Илнең (төбәкнең) матди һәм социаль үсеш дәрәҗәсен билгели. Файдалы казылмалар чыгару, эшкәртү, машиналар һәм җиһазлар, химия, нефть продуктлары, азык-төлек, халык куллануы әйберләре һ.б. җитештерүне, электр энергиясе, газ һәм су алу-булдыру һәм бүлүне үз эченә ала.

Сәнәгать формалашуы

ТРның хәзерге сәнәгать комплексы уңайлы географик һәм социаль факторлар җирлегендә оеша. Бу факторларның иң әһәмиятлеләре — төбәкнең сәүдә-транспорт юллары киселешендә урнашуы, бай табигать ресурслары, җирле халыкның күнекмәләре һәм традицияләре.

Таш гасырда кешенең шәхси ихтыяҗларын тәэмин итү өчен барлыкка килеп, металл эшкәртү үзләштерелгәннән соң (б.э.к. 2 мең ел чамасы элек), сәнәгать һөнәр рәвешендә хуҗалыкның мөстәкыйль тармагына әверелә (кара Бронза гасыр, Тимер гасыр).

Хезмәт бүленеше тирәнәю, сәүдә үсеше, шәһәрләр һәм Идел буе Болгар дәүләте оешу процессында һөнәрчелекнең яңа төрләре — металлургия, тимерчелек, корал ясау, бакыр һәм бронза кою, чүлмәкчелек, зәргәрчелек, сөяк һәм таш кисү, агач эшкәртү барлыкка килә һәм бүленеп чыга.

Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләрендә болгар осталары традицияләре үсеш кичерә. Төбәк территориясе Рус дәүләтенә кушылгач, татарлар шәһәрләрдән куылып, тыелган товарлар турындагы фәрман чыгарылганнан соң, бу традицияләр бик озакка өзелә. Россиянең үзәк районнарыннан күчереп утыртылган кешеләр төбәк территориясенә яңа һөнәрләр, эшләнмәләр, техник күнекмәләр алып киләләр. 1565 елга, башлыча, җирле йомышлы халыкның ихтыяҗларын тәэмин иткән һөнәр белгечлекләренең саны 100 дән арта. Һөнәрчеләрнең яртысы чамасы азык-төлек, чирегеннән күбрәк өлеше өс һәм аяк киемнәре җитештерү, кайберләре агач эшкәртү белән шөгыльләнә. Алар (500 дән артык кеше) Казанда яшәп эшлиләр, шунда ук күкерт һәм дары эшләп чыгаручы беренче казна предприятиесе («яшел утар») барлыкка килә.

Сәнәгать XVII йөз ахырында — XIX йөз башында

XVII йөздә, гомумроссия базары оешуга бәйле рәвештә, җирле һөнәрләрнең товарлыклы асылы көчәя. Һөнәрчеләрнең саны ике тапкыр арта. Бәйле һәм яллы эшчеләр хезмәтеннән файдаланулы (11 кешегә кадәр) эре остаханәләр барлыкка килә. Аерым белгечлекләр буенча сан ягыннан беренчелекне итекчеләр, күнчеләр, тегүчеләр, тире иләүчеләр һәм баш киемнәре тегүчеләр, аннан соңгы урынны итчеләр, икмәк һәм күмәч пешерүчеләр, тегермәнчеләр һәм балыкчылар били, алардан соң балта осталары, мичкә ясаучылар, кирпеч сугучылар һәм ташчылар чиратлаша. Бу чорда татарларда шәһәр һөнәрчелеге традицияләре яңара; Казан эре һөнәрчелек үзәкләренең берсенә, төп күн һәм күн аяк киемнәре җитештерү урынына әверелә.

XVII йөз ахырында — XIX йөз башында Россия һәм халыкара базарлар, шулай ук хәрби ихтыяҗ өчен күпләп бер типтагы продукция эшләп чыгарган тармакларда мануфактура (кара Мануфактура) тибындагы, казна карамагындагы һәм хосусый предприятиеләр — Казан адмиралтействосы, Казан постау мануфактурасы, Помпа каеш-күннәре заводы, Казан дары заводы, күн эшләнмәләре мануфактуралары, комач мануфактуралары, тукыма, язу кәгазе чыгаручы, бау ишүче предприятиеләр, бакыр кою заводлары, сабын кайнату предприятиеләре (кара Сабын җитештерү) барлыкка килә. 1812 елга Казан губернасында 140 тан артык сәнәгать предприятиесе исәпләнә, аларда 4,8 меңләп кеше эшли. Эшчеләрнең күпчелеге постау (2,3 мең кеше), күн (811), бакыр (760), киҗе-мамык тукымалар (534), сабын һәм шәмнәр (183), язу кәгазе (117 кеше) җитештерү тармакларына карый. Кайбер эре предприятиеләрдә эшчеләр саны 1,6 мең кешегә җитә. Казна һәм алпавыт предприятиеләрендә беркетелгән, посессион, крепостной крәстияннәр, шулай ук рекрутлар эшли; сәүдәгәрләр, мещаннар һәм крәстияннәр милкендәге предприятиеләрдә, башлыча, ирекле яллы хезмәт файдаланыла. Предприятиеләрнең якынча 35% ы татарлар кулында була, аларда барлык эшчеләрнең 31% ы туплана (кара Буржуазия).

