләрнең тулай җыемы арта, тулай җыем 2000 елда — 5294,2 мең т, 2006 елда — 4522,7 (1990 елда — 3986,5) тәшкил итә; 2000 елда — 1355,7 мең т, 2006 елда 1731,3 мең т ашлык сатыла.
2006 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 77,2 млрд сум, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында — 37,6, крәстиян-фермер хуҗалыкларында — 3,7, шәхси хуҗалыкларда — 35,9 млрд. сум тәшкил итә. Үсемлекчелектә продукция 11,2% ка, терлекчелектә 13,4% ка арта. Җан башына 55,1 кг ит, 431 кг сөт, 285 данә йомырка җитештерелә.
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә 2004 елда яңа кредитларның күләме 5,8 млрд сум тәшкил итә, бу 2003 елдагы күрсәткечләрдән ике тапкыр артып китә. Авыл хуҗалыгы ын техник яктан үзгәртеп коралландыру өчен 532 млн сум, шул исәптән ТР бюджетыннан 445,6 млн сум бүлеп бирелә һәм үзләштерелә. 280 МТЗ-1221 тракторы, 180 «Нива» комбайны, 30 «Нью-Холланд» комбайны, 11 бәрәңге игү һәм җыю машиналары комплекты сатып алына.
ТР МКның 27.04.2006 елгы карары белән республикада гомуми смета бәясе якынча 37 млрд. сум булган агросәнәгать комплексы үсешендә өстенлекле милли проектлар гамәлгә ашырыла. Идел буе федераль округының 12,3% чәчүлек мәйданы туры килгән Татарстанда 2006 елда бөртекле ашлыкның 19,9% ы, шикәр чөгендеренең — 32,3, бәрәңгенең — 17,7, терлек һәм кош итенең (тере үлчәмдә) — 14,8, сөтнең — 15,8, йонның 15,4% ы җитештерелә; авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан бөртекле ашлыкның 21,2% ы, бәрәңгенең — 19,2, яшелчәнең — 19,4, терлек итенең (тере үлчәмдә) — 18,5, сөтнең 21% ы сатыла. Бөртекле культураларның уртача уңышы округның уртача күрсәткеченнән 10,6 ц/га га, шикәр чөгендере — 28, бәрәңге — 40, яшелчә 21 ц/га га югарырак була, һәм ТР округта бөртек культуралар уңышы, бөртекле ашлык, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җитештерү, авыл хуҗалыгы оешмаларының бөртекле ашлык, яшелчә, сөт, терлек һәм кош ите сату күләме буенча беренче урынга чыга.
Икътисадның Авыл хуҗалыгы секторы белән 43 бүлекчәдән һәм 43 район авыл хуҗалыгы идарәсеннән торган Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелек итә. Бу ведомстводагы 75 ачык һәм ябык АҖ, дәүләт унитар предприятиеләре, холдинг һәм лизинг компанияләре, концерннар, үзәкләр, ассоциацияләр, федераль дәүләт идарәләре бүлекчәләре, инспекцияләр һ.б. оешмалар. Авыл хуҗалыгы тармакларының фәнни тәэмин ителеше Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институты тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен кадрларны әзерләүчеләр: Казан аграр университеты (Казан авыл хуҗалыгы академиясе (2006 елга кадәр), Казан ветеринария медицинасы академиясе, Татарстан кадрларны яңадан әзерләү һәм агробизнес институты, 9 авыл хуҗалыгы техникумы. 1990—2006 елларда югары белемле 16549, махсус урта белемле 37827 авыл хуҗалыгы белгече әзерләнә.
Авыл халкының крестьянлык асылын таркату процессы авыл хуҗалыгында мөһим тенденция булып тора. 2003-2009 елларда 687 (67,5%) авыл хуҗалыгы предприятиесе (оешмасы) элеккеге юридик статусын югалта. 1990 нчы елларда җир реформасы барышында авыл халкына җир пайлары бүлеп бирелә, ләкин алар колхоз һәм совхозларда тупланган милектән үз өлешләрен ала алмыйлар, нәтиҗәдә алар җир эшкәртү чараларысыз калалар һәм үзләренең җирләрен сатарга, яисә эшмәкәрләргә арендага бирергә мәҗбүр булалар.
Кечкенә авылларның юкка чыгу процессы дәвам итә. Колхозларны эреләндерү башланган еллардан бирле (1953) 1400 дән артык авыл яшәүдән туктый (1950 еллар башында алар санының 31,5% ы). 2010 елгы корылык Урта Идел буеның авыл төбәкләренә шактый зыян китерә, шул сәбәпле барлык авыл хуҗалыгы культураларының тулай җыемнары кискен кими, терлекләрне, бигрәк тә мөгезле эре терлекләрне азык белән тәэмин итүдә кыенлыклар туа.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттырудагы уңышлар белән бер үк вакытта авыл халкының крестьянлык асылын таркату процессы дәвам итә. 2003-2007 елларда 397 (39%) авыл хуҗалыгы предприятиесе (оешмасы) үзләренең юридик статусын югалта. Формаль рәвештә җир биләмәләре алган авыл халкына милек пайлары (күмәкләштерү чорында алынган җитештерү чаралары) кире кайтарылмый, ягъни авыл халкын җир эшкәртү өчен җитештерү чаралары белән тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрелми. Колхоз һәм совхозларны эреләндерү чорында башланган кечкенә авылларны бетерү процессы туктамый. Барлык реформалар чорында аларның саны 1,4 меңгә (31,5%), шул исәптән 1986-2002 елгы халык санын алу арасында 111 гә кими.
Республика Татарстан. 1920-2000: Стат. сб. Казань, 2001;
Республика Татарстан. 2001: Стат. сб. Казань, 2003;
Сельское хозяйство Республики Татарстан: Стат. сб. Казань, 2007.
Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала. Казань, 1995.
Проблемы — будни фермеров и крестьянских подворий Республики Татарстан (в очерках). Казань, 2000.
Шайдуллин Р.В. Крестьянские хозяйства Татарстана: проблемы и пути их развития в 1920-1928 гг. Казань, 2000.
Зиятдинов Ф.С. Ресурсный потенциал агропромышленного комплекса: анализ, оценка и эффективность использования. Казань, 2001.
Маликов М.М. Система кормопроизводства в Республике Татарстан. Казань, 2002.
Слагаемые эффективного агробизнеса: обобщение опыта и рекомендаций. Ч. 1. Земледелие и растениеводство. Казань, 2005.
Итоги социально-экономического развития Республики Татарстан в 2004 и задачи на 2005. Казань, 2005.
Автор — И.Н.Афанасьев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.