Сәламәтлек саклауның төп бурычлары: халыкның сәламәтлек дәрәҗәсе торышын өйрәнү, авыруларны дәвалау һәм кисәтү; сәламәт тормыш һәм эш шартлары тудыруга юнәлтелгән санитар-эпидемия һәм экология чараларын билгеләү; сәламәтлек саклау өлкәсендә кеше хокукларының саклануын, сәламәтлеген югалткан очракта, гражданнарның социаль яклануын тәэмин итү; амбулатор-поликлиника, стационар һәм санатор медицина ярдәме күрсәтүнең комплекслылыгын һәм өзексезлеген тәэмин итү; физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру; медицина деонтологиясе нормалары һәм кагыйдәләрен үтәү.

Урта гасырда сәламәтлекне саклау

Татарстан территориясендәге табиблар һәм дәвачылар турындагы иң беренче мәгълүматлар Идел буе Болгар дәүләтенең элгәреге чорларына карый (IX–X йөзләр). Дәүләттә яшәүчеләр арасында табиблык гыйлеме таралуга Шәрекъ табиб-галимнәренең (Әбүгалисина һәм башкалар) хезмәтләре һәм гамәл-тәҗрибәләре белән таныш булу, көндәлек тормышка мөселман йолалары кертелү этәргеч бирә.

Дару үләннәре һәм аларны куллану ысуллары турында җирле белгечләрнең трактатлары күренә башлый (кара Халык медицинасы).

Мәдрәсәләрдә дин гыйлеме белән бергә дөньяви фәннәр, шул исәптән табиблык гыйлеме нигезләре дә бирелә. Шәрекънең мәдәният-мәгърифәт үзәкләренә (Бохара, Сәмәрканд, Багдад һәм башка шәһәрләр) барып уку таралыш ала.

XX гасырга кадәр

Дәүләт халык сәламәтлеген саклау системасы барлыкка килү XVIII йөзнең беренче яртысына туры килә.

1776 елда табиблык идарәсе, җәмгыяви тәрбия приказлары (мохтаҗларга медицина-социаль ярдәм күрсәтү системасы) оеша, алар карамагында дәваханәләр һәм дәвалап булмый торган авырулар йортлары эшли башлый.

Казанда беренче медицина стационары — хәрби госпиталь — 1809 елда ачыла.

XIX йөз уртасына Казандагы 175 ятак-урынлы губерна хастаханәсе (хәзер Карл Маркс урамындагы кардиология диспансеры), психик авырулар йорты, мохтаҗлар һәм караучысыз картлар йорты, никахтан тыш туган сабыйлар йорты һәм 3 ятимханә Җәмгыяви тәрбия приказы карамагында була.

Губернадагы беренче хастаханәләр: Казан шәһәр хастаханәсе (1807 ел), Спас хастаханәсе (1833 ел), Казан университетының «Иске клиника»сы (1840 ел), Чистай хастаханәсе (1844 ел).

XIX йөз уртасына, земство җирле үзидарәсе кертелү чорына, авыл җирендә 1,5 млн кешегә 4 табиб һәм 46 фельдшер, 10 мең кешегә уртача 1,3 ятак-урын туры килә.

Губерна халкы сәламәтлегенең торышы үлем-китем дәрәҗәсенең гаять югары булуы белән билгеләнә. Казанда 1 мең кешегә 39,4 үлем очрагы туры килә, сабыйлар үлеме исәбе 100 балага 40 үлем очрагы тәшкил итә (1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча). Губерна халкының хәерчелеге һәм наданлыгы шулай ук йогышлы һәм «социаль чирләр» дип йөртелүче авыруларның киң таралуына сәбәп була.

Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүнең земство үзидарәсе принципларына нигезләнеп оештырылуы республика сәламәтлек саклау тарихында уңай күренеш буларак бәяләнә (кара Земство медицинасы).

Төбәктәге медицина фәне һәм сәламәтлек саклау үсешендә, табиб кадрлар әзерләүдә 1814 елда Казан университетында медицина факультеты ачылу әһәмиятле роль уйный. Беренче 15 ел эчендә 35 дәвалау белгече әзерләнә, 1917 елга кадәр 4493 табиб укытып чыгарыла. Казан университеты озак вакытлар буена Идел буе, Урал, Себер һәм Урта Азия өчен табиб кадрлар әзерләүче бердәнбер үзәк булып кала бирә.

1913 елга Казан губернасында 37 хастаханә, 46 фельдшерлык пункты исәпләнә, аларда 47 табиб һәм 171 урта медицина персоналы эшли. Гомуми үлем-китем дәрәҗәсе 1 мең кешегә 27,2 очракка кадәр кими, йогышлы авыруларга каршы көрәштә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелә. Сәламәтлек саклауны оештыру мәсьәләләре фәкать Октябрь революциясеннән соң гына дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә башлый.