Сәнәгать XIX йөзнең 2 нче яртысы — XX йөз башында

XIX йөз уртасына феодаль мөнәсәбәтләрнең саклануы, илнең башка өлкәләрендәге җитештерүне оештыруда алдынгырак ысуллар һәм технологияләр кулланган предприятиеләр белән көндәшлек, чимал базасының, транспорт коммуникацияләренең һәм сәүдә конъюнктурасының үзгәрүе төбәк сәнәгатьенең традицион тармакларында кризиска китерә. Сәнәгатьнең алга таба үсеше капиталистик мөнәсәбәтләрнең (кара Капитализм) ныгып урнашуы һәм 1830 елларда текстиль, он җитештерүдә башланган сәнәгый борылыш белән бәйле. XIX йөзнең 2 нче яртысында, бигрәк тә 1860–1870 еллардагы буржуаз реформалардан соң, сәнәгатьнең барлык тармакларында диярлек катлаулы механизмнар, пар һәм нефть двигательләре (1893 елга губернада 500 дән артык берәмлек урнаштырыла) белән җиһазландырылган фабрикалар һәм заводлар барлыкка килә башлый; 1870–1890 елларда сәнәгать предприятиеләрен электрлаштыру башлана. Техник модернизация эре предприятиеләрдә сәнәгый капитал туплану һәм Бельгия («Газ һәм электр»), Франция, АКШ, Швейцариядән һ.б. илләрдән актив рәвештә эшмәкәрләр үтеп керү белән бергә бара. Сәнәгатьнең яңа формалары белән бергә һөнәрләр, вак кәсепләр дә саклана һәм үсеш кичерә.

1900 елда губернада 230 дан артык эре һәм уртача зурлыктагы сәнәгать предприятиеләре исәпләнә, аларда 13,9 мең кеше эшли һәм 16,4 млн сумлык продукция җитештерелә. Химия сәнәгате сәнәгатьнең әйдәп баручы тармакларыннан берсе була (2,4 меңнән артык кеше һәм елга 7 млн сумлык продукция). Азык-төлек җитештерү сәнәгатендә 2,6 меңнән артык кеше эшли, җитештерү күләме 4,5 млн сум тәшкил итә (ашлык эшкәртү (кара Ашлык хәзерләү һәм эшкәртү) өлешенә тармакта эшләүчеләрнең 44% ы һәм продукциянең 47% ы, шәраб, аракы һәм сыра-бал кайнату предприятиеләре өлешенә тиңдәшле рәвештә 43% һәм 39% туры килә). Җиңел сәнәгать тармагында 2,9 млн сумлык эшләнмәләр җитештерелә, 5,7 мең кеше эшли, шактый өлешне өйдә эшләүчеләр тәшкил итә (текстиль предприятиеләренең өлеше 67%, тармак эшләнмәләренең 67% ы, киез итек-киез, күн, тире иләү предприятиеләренең өлеше тиңдәшле рәвештә 33% һәм 25%). Агач эшкәртү (1,1 мең эшче һәм 953 мең сумлык продукция) һәм металл эшкәртү (1,5 мең эшче һәм 553,7 мең сумлык продукция), төзелеш материаллары сәнәгате (312 кеше һәм 174,4 мең сумлык продукция) алга китә. Губернада гына түгел, илдә дә иң эре, техник җиһазланышы һәм хезмәтне оештыру буенча алдынгы предприятиеләр исәбенә Шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин җитештерү химия заводы (2,3 мең кеше; елга 6,7 млн сум) һәм Алафузовларның завод-фабрикалар һәм җитештерү-сәүдә ширкәте җитен эрләү-туку предприятиесе (3 меңгә якын кеше; 1,5 млн сум) керә. 20 йөз башында Казан губернасы Россия күләмендә химик матдәләр алу буенча 1 нче, сабын җитештерү буенча 4 нче, күн эшләү буенча 6 нчы урыннарны били. Предприятиеләрнең күпчелек өлеше Казанда туплана (мәшгуль халыкның 85% ы һәм тулай продукциянең 81% ы). Предприятиеләр саны буенча Чистай шәһәре икенче урында була. Аерым предприятиеләр Тәтеш һәм Мамадыш шәһәрләрендә, Лаеш, Царёвококшайск, Мамадыш, Зөя, Спас, Чабаксар һәм Ядрин өязләрендә урнаша. Вак сәнәгать (тимерчелекләр, җил һәм су тегермәннәре, ярма яргычлар һ.б.) 4720 предприятиене һәм оешманы колачлый, аларда 13,4 мең кеше эшли, җитештерүнең гомуми суммасы 474,8 мең сум тәшкил итә (1900). 50 меңгә якын кеше җир эшкәртү белән бәйле булмаган һөнәрләр һәм кәсепләр (урман эшләре, мичкә ясау, читек тегү, комач, тире-яры, поташ җитештерү һ.б.) белән шөгыльләнә. Үсеш кичерүгә карамастан, губерна, башлыча, аграр төбәк булып кала; 1913 елда җан башына сәнәгый җитештерү Россиядәге уртача күрсәткечтән 3,5 тапкыр кимрәк була. Сәнәгатьнең күп кенә тармаклары сезонлы эшли, кул хезмәте өстенлек итә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында сәнәгать күбесенчә хәрби продукция чыгарган предприятиеләр (химия (шартлаткыч матдәләр), тегү һәм күн эшләү (өс һәм аяк киемнәре, амуниция) завод-фабрикалары) хисабына үсә. 1917 елда аларда сәнәгатьтә мәшгуль 43,5 мең кешедән 20,4 мең кеше, шул исәптән дары заводында 9 мең кеше, хәрби киемнәр теккән «Победа» фабрикасында 5–8 мең кеше эшли. Шул ук вакытта азык-төлек җитештерү, агач эшкәртү, сабын кайнату, полиграфия, төзелеш материаллары эшләү предприятиеләрендә җитештерү кискен кими (аларның күбесе ябыла).

