Кара-чуар токымлы сыер

Сөт җитештерү өчен асрала. СССРда китереп чыгарыла. 1959 елда рәсми теркәлә. Россиянең төньяк-көнбатышында, Украина, Белоруссиядә, Балтыйк буе республикаларында, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себердә, Ерак Көнчыгышта үрчетелә. Токым төрле климат шартларында, шулай ук тукландыру шартларындагы төрле төркем терлекләрен кушып һәм беренчел ана формаларының төрле төрләрен файдаланып чыгарыла. Сөт бирүче махсус токымнар арасында кара-чуар токымлы мөгезле эре терлек гәүдә төзелеше һәм продукциялелеге белән аерылып тора. Кара-чуар токымлы мөгезле эре терлекнең күрсәткечләре: биеклеге 128–132 см, озынлыгы 150–170 см, күкрәк әйләнәсе 170–190 см, чук әйләнәсе 18–22 см, ит сыйфаты канәгатьләнерлек. Интенсив үстерү чорында авырлыгы тәүлеккә уртача 800–1000 г га арта, симертүдәге 15–16 айлык үгезләрнең тере авырлыгы 420–480 кг. Сугым терлегеннән 50–55% ит алына. Бу токымның берничә төре һәм тибы бар.

Россиядә кара-чуар токымлы мөгезле эре терлекнең 3 зур популяциясе исәпләнә, алар үзенчәлекле билгеләре һәм сыйфатлары (экстерьер үзенчәлек, сөт бирү, сөтнең майлылыгы) белән аерыла: Үзәк (Урта Россия), Урал, Себер токымнары.

Россиянең үзәк районнарындагы кара-чуар токымлы мөгезле эре терлек Голландия токымын җирле Холмогор һәм Ярославль токымнары белән кушып чыгарыла. Өлешчә швиц һәм симменталь токымнары файдаланыла. Терлекләр эре (үгезләр 900–1000 кг, сыерлар 550–600 кг), күп сөт бирә. Еллык уртача савым — 4000 кг, нәсел совхозларында — 6000 кг, әмма майлылыгы башка төрләр белән чагыштырганда түбән, 3,6–3,7%.

Себер популяциясендәге кара-чуар токымлы мөгезле эре терлекнең авырлыгы — 450–550 кг, елга 3,7–4% майлылыктагы 4500–5000 кг сөт бирә, күрсәткечләре башка популяцияләргә караганда түбәнрәк.

Урал популяциясе продукциялелеге һәм экстерьер ягыннан Россиянең Үзәк һәм Себер популяцияләре арасында югары урын алган. 1980 еллар ахырыннан токымның конституциясен һәм сөт бирүен арттыру өчен каплатуда голштин токымы файдаланыла. Кайбер очракларда кушудан соң сөтнең майлылыгы һәм үрчем кимү күзәтелә. Кушудан соңгы начар күрсәткечләр түбән дәрәҗәдәге селекция-үрчем эше белән бәйле: үгезләрнең токымы начар булу, үрчемнең сыйфатын тикшермәү, асрау шартлары түбән булу һәм сыйфатсыз азык.

ТРда бу токым 31 районда үрчетелә. 2000 елда 171 мең баш исәпләнә (республикадагы барлык мөгезле эре терлекләрнең 48,2%), 2008 елда 231,2 мең баш (57,6%). Шуларның 43,3 меңе (18,7%) элита-рекорд, 54,6 меңе (23,6%) — элита, 102,8 меңе (44,5%) — 1 нче класс, 13,2 меңе — 2 нче класс. 2000 елда елга 1 сыердан уртача — 2834 кг сөт, шул исәптән беренче бозаудан соң — 2669, өченче лактациядән соң һәм өлкәнрәк яшьтә 2877 кг сөт алына. 2008 елда бу күрсәткечләр 4411, 4258 һәм 4391 кг. 2000–08 елларда сөтнең майлылыгы 3,66–3,8%, терлекнең авырлыгы 455–517 кг. 2008 елда кара-чуар токымлы мөгезле эре терлек үрчетүдә танылган хуҗалыклар: Актаныш районы «Нигез» ҖЧҖ (бер сыердан елга 6921 кг) һәм «Киров» ҖЧҖ (7389 кг), Алексеев районы «Родина» колхозы (6098 кг), Әлки районы «Кызыл Шәрекъ Агро» АҖ (8041 кг), Нурлат районы «Заман» ҖЧҖ (7559 кг), Чирмешән районы «Таң» ҖЧҖ (7777 кг).

Әдәбият           

Трибулкин П., Храмов А. Чёрно-пёстрый скот Сибири. Новосиб., 1967;

Скотоводство. М., 2007;

Современное состояние селекционно-племенной работы в хозяйствах Республики Татарстан и пути её улучшения. К., 2009.

Авторлар — Ә.Х. Фазылҗанов, Т.И. Благовещенская