Биографиясе

1948 елның 1 сентябрендә Әлки районы Түбән Салман авылында туган.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1977), Республика клиник хастаханәсенең (РКБ) 1 нче хирургия бүлегендә, 1978–1981 елларда Казан шәһәренең 17 нче хастаханә поликлиникасында эшли.

1981 елдан Казан ГИДУВының урология кафедрасында. 1983–1988 елларда РКБда.

1988 елдан Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең 1 нче хирургия бүлегендә, 1991 елдан баш табиб, 2008 елдан баш табиб урынбасары.

Хезмәтләре бөер ташы авыруын дәвалауга карый. О.С.Кочнев һ.б. белән берлектә бөер чәнчүне бастыру һәм сидек юлларыннан конкрементларны кудыру алымын тәкъдим итә.

Уйлап табуга патенты бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә, сәламәтлек саклау отличнигы (2006).

Хезмәтләре

 Флебография при варикоцеле // Казан. мед. журн. 1988. № 3 (автордаш).

Способ купирования почечной колики с одновременной регионарной стимуляцией мочеточников для изгнания конкрементов // Казан. мед. журн. 1991. № 6 (автордаш).