Октябрь революциясеннән соңгы чор

Октябрь революциясеннән соң заводларда һәм фабрикаларда җитештерүгә һәм продукцияне бүлүгә эшчеләр контроле кертелә, 1918–1921 елларда предприятиеләрне этаплап национализацияләү уздырыла. Бер үк вакытта сәнәгать белән идарә итүнең вертикаль һәм терр. органнары булдырыла, товар-акча мөнәсәбәтләре бетерелә (кара Хәрби коммунизм), җиһазларны, чималны һәм кадрларны ябылучы вак һәм уртача зурлыктагы предприятиеләрдән эреләренә күчерү юлы белән җитештерү куәтләрен туплау гамәлгә ашырыла. 1917–1918 елларда Петроград губернасыннан Казан губернасына эре суднолар төзү (кара Суднолар төзү) һәм корыч кою предприятиеләре эвакуацияләнә. Гражданнар сугышы чорында, илнең күп кенә территорияләрендә контроль югалу шартларында, губерна Кызыл Армияне корал, сугыш кирәк-яраклары (хәрби корабльләр, артиллерия снарядлары өчен гильзалар, дары, туплар, пулемётлар, кием-салым, сабын, хәрби олаулар, чаңгылар һ.б.) белән тәэмин итүче төп базаларның берсенә әверелә. Чимал, ягулык, квалификацияле кадрлар кытлыгы, завод-фабрикаларның әйләнештә акчалары булмау, җиһазларның тузуы 1918 елда 60 ка якын эре һәм уртача зурлыктагы предприятиенең туктап калуына, эшчеләр санының 11 мең кешегә кимүенә китерә. 1920 елда башланган демобилизация сәнәгать җитештерүенең алга таба кыскаруына этәргеч бирә; 1922 елга 83 эре предприятие яраксыз хәлгә килә. 1914–1921 елларда гомуми сәнәгый продукция җитештерү 4 тапкырдан да күбрәк өлешкә, шул исәптән сабын эшләп чыгару — 20, аяк киемнәре — 5 тапкыр, җитен тукымалар җитештерү — 71% ка, күн эшләнмәләр чыгару 87% ка кими; сәнәгать эшчеләр саны (Казан буенча) 48% ка кими.

Яңа икътисади сәясәт

Яңа икътисади сәясәткә туры китереп, 1921–1922 елларда ТАССР ХХСның 252 эре, уртача зурлыктагы һәм аеруча мөһим вак предприятиеләре хуҗалык исәбендәге трестларга (Күн тресты, Электр тресты, Урман тресты, Азык-төлек тресты, Силикат тресты, Татарстан киез итекләре, Татарстан өс киемнәре, Текстиль тресты), кантон берләшмәләренә (Буа, Бөгелмә, Алабуга, Мамадыш, Чаллы, Спас, Чистай) һәм комбинатларга берләштерелә. Бондюг химия заводлары берләшмәсе һәм Казан дары заводы турыдан-туры Бөтенсоюз ХХС идарәсенә күчерелә. 41 предприятие дәүләт учреждениеләренә, кооперативларга һәм аерым затларга арендага бирелә. Капиталистик мөнәсәбәтләр элементлары яңара. 1922 елның ахырында дәүләт предприятиеләрендә 7,1 мең кеше, шул исәптән 2,36 мең — күн җитештерү, 1,6 мең — текстиль, 1,37 мең — тегүчелек, 1 мең — металл эшкәртү, 427 — химия, 361 — агач эшкәртү, 323 — полиграфия, 153 — азык-төлек җитештерү, 146 кеше электр сәнәгатьләрендә эшли. 2,5 меңнән артык һөнәрче-кустарь предприятиеләр (аларның 80% ы — хосусый милектә) республикада барлык сәнәгать продукциясенең 70% ын җитештерә. 1922–1926 елларда 60 эре предприятие торгызыла, эшчеләр саны 16,9 мең кешегә җитә. 1927 елга төп тармакларда җитештерү күләме 1913 елдагы күрсәткечләрдән арта. Бер үк вакытта эре дәүләт сәнәгатенең чагыштырмача өлеше үсә. Шулай да 1926–1927 елларда сәнәгатькә Татарстан халык хуҗалыгы тулай продукциясенең 24,3%ы гына туры килә. Оештыру һәм техник мәсьәләләрдә артталык саклана. 10–15 ел дәвамында яңартылмаган төп җитештерү фондларының тузу дәрәҗәсе 40–50% ка җитә.

