Вазифалары – кичектергесез шартларда диагноз кую, беренче ярдәм күрсәтү, һуш китүдән саклау ысуллары, тромбоэмболик авыруларны кисәтү, терминаль һәм психоневрологик ярдәм һ.б., шулай ук авыруларны стационарга китерү.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте хастаханәләрдәге ашыгыч медицина ярдәме бүлекләре, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станцияләре тарафыннан башкарыла.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе – дәвалау-профилактика үткәрү учреждениесе, кешеләргә һәлакәт урынында яисә стационарга илтү юлында тәүлек дәвамында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә. ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясеның функциональ эшен хәрәкәттәге бригада (фельдшер, табиб, интенсив дәва үткәрү бригадасы) башкара.

Казан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе 7 район станциясеннән гыйбарәт, республика районнарында ашыгыч медицина ярдәме бүлекләре (район үзәк хастаханәсенең бүлекчәләре) хезмәт күрсәтә. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәләре Казанда һәм Чаллыда бар.

Педиатрия бригадасы чакыруда. 1980 еллар

Кыскача тарихы

Европада беренче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе Венада оештырыла (1881).

Россиядә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне оештыру турындагы фикерне башлап медицина докторы Аттенгофер әйтә, беренче станцияләр Мәскәүдә (1888) һәм Санкт-Петербургта (1889) ачыла, бу эш полиция табибләре карамагында башкарыла. Һәр станциядә бәйләү материаллары, инструментлар, медикаментлар һәм носилка белән тәэмин ителгән, Кызыл Хач рәсеме төшерелгән атлы карета була.

1902 елда Казанда табибләр төркеме (Н.Н.Беляев, Р.А.Лурия, В.А.Перимов, П.М.Дмитриевский) тырышлыгы белән шәһәр халкына «Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү» бригадасы оештырыла; бу эшкә 13 белгеч тартыла, бригадада терапевт һәм хирург була; «Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү табибләре җәмгыяте» төзелә, ул җәмәгать эше тәртибендә, әгъзалык түләүләре хисабына эшли. Ярдәм күрсәтү түләүле була, гонорарлар җәмгыятьнең актив әгъзалары арасында бүленә.

1905 елда җәмгыять эше туктала, 1912 елда яңадан башлана. Шәһәрдә яңадан эшли башлаган җәмгыять файдасына язылу оештырыла, устав нигезендә һәр теләгән кеше әгъза була ала, ә әгъзалык взносы 1 елга 1 сум тәшкил итә. Шамовлар гаиләсе тапшырган акчага пар ат һәм янгын сүндерү арбасы алына, һәм ул ашыгыч ярдәм каретасы итеп көйләнә. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе Рыбнорядская урамындагы кибетчеләр клубында урнаша (хәзерге Тукай мәйданы).

1913 елда Россиядә 7 шәһәрдә, шул исәптән Казанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе эшли. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, станцияләр эше туктала.

ПНБ-3 бригадасы ярдәмгә китәргә әзер. 1980 еллар

Совет чорында

1919 елда Мәскәү шәһәр советының Табиблек-санитария коллегиясе бүлеге (рәисе Н.А.Семашко) Шереметьев хастаханәсе базасында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе ачу турында карар кабул итә.

Шул ук вакытта табиб Д.Косматов җитәкчелегендә Казандагы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе эше яңадан торгызыла һәм хастаханәләргә тимгелле тиф белән авыручыларны китерү оештырыла. Авыруларга ярдәм күрсәтү тәүлек дәвамында алып барыла, 3 табиб, 3 фельдшер, 1 санитар, 2 кучер эшли. Татар һәм Ягодная бистәләрендә станцияләр ачыла.

1922 елда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе мөстәкыйль учреждение буларак аерылып чыга (Казанда ашыгыч ярдәм күрсәтү оешмасы эшчәнлеге башлану елы). Елга 1 мең чакыру һәм 2 мең мөрәҗәгать канәгатьләндерелә. 1928 елда Казан ГИДУВында станция эшли башлый.

1936 елда Казанда һәм шәһәр тирәсендә (15–18 км ераклыкта) хезмәт күрсәтү алып барыла, ике ат, җиде автомобиль, яңа туган балалар өчен аерым бер автомобиль булдырыла; елга 25 мең чакыручыга хезмәт күрсәтелә. Хастаханәләрдә кабул итүне тәртипкә салу буенча буш урыннар саны исәпкә алына. 1940 елда станциядә 45 табиб, 27 автомобиль була.

Сугыштан соңгы елларда хезмәт күрсәтү камилләштерелә. 1950 елларда бригадалар саны арттырыла, медицина хезмәткәрләренең осталыгын үстерүгә игътибар юнәлтелә. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясендә яраларны бәйләү эше башлана, 1 нче һәм 5 нче хастаханәләргә, травматология һәм ортопедия фәнни тикшеренү институтына хирургиягә караган авыруларны китерү башлана; 12 нче хастаханәдә кичектергесез хирургия ярдәме кирәк булган авыруларны кабул итү башлана, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе карамагына «өйдә ярдәм күрсәтү» хезмәте күчерелә, диспетчерлар хезмәте берләштерелә.

