Эчтәлек

Дивизия командиры – генерал-майор К.К.Джахуа, 1942 елның 2 сентябрендә Сталинград янындагы Ерзовка авылы тирәсендә сугышка керә. Сталинград янында уңышлы сугышканы өчен 69 нчы гвардия укчылар дивизиясе итеп үзгәртелә.

Соңрак Курск сугышында (1943 ел), Кызыл Армиянең Корсунь-Шевченко һәм Яссы-Кишинёв (икесе дә –1944 ел) һөҗүм операцияләрендә, Румыния, Венгрия, Австрияне азат итүдә катнаша. 1945 елның 8 маенда дивизия частьләре Австриядәге Альп таулары итәгендә Американың 80 нче армиясе частьләре белән очраша.

Корсунь-Шевченко операциясе вакытындагы сугышчан хезмәтләре өчен «Звенигород» дигән мактаулы исемгә лаек була. Яссы-Кишинёв операциясендәге уңышлары өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Дивизия полклары да мактаулы исемнәргә лаек була һәм орденнар белән бүләкләнә.

Әдәбият

Дюрягин Г.М. Говоров М.В. Ни шагу назад. Казань, 1978.

Автор – В.Ф.Телишев