Тизләтелгән индустрияләштерү сәясәте

1920 еллар ахырыннан Татарстанда, бөтен Советлар Союзындагы кебек үк, бердәм директив дәүләт бишьеллык планнары нигезендә тизләтелгән индустрияләштерү сәясәте уздырыла. 1 нче бишьеллыкта (1929–1932) капитал салулар, башлыча, традицион җирле тармакларга юнәлтелә. Илдә иң эреләрдән булган мех, киез итек-киез, фанера комбинатлары, илдәге бердәнбер кетгут заводы һ.б. төзелә, ит, сөт, икмәк пешерү, кондитер әйберләре җитештерү сәнәгатьләре индустриаль нигезгә күчерелә. 2 нче һәм 3 нче бишьеллыкларда (1933–1942) авыр индустрия планлаштырылганнан тизрәк үсеш ала; аңа барлык капитал салуларның 60% тан күбрәк өлеше, җиңел һәм азык-төлек җитештерү сәнәгатьләренә якынча 25%ы һәм 15%ы юнәлдерелә. Республикада авиация сәнәгате, приборлар төзү, ясалма каучук, кинофототасмалар, ясалма күн һ.б.ны җитештерү булдырыла. Сәнәгать потенциалының күпчелек өлеше Казан–Яшел Үзән сәнәгате төйнәлешендә туплана. Сугышка кадәрге бишьеллыклар чорында Татарстанның сәнәгать комплексына барлыгы 1,4 млрд сум чамасы капитал салына (башлыча, гомумсоюз һәм республика (РСФСР) бюджетларыннан). 60 ка якын эре, 500 дән артык уртача зурлыктагы һәм вак предприятие төзелә, электр энергетикасына нигез салына (Казан җылылык-электр үзәкләре — ТЭЦ-1,2, 20 ләп район электр станцияләре), эшләүче фабрика һәм заводларның күбесе реконструкцияләнә. Нәтиҗәдә, республика сәнәгатенең төп җитештерү фондлары 13 тапкыр, сәнәгать продукциясе эшләп чыгару 12 тапкыр (шул исәптән машиналар төзү һәм металл эшкәртүдә — 71, җиңел сәнәгатьтә — 14, азык-төлек җитештерү сәнәгатендә 9 тапкыр) арта. Республика халык хуҗалыгы тулай продукциясендә сәнәгать өлеше 86% ка (шул исәптән эре сәнәгать — 77,6%), эшчеләр саны 115 мең кешегә җитә. Татарстан сәнәгате үсешенең темплары гомумсоюз күрсәткечләреннән 1,5 тапкыр югарырак була. 1940 ка республика предприятиеләре илдә эшләп чыгарылган кино тасмаларының һәм мех эшләнмәләрнең 50% ын, киез һәм фетр аяк киемнәренең 30% ын, олеин кислотасының һәм ясалма каучук алуда кулланылучы катализаторның 100% ын җитештерәләр. Индустрияләштерү чорында сәнәгать белән идарә итүнең директива-хакимият алымнарына нигезләнгән, хезмәтне мораль стимуллаштыруның төрле формалары (соц. ярыш, стахановчылар хәрәкәте һ.б.) һәм репрессив характердагы чаралар белән чиратлашкан үзәкләштерелгән системасы (тармак халык комиссариатлары җитәкчелегендә) оеша.

Бөек Ватан сугышы еллары

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан Кызыл Армиянең аеруча мөһим сәнәгый-тыл базасына әверелә. 1941–1942 елларда республикада илнең көнбатыш өлкәләреннән эвакуацияләнгән 70 тән артык (шул исәптән 30 эре) завод һәм фабрика урнаштырыла һәм файдалануга тапшырыла, аларда 76 мең кеше эшли; предприятиеләрнең күпчелеге мобилизация планы буенча хәрби заказларны үтәүгә күчерелә, фронтка китүчеләр урынына эшче кадрлар туплау һәм әзерләү системасы җайга салына. 1943–1945 елларда сәнәгатьтә өзлексез алымнарны гамәлгә кертү, җитештерүне рационализацияләү нигезендә ТАССРда хәрби продукция эшләп чыгару арттырыла. Республиканың сәнәгать предприятиеләре фронтка 13 млрд сумлык 600 дән артык төрдә корал һәм хәрби техника, сугыш кирәк-яраклары, формалы киемнәр, шул исәптән Пе-2, Пе-8, По-2 (У-2) бомбардировщиклары, бронялы катерлар, десант баркаслары, станоклы пулемётлар, миналар, гранаталар, авиация бомбаларының корпусларын һәм шартлаткычларын, снарядлар, укчы, артиллерия һәм реактив кораллар өчен дары зарядлары, бинокльләр, авиация, артиллерия, танк һәм снайпер төзәгечләре, перископлар, аэрофотоаппаратлар, аэрофотография һәм рентген плёнкалары, навигация приборлары, медикаментлар, чаңгылар, кыска туннар, шинельләр, унтлар, комбинезоннар, шлемофоннар, парашютлар һәм асылма системалар, аяк киемнәре, формалы җиңел киемнәр, эчке киемнәр һ.б.ны җибәрәләр. 1940–1945 елларда республика сәнәгатенең тулай җитештерүе 2,2 тапкыр, шул исәптән машиналар төзүдә (сәнәгать эшләп чыгарган продукциянең 2/3 дән артык өлеше) 6,8 тапкыр арта. Сәнәгатьтә җитештерү чаралары эшләп чыгаруның чагыштырмача өлеше 48,8% тан 83,3% ка кадәр үсә. Эвакуацияләнгән куәтләр җирлегендә авиация двигательләре төзү, сәгатьләр, ит консервлары, медицина инструментлары, трикотаж һәм киҗе-мамык тукымалар җитештерү тармаклары барлыкка килә. Чистай, Алабуга һ.б. шәһәрләрдә урнашкан предприятиеләрнең саны арта. Татарстан эре индустриаль төбәккә әверелә. Сугыш тәмамлаганнан соң, сәнәгать куәтләре ремилитаризацияләнә һәм өлешчә реэвакуацияләнә, әмма аларның төп өлеше республикада кала.

