Эчтәлек

1939 елда Кривой Рог шәһәрендә оештырыла.

Бөек Ватан сугышы башында Славута шәһәре тирәсендә немец гаскәрләре белән сугышка керә, Киевны саклауда катнаша, 1941 елның ноябрендә Борисполь шәһәре тирәсендә чолганышта кала. Дивизиянең бер өлеше, сугышып, чолганыштан чыга.

Декабрь башында Кукмара поселогына җибәрелә, анда 426 нчы укчы дивизия оештырыла (дивизиянең бер өлеше шулай ук Чуаш АССРның Шумерле станциясе тирәсендә оеша; 1941 елның декабрь ахырында аны тулысынча Кукмарага җибәрәләр). 1942 елның гыйнварыннан 147 нче укчы дивизия дип атала башлый (командиры полковник И.В.Ковригин). Нигездә, республиканың запас кадрлары һәм өлешчә Чуаш АССР кешеләре исәбенә тулыландырыла.

1942 елның апрелендә дивизияне Ковров шәһәренә җибәреп, шунда коралландыралар. 1942 елның маенда хәрәкәттәге армиягә озатыла һәм Көньяк-Көнбатыш фронтның 62 нче армиясе, аннары Сталинград фронты составына килеп кушыла. Дивизия командиры итеп генерал-майор А.А.Вольхин билгеләнә. 1942 елның июне ахырына кадәр Сталинградта була. 12 июльдә дивизия Дон елгасының көнбатыш ярында оборонага урнаша, өченче тәүлектә канкойгыч сугышларда катнаша. Чолганышка эләгә, Дон аша чыгу урынына үтәргә тырышып, 13 августка кадәр сугышлар алып бара. Чолганыштан дивизиянең бик аз өлеше генә чыга. Сталинградка бару юлында ныклы оборона тотып, дивизия сугышчылары немец командованиесенең шәһәрне бер һөҗүм белән алу ниятен өзүгә үз өлешләрен кертәләр.

Дивизиянең 4 мең сугышчысы батырлыклары өчен хөкүмәт бүләкләренә, шул исәптән 27 кеше Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.

Әдәбият

Дюрягин Г.М. Боевой путь и подвиги воинов дивизий, сформированных в Татарии (1941–1945 гг.): дис. Казань, 1972.

Авторы – В.Ф.Телишев