Вегетатив рәвештә (мыекчалар, ботаклар, бөреләр, суганчалардан һ.б.), шулай ук генератив рәвештә (орлыктан) үрчиләр.

Чүп үләннәр биологик төркемнәргә аерыла:

  • үренте тамырлы,
  • тамырчалы,
  • үзәк тамырлы,
  • чук тамырлы,
  • бүлбеле,
  • суганчалы,
  • шуышма үләннәр.

Үренте тамырлы күпьеллык чүп үләннәр (кыр билчәне, яисә сары билчән, кыр каклавычы яисә алсу билчән, кыр эт эчәгесе, сөтлегән, кече кузгалак, гади җитен, шуышма ачыкый, сөтле текәнәк һ.б.) вегетатив рәвештә үрчиләр. Тамыр системасы бик көчле. Төп тамырлары туфракта 6–7 м га кадәр тирәнлеккә китә, күпчелек ян-яктагы тамырлары 3 яруста урнаша: 1 нче — 14–16 см, 2 нче — 50–60 см, 3 нче — 80–100 см. Төп тамырларында һәм ян-яктагы тамырларда 1 м2да 500 дән 1500 гә кадәр бөре була, шулардан уңай шартларда яңа үләннәр үсеп чыга. Күпьеллык чүп үләннәрнең тамырларында туклыклы матдәләр күп туплана, шуңа күрә алар бик яшәүчән һәм хәтта кечкенә кисәкләрдән дә яңа үсемлек бирергә сәләтле. Тамырларның механик рәвештә зарарлануы бөреләрнең күпләп үсешенә этәргеч бирә. Күпьеллык чүп үләннәрнең бу төркеме тышкы шартларга бик тиз җайлаша, шуңа күрә алар барлык чәчүлекләрне чүплиләр.

Тамырчалы күпьеллык чүп үләннәр (шуышма сарут, кыр наратбашы, тармаклы тарлау һ.б.) җир асты сабаклары (тамырчалар) ярдәмендә үрчиләр, алар аерым тамыр капламыннан һәм үрчү өчен хезмәт итүче яфраклардан торалар, үсү зонасындагы бөреләрне каплыйлар. Тамырчаларда яңа үсемлекләр үсү өчен кирәкле булган туклыклы матдәләр туплана, бу тамырчалар 10–12 см тирәнлектә ята. Табигый шартларда үрчүгә караганда, тамырча механик зарарланганда бөреләр яхшырак үсеп чыга. Күпьеллык чүп үләннәрнең иң күп таралганнары — шуышма сарут һәм кыр наратбашы (барлык культураларны чүплиләр). Бу төркемгә караган күпьеллык чүп үләннәр белән көрәш чаралары бигрәк тә вегетатив үрчү органнарын бетерүгә юнәлтелгән.

Үзәк тамырлы күпьеллык чүп үләннәр (дарулы тузганак, көмешсыман тәпичә, кыргый кашкарый, соры-яшел кыр-кырый, ачы әрем, гади һиндыба һ.б.) орлыктан үрчиләр. Җимешләре — орлыкчалар, үсеп чыгу чоры озак, туфракта яшәү сәләтләре 2 елдан 7 елга кадәр саклана. 5–7 см тирәнлектән үсеп чыгалар, чәчүлекләрне, яшелчәләрне һәм культураларны чүплиләр, бакча һәм болыннарда очрыйлар. Туфракны системалы рәвештә эшкәртеп торганда, камыллы җирне йомшартканда, шулай ук туңга сөргәндә юкка чыгалар һәм яңадан юл кырыйларыннан, болыннардан үрчеп, тагын чәчүлекләрне чүплиләр. Алар гербицидлар белән эшкәрткәндә генә тулысынча юкка чыгарга мөмкин.

Чук тамырлы күпьеллык чүп үләннәрнең (зур бака яфрагы, зәһәр казаяк һ.б.) көчле үскән өстәмә тамырчыклы кыска төп тамыры була, вегетатив үрчүләре чикләнгән (нигездә, орлыктан үрчиләр). Бүлбеле һәм суганчалы күпьеллык чүп үләннәр (сазлык нәдербашы, бүлбеле чина, йомры камыш, сары каз суганы, кош сөтчәсе һ.б.), башлыча, сазлыклы җирләрне чүплиләр.

Шуышма күпьеллык чүп үләннәр (каз тәпичәсе, шуышма казаяк һ.б.) болыннарда, тиешенчә эшкәртелмәгән бакчаларда очрый. Күпьеллык чүп үләннәр белән көрәшү максатында һәрбер хуҗалык өчен, туфрак төрен (тибын) һәм чүпләнү дәрәҗәсен исәпкә алып, профилактик, оештыру, агротехник һәм химик чаралар системасы эшләнә.

Шулай ук кара: Үсемлекләрне саклау, Чүп үләннәр.

Әдәбият         

Хабибрахманов Х.Х. Современные меры борьбы с сорными растениями. К., 1979;

Фирсюков А.В. Справочник по борьбе с сорняками. М., 1984.

Автор — И.Н.Афанасьев