Нефть сәнәгате барлыкка килү

Татарстанның алга таба индустриаль йөзе формалашу эре нефть чыганаклары ачылу, нефтьне сәнәгый чыгара башлау (1943) һәм куәтле нефть-газ чыгару комплексы оешу белән билгеләнә. 4 нче бишьеллыкта (1946–1950) нефть сәнәгатенә барлык капитал салуларның 55% ы юнәлтелә. Нефть чыгару гаять кызу темплар белән үсә (1950 елда — 866,5 мең т, 1958 елда — 31,8 млн т, 1975 елда — 104,6 млн т), нәтиҗәдә, Татарстан илдә иң эре нефть чыгаручы төбәккә әверелә (нефтьнең гомуми күләменең 30% ы). Нефть-газ чыгару ихтыяҗлары нефть-газ машиналары төзү сәнәгате барлыкка килүгә этәрә. Төзелеш материаллары сәнәгате, бигрәк тә бетон һәм тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү куәтләре күпкә үсә (1945–1958 елларда — 38 тапкыр); Урыссу һәм Зәй (Идел буенда иң эресе) ГРЭСлары төзелә. Нефть промыселлары тирәсендә шәһәр тибындагы посёлоклар челтәре үсеп чыга, азык-төлек җитештерү сәнәгате, куллану әйберләрен эшләп чыгаручы башка тармаклар предприятиеләре барлыкка килә, Татарстанның көньяк-көнчыгышында яңа эре Әлмәт-Бөгелмә сәнәгать төйнәлеше оеша.

Сугыштан соңгы елларда, нефть индустриясе үсеше белән бергә, республикада сәнәгый җитештерүнең башка, шул исәптән оборона тармаклары да, бигрәк тә машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгатьләре (элеккечә үк Казан тирәсендә туплана) үсә бара. Приборлар төзү сәнәгате, аеруча радиоэлектроника һәм исәпләү техникасы эшләп чыгару, медицина инструментлары сәнәгате интенсив үсеш кичерә, компрессорлар һәм вакуумлы җиһазлар җитештерү барлыкка килә. Киң күләмле капитал салулар нәтиҗәсендә ягулык сәнәгате Татарстанның иң эре сәнәгый тармагына әверелә. 1960 елга анда республиканың барлык сәнәгый-җитештерү фондларының 45,8% ы (шул исәптән нефть чыгаруда 44,6%) туплана; машиналар төзү һәм металл эшкәртүгә — 19,9%, электр энергетикасы һәм химия сәнәгатьләренең һәркайсына 7,8%, азык-төлек җитештерү сәнәгатенә — 5,9%, төзелеш материаллары сәнәгатенә — 4,3%, җиңел сәнәгатькә — 3,8%, урман һәм агач эшкәртү сәнәгатенә 3,1% туры килә. Сәнәгать предприятиеләрендә 287,1 мең кеше (республика халык хуҗалыгында мәшгуль халыкның 28% ы) эшли. 1940–1960 елларда сәнәгать продукциясенең гомуми күләме 12 тапкыр, шул исәптән машиналар төзү һәм металл эшкәртүдә — 57,6, төзелеш материаллары җитештерүдә — 17,2, электр энергетикасы сәнәгатендә — 13, химия сәнәгатендә — 4,5, җиңел сәнәгатьтә — 3,2, урман һәм агач эшкәртүдә, азык-төлек җитештерүдә 2,5 тапкыр арта.

1957–1963 елларда республиканың сәнәгать комплексы белән Татарстан икътисади районының ХХС, 1963–1964 елларда Урта Идел ХХС профиль идарәләре тарафыннан җитәкчелек ителә. Идарә итүнең тармак принцибыннан территориаль принципка күчү омтылышы илнең аерым төбәкләрендәге предприятиеләр арасында яшәп килгән хуҗалык багланышларының бозылуына, фән һәм җитештерү арасындагы элемтәләрнең йомшаруына китерә.

Автомобиль җитештерү сәнәгатен оештыру

1950 еллар ахырында — 1970 елларда республикада нефть чыгару җирлегендә нефть-газ эшкәртү сәнәгате һәм нефть химиясе сәнәгате оештырыла; соңыннан нефть чыгару һәм нефть химиясе предприятиеләре төзүдән бушаган төзелеш оешмалары һәм эре төзелеш индустриясе автомобиль җитештерү сәнәгатен оештыру җирлеген тәшкил итәләр. Илдә полимер чимал һәм автомобиль шиннары җитештерү буенча алдынгы технологияләргә ия иң эре нефть химиясе предприятиеләре («Түбәнкаманефтехим», «Түбәнкамашин», «Казаноргсинтез») һәм йөк автомобильләре чыгаручы заводлар комплексы (кара КАМАЗ) төзелә. Энергияне күп кулланучы нефть химиясе һәм автомобиль җитештерү сәнәгате ихтыяҗлары электр энергетикасының куәтләрен алга таба үстерүгә китерә (кара Түбән Кама ГЭСы). Яңа нефть химиясе, автомобильләр төзү, энергетика предприятиеләре һ.б. Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексының үзәген хасил итәләр. 1970 елларның 2 нче яртысында нефть химиясе һәм автомобильләр төзүнең куәтләрен арттыру белән бер үк вакытта чимал (нефть һәм урман) тармакларында җитештерү күләме кими бара, бу табигый запасларның азаюы белән бәйле була һәм республиканың көньяк-көнчыгышында хезмәт ресурсларының бушануына, социаль вазгыятьнең начараюына китерә. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә гомуми кысаларда сәнәгать комплексының хәзерге структурасы оеша. 1985 елда сәнәгатьнең төп фондларының гомуми күләмендә һәм керемендә әйдәүче тармакларның чагыштырмача өлеше (%): машиналар төзү һәм металл эшкәртү — 36,4 һәм 39,5, ягулык — 26,1 һәм 19,7, химия һәм нефть химиясе — 20,0 һәм 23,2, электр энергетикасы 9,0 һәм 8,2, төзелеш материаллары җитештерү — 2,8 һәм 1,6, азык-төлек җитештерү — 2,3 һәм 4,7, җиңел сәнәгать — 1,1 һәм 5,7, урман, агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате — 0,8 һәм 0,6. 1960–85 елларда сәнәгать продукциясенең күләме 6 тапкыр, шул исәптән машиналар төзү һәм металл эшкәртүдә — 20,6, химия һәм нефть химиясендә — 18,3, электр энергетикасында — 12,2, төзелеш материаллары сәнәгатендә — 5, азык-төлек җитештерүдә — 3, җиңел сәнәгатьтә — 1,8, урман, агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгатендә — 1,5, ягулык сәнәгатендә 1,4 тапкыр арта. Сәнәгый җитештерү персоналының саны 610,2 мең кешегә җитә (республика халык хуҗалыгында мәшгуль халыкның 33,3% ы). ТАССР илнең индустриаль яктан иң алга киткән төбәкләренең берсенә әверелә.