Совет чоры

Совет чорында тиз арада сәламәтлек саклау системасының төбәк идарә органнары төзелә. 1918 елда — Казан губернасы сәламәтлек саклау бүлеге, 1920 елда ТАССР сәламәтлек саклау Халык комиссариаты (1946 елдан — министрлык) оештырыла. Дәүләт үзәкләштерелгән сәламәтлек саклау системасын төзүгә нигез салына.

1920 елда Казанда 9 дәүләт хастаханәсе, Казан университеты һәм Клиник институт (1925 елдан — ГИДУВ) клиникалары, хәрби госпиталь, округ психиатрия һәм тимер юл хастаханәләре, Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы 2 хастаханә эшли (3 мең ятак-урын).

Авыл җирендә 75 табиблык участогы исәпләнә, аларда 66 табиб хезмәт куя.

Йогышлы авыруларга каршы фәнни тикшеренүләр, бактерия препаратлары һәм прививка материаллары җитештерү белән Бактериология институты (1900 елда нигезләнә) шөгыльләнә.

1920 елда ТАССР сәламәтлек саклау Халык комиссариаты каршында 57 санитар табибын берләштергән санитар-эпидемия хезмәте секциясе булдырыла (1917 елга кадәр Казанда 1 санитар табибы эшли, кара Татарстан Республикасында санитария-эпидемиология хезмәте).

Совет медицинасының 1930 еллардагы казанышларын ваба, чәчәк, кайтма тиф авырулары, трахомага каршы нәтиҗәле чаралар күрү; аналар һәм балалар сәламәтлеген саклау системасы булдыру, аналар һәм яңа туган балалар үлеме дәрәҗәсенең кимүенә китергән стационар акушерлык ярдәме оештыру тәшкил итә. Индустриальләштерү һәм крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләрнең сәламәтлеген саклау өлкәсендә чаралар күрелә; сәнәгать пр-тиеләрендә — медицина-санитар частьлары, колхоз һәм совхозларда сәламәтлек саклау пунктлары һәм бала тудыру йортлары булдыру эшенә керешелә.

1920–1930 елларда Казанда Табибләр белемен күтәрү клиник институты, Стоматология, Кан салу, Туберкулёз, Трахома, Татарстан ортопедия һәм травматология, Социаль сәламәтлек саклау һәм гигиена институтлары оештырыла.

Казан университетының медицина факультеты мөстәкыйль институт статусы ала (1930 ел).

1935 елда авыл халкына медицина хезмәте күрсәтү радиусы 45 км дан 20 гә кала, бер хастаханәгә туры килүче авырулар саны 49 мең кешедән 17,3 меңгә кадәр кими.

1940 елга республикадагы хастаханәләр саны — 2, ятак-урыннар саны — 3,9, табиблар саны — 4,3, урта медицина персоналы саны 8,6 тапкыр арта.

Бер үк вакытта махсус урта белем бирүче медицина уку йортлары челтәре (кара Казан медицина көллияте, Казан медицина-фармацевтика училищесе), санаторий-курорт ярдәме системасы («Иж минераль сулары», «Бәкер» курортлары, «Казан», «Крутушка», «Васильево» санаторийлары һ.б.) булдырыла. Йогышлы авыруларны кисәтүнең уңышлы алып барылуы төп демографик күрсәткечләрне күпкә яхшырта.

1940 елда республикада гомуми үлем-китем очраклары күрсәткече 33,1 дән (1913 ел) 26,4 кә, яңа туган балалар арасындагы үлем очраклары (1 мең тере туган балага) 340 тан (1913 ел) 214,4 кә кадәр кими. Трахома, бизгәк авыруы (малярия), кызылча (скарлатина), корчаңгы бетерелә.

Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР яралыларны дәвалау һәм тернәкләндерү үзәкләренең берсе була.

Республикада төрле профильдәге 59 эвакогоспиталь эшли (35 мең ятак-урын), аларда 350 меңнән артык яралы һәм авыру дәвалана, 200 меңнән артыгы кабат сафка баса, Татарстан ортопедия һәм травматология инститында дәвалануын дәвам итүчеләр дә күп була.

Сугыштан соңгы елларда нефть чыгару сәнәгате алга киткән шәһәрләрдә сәламәтлек саклау структурасы актив үсеш ала. Зеленодольск, Чистай, Алабуга, Менделеев һәм башка район үзәкләрендә шәһәр һәм район хастаханәләре, поликлиника һәм медицина-санитария частьлары ачыла.

1960–1970 еллар сәламәтлек саклау системасының матди-техник һәм кадрлар потенциалы нык үсү белән характерлана.

