Катастрофалар медицинасы мөстәкыйль тармак буларак XX йөзнең соңгы чирегендә формалаша. Катастрофалар бүленеше Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәкъдим ителә. Аларга стихияле: метеорологик, технологик, теллурик, тектоник һәлакәтләр; антропоген фаҗигаләр; корабльләр, поездлар һәлакәте, су тәэминатындагы сулар пычрану һ.б. керә. Катастрофалар медицинасы хәрби медицина белән тыгыз бәйләнештә.

Татарстанда катастрофалар медицинасы 1970 еллар ахырында формалаша. 1990 елда Республика катастрофалар медицинасы үзәге төзелә, 1994 елда ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына керә. Халыкка медицина ярдәмен оештыру нигезен ике яисә өч этаплы дәвалау-эвакуация эшләре тәшкил итә. Экстрен ярдәм системасы Республика катастрофалар медицинасы үзәгеннән һәм 9 районара үзәктән тора. Аларга юл-транспорт һәлакәте вакытында ашыгыч трасса хезмәте, тиз хәрәкәтле медицина отряды (1998), кичектергесез медицина ярдәме оештыруның аналитика бүлеге (2000), һәлакәттә имгәнгән һәм травма алганнарны реабилитацияләү өчен «Ливадия» санаториендагы поликлиника (1996) керә; Чернобыль АЭСы һәлакате нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның сәламәтлеген күзәтү һәм диспансер хезмәте оештырыла. Гадәттән тыш хәлләр вакытында кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен авиамедотряд һәм күчмә дәвалау диагностика комплекслары нигезендә эш итү технологияләре эшләнә. Катастрофаларны булдырмау һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча максатчан республика программасы бар (1991). Ел саен ТР катастрофалар медицинасы хезмәте 1000 нән артык очракта һәлакәткә дучар булганнарга ярдәм итүне оештыра.

Республика катастрофалар медицинасы үзәге җитәкчеләре: Ш.С.Каратай (1990–1995), Н.И.Галиуллин (1995–1998), Ф.Р.Әхмәров (1998 елдан).