Сәнәгатьтәге структур үзгәрешләр

Авыр индустриянең планлаштырылганнан тизрәк үсеше Татарстанның гомумсоюз ихтыяҗлары өчен җитештерү чаралары (җиһазлар, чимал һәм материаллар) эшләп чыгаруга йөз тоткан төбәккә әверелүенә китерә. Республикадан читкә сәнәгать продукциясенең 70% тан, шул исәптән нефть, машиналар төзү һәм химия продукциясенең 90% тан артык, җиңел һәм азык-төлек җитештерү сәнәгате эшләнмәләренең (авыр һәм җиңел сәнәгатьләрнең) 40% тан артыграк өлеше оборона максатларындагы продукция җитештерүдә файдаланыла. Сәнәгатьтәге структура үзгәрешләренә фәнни-техник революция зур йогынты ясый. 1965–1985 елларда республика предприятиеләрендә урнаштырылган механикалаштырылган өзлексез линияләрнең саны 656 дан 2769 га, автомат линияләрнеке 74 тән 695 кә, комплекслы-механикалаштырылган һәм автоматлаштырылган участокларның, цех һәм производстволарның саны 168 дән 1155 кә, комплекслы-механикалаштырылган һәм автоматлаштырылган предприятиеләр 8 дән 54 кә кадәр арта. Сәнәгый хезмәтнең электр белән тәэмин ителеше һәм җиһазландырылуы 2,9 тапкыр (шул исәптән машиналар төзүдә һәм химия сәнәгатендә — тиңдәшле рәвештә 3,5 һәм 6,3 тапкыр) үсә. Автоматлаштырылган идарә системаларын гамәлгә кертү җәелдерелә. Сәнәгый персонал арасында инженер-техник хезмәткәрләрнең өлеше 11% тан 16% ка кадәр арта. Бу җитештерүнең меңнәрчә эшче эшләгән берләшмәләр төзелүдә чагылыш тапкан катлаулы концентрация, специальләшү һәм кооперация процессларын тудыра, җитештерү процессларында теоретик белемнәрнең роле арту фәнни-җитештерү берләшмәләре оешуга китерә.

1970 еллар ахырыннан, СССРның барлык сәнәгать комплексындагы кебек үк, республика сәнәгатендә алгарыш белән беррәттән тискәре күренешләр көчәя: җитештерүнең нәтиҗәлелеге түбәнәю, халык куллануы продукциясенең тиешле күләмдә җитештерелмәве күзәтелә. Моннан тыш 1980 елларда җитештерелгән продукция, республикада бер кешегә күчереп исәпләгәндә, СССРдагы уртача күрсәткечтән өчтән бер өлешкә артыграк, әмма товарлар куллану һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдалану, социаль өлкә объектлары белән тәэмин ителеш Союздагы һәм Россиядәге уртача дәрәҗәдән түбән була.

Сәнәгатьнең алга таба үсеше 1980 елларның 2 нче яртысында башланган сәяси, икътисади һәм социаль реформалар белән тыгыз бәйле. 12 нче бишьеллыкта (1986–1990) предприятиеләрнең мөстәкыйльлеге арта, хуҗалык эшчәнлегенең яңа формалары таралыш ала. 1990 елда 524 сәнәгать предприятиесе һәм берләшмәсенең 67 се аренда подряды тәртибендә эшли; аларның чагыштырмача өлеше гомуми сәнәгый продукция күләмендә 6,1%, сәнәгый-җитештерү персоналының гомуми исәбендә 5,4% тәшкил итә. Халык куллануы һәм җитештерү-техник юнәлеш продукциясен 21,6 мең кеше эшләгән 643 кооператив чыгара (продукциянең гомуми бәясе 283,5 млн сум). Бу чорда сәнәгатькә социаль хасият бирү буенча беренче адымнар ясала, республика төбәк хуҗалык исәбе принципларын эшләү башлана.