Сугыштан соңгы 20 ел эчендә республика хастаханәләрендәге ятак-урыннар саны — 2 тапкыр (20,5 меңгә кадәр), табиблар саны — 2,8 тапкыр (4,6 меңгә кадәр), урта медицина персоналы саны 3 тапкыр (15,8 меңгә кадәр) арта.

1982 елда Республика клиник хастаханәсе (1210 ятак-урын), Балалар медицина үзәгенең (755 ятак-урын, кара Республика балалар клиник хастаханәсе) яңа биналары сафка басу, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә хастаханә учреждениеләре һәм тулаем 3635 ятак-урынлы 40 тан артык үзәк район хастаханәләре төзелү Татарстан сәламәтлек саклау тарихының мөһим сәхифәсен тәшкил итә. Санаторий һәм профилакторийлар челтәре киңәя (5150 урын). Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү күләме шәһәр дәрәҗәсенә җитә.

1970–1980 елларда сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа куәтләр файдалануга тапшырылмастан, хастаханәләрдә ятак-урыннар саны арту, медицина учреждениеләрен финанслау һәм техник яктан тәэмин итүнең түбән дәрәҗәдә булуы кебек тискәре күренешләр күзәтелә. Сәламәтлек саклау системасына үзгәртеп корулар таләп ителә.

1990 елларда социаль-икътисади кризис шартларында туучылар саны кимү белән бергә (1 мең кешегә — 13 очрак) үлем-китемнәр саны арта. Үлүчеләр арасында хезмәт яшендәгеләр 26% тәшкил итә. Хезмәт яшендәге ир-атлар үлеме хатын-кызлар белән чагыштырганда 4 тапкырдан артык була. Туберкулёз, ВИЧ-инфекция, гепатит, наркомания, алкоголизм белән авыру һәм үлем очраклары кискен арта. Әлеге вазгыятьне үзгәртү максатыннан Татарстан Республикасында стратегик үсеш юнәлешләре билгеләнә һәм «Татарстан Республикасы гражданнарының медицина иминияте турында» (1993 ел), «Гражданнарның сәламәтлеген саклау турында» (1998 ел) законнары; Татарстан Республикасы Президентының «Төбәкара клиник диагностика үзәге турында» (2000 ел) Указы; Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының 1995–1996 елларга яман шеш авыруларына каршы көрәш программасын раслау турында» (1995 ел), «Татарстан Республикасында туберкулёз буенча эпидемиологик халәтне тотрыкландыру чаралары турында» (1998 ел), «Татарстан балалары» республика программасы турында» (2002 ел), «Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау үсеше концепциясе турында» (2003 ел) карарлары; «Эчәргә яраклы су» (1999 ел), йогышлы авыруларга каршы 2001–2005 елларга исәпләнгән вакцинацияләү һәм авыруларны кисәтү (1999 ел) программалары һәм башкалар кабул ителә.

Бүгенге көн

2003 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының амбулатория-поликлиника учреждениеләре челтәре 102 мөстәкыйль поликлиника һәм амбулаторияне, хастаханә учреждениеләре составындагы 198 поликлиниканы, 36 диспансер һәм 28 стоматология поликлиникасын берләштерә.

Дәвалау учреждениеләре план буенча сменага 10 мең кешегә 207,9 кеше исәбеннән кабул итү куәтенә ия, ягъни һәр кеше бер ел эчендә поликлиникага уртача 11,4 тапкыр мөрәҗәгать итә ала. Хастаханәләрнең ятак-урыннар белән тәэмин ителү дәрәҗәсе 10 мең кешегә 94,7 кеше туры килә (республика халкының 22,1% ы стационар ярдәм ала). Стационарлар һәм поликлиникалардагы көндезге дәвалану ятак-урыннарыннан ел дәвамында 100 меңгә якын авыру файдалана.

2003 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы учреждениеләрендә 13 меңнән артык табиб, 50 меңгә якын урта медицина персоналы эшли. Белгечләр белән тәэмин ителү дәрәҗәсе 10 мең кешегә 34,4 табиб һәм 104 урта медицина персоналы тәшкил итә.

Табибларның — 55% ы, урта медицина персоналының 50% ы квалификация категориясенә, медицина хезмәткәрләренең 77% ы белгечлек сертификатына ия. Халыкка югары квалификацияле махсус медицина ярдәме күрсәтү эшендә Татарстан Республикасының югары уку йортлары һәм башка медицина фәнни уку-укыту учреждениеләре галимнәре актив катнаша.

Республиканың сәламәтлек саклау системасында 2 меңнән артык медицина фәннәре кандидаты һәм 220 медицина фәннәре докторы хезмәт куя. Гамәли медицина өлкәсендә 300 гә якын медицина фәннәре кандидатлары һәм 23 медицина фәннәре докторлары эшли.

Медицина кадрларының югары профессиональ дәрәҗәсе Казан медицина академиясе һәм Казан медицина университетында системалы рәвештә белем күтәрү юлы белән тәэмин ителә.

