Биографиясе

1919 елның 13 ноябре, Казан губернасы Чистай өязе, хәзер Нурлат районы Урта Чаллы авылы – 2006 елның 23 гыйнвары, шунда ук.

Л.Б.Красин исемендәге Мәскәү Беренче артиллерия училищесен (1941), Ф.Э.Дзержинский исемендәге артиллерия академиясен (Мәскәү, 1951) тәмамлый.

1939 елда «Октябрь колхозчысы» (Нурлат шәһәр тибындагы поселогы) район газетасы сәркәтибе.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: 685 нче корпус һәм 528 нче артиллерия полкларының артиллерия батареясы командиры. Мәскәү (1941–1942), Львов-Сандомир (1944)) һәм Прага (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945–1948 елларда Австрия, Украина, Төркестан хәрби округларында совет гаскәрләре составында хезмәт итә.

1951–1970 елларда Балтыйк буе хәрби округында сугышчан әзерлек бүлеге башлыгы, ракета корпусы штабы башлыгы. 1970–1973 елларда Ф.Э.Дзержинский исемендәге артиллерия академиясендә, 1974–1981 елларда СССР Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгының су ресурсларын саклау бүлегендә эшли.

1986–1999 елларда Одесса шәһәренең Үзәк районы ветераннары советы рәисе. 1999 елдан туган авылында яши.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, Александр Невский, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Ике Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Кызыл Мәйдандагы Җиңү Парадында 8 тапкыр катнаша.

Әдәбият

Гордость земли Нурлатской. Кн. 1: Вспомним годы фронтовые. Самара, 2005.

Автор – М.З.Хәбибуллин