1990 елларда сәнәгать кризисы

1990 елларда сәнәгатьтә аеруча кискен үзгәрешләр була. Дәүләт заказы күп тапкырларга кыскару, СССР таркалу нәтиҗәсендә икътисади багланышлар системасы җимерелү, предприятиеләрне конверсияләү һәм диверсификацияләү өчен матди мөмкинлекләр булмау, салымнарның, чималга, җиһазларга һәм энергия чыганакларына бәяләрнең артуы, читтән кертелгән арзанлы товарларның көндәшлеге, халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү сәнәгый җитештерү күләмнәренең катастрофик рәвештә түбән тәгәрәвенә китерә; 1990–1994 елларда Татарстанда аның иң зур күрсәткече 40%, шул исәптән нефть химиясе сәнәгатендә — 50%, ягулык сәнәгатендә — 30%, урман, агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгатендә — 28%, электр энергетикасы һәм төзелеш материаллары җитештерүнең һәркайсында 26%, азык-төлек җитештерү сәнәгатендә 20% тәшкил итә. Бу кризис аеруча машиналар төзү һәм металл эшкәртүдә (бигрәк тә оборона сәнәгате комплексында) һәм җиңел сәнәгатьтә тирәнәя һәм озакка сузыла: 1990–97 елларда аларда җитештерү тиңдәшле рәвештә 63% ка һәм 71% ка кыскара. Җитештерүнең кимүе куәтләрнең тулысынча файдаланылмавына, сәнәгатьтә эшләүчеләр санын күпләп кыскартуларга (1998 елда 397,6 мең кеше) китерә. Күп кенә предприятиеләр бөлгенлеккә төшә һәм ябыла. 1995 елдан продукцияне читкә чыгаруга йөз тоткан тармакларда (нефть чыгару, нефть химиясе сәнәгате, агач эшкәртү), шулай ук азык-төлек, нефть-газ чыгару җиһазлары, җиңел автомобильләр җитештерүдә чагыштырмача үсеш башлана. Бу елларда республика эчендә кооперация тирәнәюгә юнәлеш ала; күп кенә машина төзүче предприятиеләр нефть-газ һәм нефть химиясе сәнәгатьләре өчен төрле җиһазлар эшләп чыгаруны үзләштерәләр.

Хосусыйлаштыру

1992 елда башланган хосусыйлаштыру барышында сәнәгатьтә күп укладлы базар икътисадын барлыкка китергән киң колачлы үзгәрешләр була. 2006 елга сәнәгать предприятиеләренең 73,6% ы хосусый милеккә күчә; аларның республика сәнәгатендәге өлеше: эшләүчеләр саны буенча — 39%, төп фондлар буенча — 19,1%, гомуми җитештерү күләме буенча — 36%. Предприятиеләрнең 12,4% ы катнаш милектә була; республика сәнәгатендә аларга эшләүчеләрнең 42% ы, төп фондларның 71,1% ы, гомуми җитештерү күләменең 56%ы туры килә. Кече формалы предприятиеләрнең саны шактый — 2,7 меңгә кадәр арта (30,6 мең кеше эшли); алар 14,1 млрд сумлык продукция җитештерәләр, эшләр башкаралар һәм хезмәт күрсәтәләр. Интенсив рәвештә чит ил капиталы катнашындагы предприятиеләр оештырыла; 2006 елда ТРда җитештерү күләме 910 млн һәм 224,2 млрд сум булган 24 чит ил предприятиесе һәм 118 уртак предприятие эшли. 1990 елларның 2 нче яртысыннан Татарстан предприятиеләрендә җитештерүнең рентабельлеген күтәрү өчен эчке структураны оптимальләштерү, халыкара таләпләргә җавап бирүче сыйфат менеджменты системаларын гамәлгә кертү белән бәйле актив процесслар бара. Холдинглар төзелә, сәнәгатькә стратегик инвесторлар (банклар һ.б. финанс институтлары, эре компанияләр) килә. Республикадагы күп кенә оборона сәнәгате комплексы предприятиеләрен интеграцияләү, шулай ук аларның федераль интеграцияләнгән структураларга керүе юнәлешендә эш алып барыла.

1990 еллар башында элек Союзга һәм Россиягә буйсынулы сәнәгать предприятиеләренең зур өлеше ТР дәүләт органнары карамагына күчә (к. Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация, 1990; «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында шартнамә», 1994). Моңа бәйле рәвештә индикатив идарә системасына нигезләнгән һәм салым ташламалары, кредитлар, инвестицияләргә дәүләт гарантияләре бирү, бурычларны реструктуризацияләү һәм финанс ягыннан савыктыру, чималга һәм энергия ресурсларына тарифларны көйләү, предприятиеләрне чимал һәм заказлар (шул исәптән дәүләт заказлары) белән тәэмин итү, лизингның төрле формаларын файдалану, республика эчендә һәм төбәкара кооперация җәелдерү, тышкы икътисади багланышлар урнаштыру юлы белән җирле товар җитештерүчеләргә булышлык итүгә юнәлтелгән төбәк сәнәгый сәясәте активлаша. Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда сәнәгатьне хосусыйлаштыру акрынрак темпларда, дәүләтнең көйләүче роле шактый сакланган шартларда бара (базарга «йомшак» керү сәясәте). 1990 еллар ахырында җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм көндәшлеккә сәләтле югары өстәмә бәяле продукция чыгару максатында ТРның сәнәгый сәясәтендә кризис шартларында предприятиеләргә ярдәм итүдән аларның инновацион үсешен стимуллаштыруга күчеш ясала. Даими рәвештә нефть-газ-химия комплексын, инновацион эшчәнлекне үстерү, энергияне һәм ресурсларны саклау, адреслы инвестицияләү, продукция сыйфатын күтәрү буенча максатчан республика программалары эшләнә һәм гамәлгә ашырыла. Түбән Камада дәүләт булышлыгы белән яңа нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләре төзелә. 2006 елда республика дәүләт идарәсе органнары тарафыннан төп юнәлеш сыйфатында сәнәгатьнең кластерларга кергән эре предприятие-үзәкләрне комплектлаучы эшләнмәләр һәм иярчен продукция белән тәэмин итүче вак һәм уртача зурлыктагы оешмалар, фәнни-техник, финанс-кредитлаучы учреждениеләр, уку йортлары белән үзара бәйләнешләренә нигезләнгән, төп тармаклар үсешендә өстәмә нәтиҗә бирүче кластерлы үсеш стратегиясе билгеләнә. Татарстанда нефть химиясе һәм автомобиль кластерлары барлыкка килә, энергетика, урман сәнәгате, көнкүреш техникасы җитештерүчеләр кластерлары оеша. Республикада зур фәнни-техник һәм мәгариф потенциалы туплану сәнәгать үсеше өчен уңайлы шартлар тудыра. Кече һәм урта эшмәкәрлекнең югары технологияле продукция җитештерүдә катнашуын активлаштыру өчен, республикада технопарклар челтәре формалаша, аңа «Идея» (Казан), «Восток» (Чистай) инновацион-җитештерү технопарклары, Кама «Мастер» индустриаль паркы (Чаллы һәм ТР районнарындагы шундый ук 12 мәйданчык), «Химград» технополисы (Казан), Түбән Кама сәнәгый округы һ.б. керә. Чит илләр инвестицияләрен җәлеп итү өчен, «Алабуга» аерым икътисади зонасы ачыла. Структур реформалар, уйланылган сәнәгый сәясәт, оешмаларның яңа шартларга яраклашуы, продукциянең яңа төрләренә күчү, икътисади конъюнктура үзгәрү нәтиҗәсендә 1990 еллар ахырыннан сәнәгать тармакларының күпчелек өлешендә тотрыклы үсеш тенденциясе күзәтелә.