1960 елларда бала табучы хатыннарны хастаханәгә илтү тәртипкә салына (2 акушерлар бригадасы), шиналар кую өчен махсус бинтлар, фаҗига очрагы өчен сумкалар йөртү гамәлгә кертелә, психиатрлар посты оештырыла. Дәрвишләр бистәсендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе филиалы ачыла. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясета кардиология һәм йөрәктәге тромбоэмболик авырулар өчен махсус бригадалар оештырыла, Неговский ысулы белән йөрәккә массаж ясау гамәлгә кертелә, һуш китүдән дәвалау өчен махсус бригада, агулануларга каршы, балалар реанимациясе, неврология, анестезиология бригадалары оештырыла. Барлык санитария автомобильләре мобилизация чаралары, дәвалау-диагноз кую, наркоз-сулыш алу аппаратлары, лаборатория җиһазлары, медикаментлар, инструментлар, бәйләү материаллары белән тәэмин ителә. Шәһәр стационарлары авыруларны кабул итә. Психоневрологик һәм терминаль авырулар (үлем алды халәтендәге) өчен махсус бригадалар оештырыла.

1966 елда Казан шәһәренең 500 урынга исәпләнгән 15 нче хастаханәсе ачыла, ул ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясеның күп вазифаларын үз өстенә ала.

1980 еллар башында тар профильдәге бригадалар югары сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүгә сәләтле интенсив терапия бригадалары итеп үзгәртелә. 1985 елда административ-хуҗалык бүлеге, автомобильләр өчен гаражлары булган типик үзәк станция сафка баса.

Үзәк подстанциядә иртә белән. 2019

1990–2000 еллар

Халыкка ашыгыч медицина ярдәме оештыруның яңа этабы 1986 елда 15 нче шәһәр клиник хастаханәсен шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе итеп үзгәртүдән башлана. Бу хастаханә хәзер – 10 бүлеге һәм хезмәт күрсәтү урыны булган, күп профильле стационар, Казан медицина университеты, Казан медицина академиясенең 5 кафедрасы өчен клиник база.

Биредә ел саен 13–15 мең хирургик һәм 14 меңнән артык амбулатор авыруга кичектергесез һәм планлы ярдәм күрсәтелә, 6 мең операция башкарыла.

1990 елларда кискен миокард инфарктын дәвалауда беренче тапкыр тромболитик дәва (стрептодеказа препараты) ысулы гамәлгә керә, нәтиҗәдә авырудан терелүгә ышанычы булмаган авыруларны да савыктыруга ирешелә. Казан медицина академиясе – «Ашыгыч ярдәм табибе», Казан медицина университеты «Кичектергесез неврология» буенча табибләрнең белемен күтәрү курслары алып бара.

Казан шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе – Татарстан Республикасының зур дәвалау учреждениеләреннән берсе. 2007 елда 90 табиб, 200 урта медицина хезмәткәре, 300 дән артык хезмәт күрсәтү персоналы эшли. Ел саен 300 мең кешегә шул исәптән һәлакәткә дучар булган 33–35 мең кешегә (авыр җәрәхәтләр, агуланулар һ.б.) ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтелә.

Чаллы шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе

Чаллы шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе 4 нче шәһәр хастаханәсе нигезендә оештырыла. 1980 елдан хастаханә шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе статусы ала. 9 корпуслы (790 урынга исәпләнгән стационар) бу медицина шәһәрчеге, шәһәр һәм Кама аръягы районнары халкына тәүлек буе ашыгыч ярдәм күрсәтә. Хастаханәдә 16 бүлек эшли: кабул итү – диагноз кую, реанимация (кардиореанимация блогы белән), пешүдән дәвалау (пластик операцияләр), 2 терапия (токсикология, неврология, аллергология палаталары), 2 хирургия, нейрохирургия, бит-яңак хирургиясе, нефрология (ясалма бөер), офтальмология (өлкәннәр һәм балалар өчен), кардиология, 2 травматология (3 нче җәрәхәтләрне дәвалау пункты), урология, гинекология (барлык төр ашыгыч ярдәм).

Кама аръягы бөердән тыш кан чистарту ысуллары һәм бөерләр күчереп утырту төбәк үзәге эшли, бөер күчереп утырту операцияләре үткәрелә, гемодиализ белән 100 пациент дәвалана. Чаллы шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе елга 20 мең авыруны стационарда дәвалый, 7,5 меңнән артык ашыгыч ярдәм күрсәтә; травмпунктта 30 мең кеше мөрәҗәгате канәгатьләндерелә; 2004 елда 1425 кеше, шул исәптән 173 табиб, 800 дән артык урта медицина хезмәткәре эшли. Төрле елларда баш табибләр – И.Г.Ишкинеев (1974–1989), 1984 елдан – Е.В.Лушников.

Казан ашыгыч медицина ярдәме тарихы турында тулырак.

Әдәбият

Лисевич М. История Казани глазами эрудитов. К., 2000.

Авторлары: Н.Э.Галиев, Е.А.Ефремов, Р.Г.Исхакова