Биографиясе

1921 елның 22 октябре, Петроград – 2003 елның 13 октябре, Казан.

Ленинград университетын тәмамлый (1948 ел).

1952–1957 елларда Ленинград стоматология институтында эшли.

1958–1962, 1985–1989 елларда Казан университетында. 1963–1982 елларда Казан медицина институтының фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эксперименталь онкология өчен цитохимия, цитофизиология, радиоавтография, цитофотометрия ысулларын эшләүгә карый.

Фосфорорганик кушылмалар йогынтысында хайваннарның күзәнәк һәм тукымаларында функциональ-төзелеш үзгәрешләрен өйрәнә.

Цитохимия һәм тамгалы атомнар ысулларын кулланып, РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында (1960 елларда) шешкә каршы синтез юлы белән китереп чыгарылган яңа препаратлар (цидифос, глицифон һәм аларның структур аналоглары) тәэсиренең күзәнәк механизмын ача.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние некоторых фосфорорганиче­ских соединений на морфологические и физиологические свойства клеток опухолей в эксперименте in vitro и in vivo // Материалы 1-го Всесоюзного съезда патофизиологов. Баку, 1970 (автордаш);

Радиоавтографическое изучение влияния цидифоса на синтез ДНК и митотическую активность клеток асцитного лимфолейкоза // Моделирование, методы изучения и экспериментальная терапия патологических процессов. Москва, 1973 (автордаш);

Реактивные свойства клеток, содержание и синтез нуклеиновых кислот в процессе роста асцитной опухоли и при химиотерапии цидифосом // Опухоль и организм. Киев, 1973 (автордаш).