Татарстан сәнәгатенең хәзерге торышы

2013 елда Татарстан сәнәгатендә 8,5 меңнән артык оешма һәм аларның территориаль аерымланган бүлекчәләре (шул исәптән 631 эре һәм уртача зурлыктагы предприятие) исәпләнә, төп фондларның бәясе 1007,7 млрд сум, эшләүчеләр саны 399,5 мең кеше (тиңдәшле рәвештә республикадагы барлык төп фондларның һәм эшләүчеләрнең 59,7% ы һәм 22% ы) тәшкил итә. Сәнәгать предприятиеләре 1549,2 млрд сумлык продукция җитештерәләр, эшләр башкаралар һәм хезмәт күрсәтәләр. Продукциянең тармаклар буенча бүленеше: эшкәртү — 68,5%, чыгару-җитештерү — 23,7%, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү, бүлү — 7,8%, файдалы ягулык-энергетика казылмалары чыгару — 23,6%, химия һәм нефть химиясе продукциясе — 17,4%, транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү — 20,3%, нефть продуктлары — 7,3%, азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр — 6,8%. ТР икътисадының барлык керемнәренең 77,8% ын сәнәгать бирә. Сәнәгать экспортын 22,4 млрд АКШ доллары тәшкил итә, шуның 20,8 млрды — ерак, 2,2 млрды якын чит илләргә туры килә. Сәнәгатьнең төп капиталына 179,1 млрд сум, шул исәптән эшкәртүгә — 64,8%, табу-чыгаруга — 22,7%, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү, бүлүгә 12,2% инвестицияләнә. Соңгы елларда гомуми продукция, читкә чыгару һәм инвестицияләр күләмендә эшкәртү тармакларының өлеше тотрыклы рәвештә үсә бара. Шул ук вакытта республика сәнәгатендә күп кенә проблемалар бар: сәнәгать продукциясен читкә чыгаруда чимал юнәлеше өстенлеге (50% чамасы чи нефтькә туры килә), алга киткән илләр белән чагыштырганда, өстәмә бәяле продукция җитештерү үсешенең, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм рентабельлелекнең, үзкыйммәтне, энергия һәм ресурслар сарыф итүне киметүнең түбән күрсәткечләре саклана. Тармакларда эшчеләр хезмәтенә түләүдә шактый зур аерма күзәтелә: 2013 елда уртача хезмәт хакы чыгару-җитештерү тармакларында — 41,2 мең сум, эшкәртүдә — 26,4 мең, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү, бүлүдә 32,9 мең сум тәшкил итә.

2014 елда продукция күләме арту бигрәк тә приборлар төзү, нефть химиясе, нефть эшкәртү, автомобильләр төзү тармакларында югары була. Сәнәгать җитештерүнең күләмнәре буенча Татарстан РФ төбәкләре арасында Идел буе федераль округында 1 нче һәм илдә 5–6 нче урыннарны били.

Чыганаклар   

Ведомость о фабриках и заводах Казанской губернии за 1900 год. К., 1901;

История Татарии в материалах и документах. М., 1937;

Индустриализация Татарской АССР. 1926–1941: Док. и материалы. К., 1968;

Промышленность и рабочий класс Татарии (1946–1980): Док. и материалы. К., 1986;

Республика Татарстан. 1920–2000: Стат. сб. К., 2001.

Әдәбият  

Материалы по истории Татарии. К., 1948. Вып. 1;

Зайцев А.И. Подъём экономики и культуры Татарии за 40 лет. К., 1957;

Азизов К.И. Промышленность Татарии и пути повышения её эффективности. К., 1973;

Назипова К.А. Национализация промышленности в Татарии (1917–1921 гг.). М., 1976;

Гильманов З.И. Татария в Великой Отечественной войне 1941–45 гг. К., 1977;

Белялов У.Б. Руководство Коммунистической партии социалистической индустриализацией в национальных республиках Среднего Поволжья (1926–1940 гг). К., 1978;

Рабочий класс Татарии (1861–1980 гг.). К., 1981;

Проблемы истории рабочего класса Татарии: Сб. статей. К., 1984;

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана: В 2 т. К., 2001;

Калимуллин А.М. Природоохранные проблемы в контексте индустриального развития Татарстана в 1960-х — начале 1990-х годов. К., 2005;

Гатауллина-Апайчева И.А. Среднее Поволжье в годы экономической политики: социально-экономические процессы и повседневность. К., 2007.

Авторлар — С.Г.Белов, Г.Я.Мәүлетова