Табибларга дипломнан соңгы белем бирү 40 төр белгечлек буенча алып барыла. Казан медицина университетында республика районнарыннан махсус юллама буенча ел саен 200 кеше укый. Дәүләт эпидемиология күзәтчелеге системасы 56 оешманы берләштерә, аларда 900 табиб һәм 1700 дән артык урта медицина персоналы эшли.

Республикада күп укладлы фармацевтика базары эшчәнлек алып бара (Казанда — 33, республика районнарында 31 аптека), дару матдәләре сатып алуны финанслау үзәкләштерелгән система буенча тормышка ашырыла. 2001 елда бер кешене дару матдәләре белән тәэмин итү өчен бюджет һәм мәҗбүри медицина иминияте системаларыннан тотылган уртак чыгымнар уртача 216 сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасында 3670 урынга исәпләнгән 9 санаторий һәм курорт («Васильево», «Жемчужина», «Ливадия», «Казан», «Бәкер», «Иж минераль сулары», «Крутушка», «Санта», «Сосновый бор»); көчле авырулардан соң өстәмә дәвалау, инвалид балалар, балаларны әти-әниләре белән бергә кабул итү; йөкле хатыннар өчен тернәкләндерү бүлекләре булган, 3865 ятак-урынга исәпләнгән 40 санаторий-профилакторий эшли.

Дәвалауда минераль сулар, дәва ләме (30 дан артык файдалы чыганак ачыкланган) киң кулланыла. Авыруларны өстәмә дәвалау 85% тан артык очракта аларның эшкә сәләтлелеген торгызырга һәм актив тормышка кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Ел саен 50 меңнән артык кеше өстәмә дәва ала. Бу өлкәдә 80 нән артык табиб һәм 335 урта медицина персоналы хезмәт куя.

2014 елда республика халкының уртача гомер озынлыгы 72,2 ел тәшкил итә. Татарстан Республикасында халкының сәламәтлек торышын күрсәтүче төп күрсәткечләр (2013 ел, 1 мең кешегә): туучылар саны — 14,7, үлүчеләр саны — 12,1, 1 яшькә кадәрге балалар үлеме очраклары (1 мең исән туган балага) — 7,0.

Йогышлы авырулар структурасында иң зур күрсәткечләр грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ), паразитлар тарата торган авырулар, вируслы гипатит һәм социаль шартларга бәйле авырулар өлешенә туры килә. Республика сәламәтлек саклау өлкәсе өчен авыруларны кисәтү мәсьәләләре, эчә торган суның, һаваның, азык-төлекнең сыйфатын яхшырту актуаль булып кала.

1990–2000 еллар заманча техника һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән медицина учреждениеләре сафка басу, югары технологияле төбәкара, республика һәм шәһәр медицина үзәкләре барлыкка килү белән характерлана. Сәламәтлек саклау өлкәсендә заманча алдынгы дәвалау һәм диагноз кую, идарә итү технологияләре гамәлгә кертелә.

2010 еллардан Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү яңа көч белән дәвам иттерелә. 2013 елда республиканың 44 муниципаль җирлегендә 75 фельдшер-акушерлык пункты, Казанның Нагорный бистәсендә амбулатория, Татарстан Республикасында Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика онкология клиник диспансерында 57 ятак-урынлы радиология корпусы, Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсе базасында 369 ятак-урынга исәпләнгән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Казандагы Азино-1 микрорайонында дүрт катлы, сменага 280 авыру кабул итәрлек балалар поликлиникасы (№2–43) төзелеп, кулланышка тапшырыла. Татарстанда 4 медицина профилактикасы үзәге (Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән), шундый ук 19 бүлек, 116 кабинет бар; 66 балалар сәламәтлеге кабинеты, 760 «Сәламәтлек мәктәбе», балалар өчен — 6, өлкәннәр өчен 415 сәламәтлек үзәге исәпләнә.

2013 елда сәламәтлек саклау өлкәсендәге гамәли эшчәнлеккә республика халкына, яшь буенча төркемләп, диспансеризация үткәрү тәртибе кертелә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында Сәламәтлек саклау министрлыгы учреждениеләрендә 15 меңнән артык табиб, 40 меңнән артык урта медицина хезмәткәре эшли.

Әдәбият

Социальная гигиена и организация здравоохранения. Москва, 1998;

Здоровье населения Республики Татарстан на пороге третьего тысячелетия. Казань, 1999;

Тульчинский Т.Х., Варавикова Е.А. Новое общественное здравоохранение. Введение в современную науку. Иерусалим, 1999;

Здравоохранение Республики Татарстан. Казань, 2000;

Статистика здоровья населения и здравоохранения (по материалам Республики Татарстан в 1996–2000 годы). Казань, 2001.

Автор – И.Г.Низамов