Биографиясе

1865 елның 27 июне, Кронштадт шәһәре –1929 елның 4 июне, Төркия.

Диңгезчелек ведомствосының техник училищесен (1882), Николай диңгезчелек академиясен (Санкт-Петербург) тәмамлый.

1885–1899 елларда 1 нче, 6 нчы, 8 нче, 9 нчы флот экипажлары составында; «Разбойник» клиперы, «Наварин» эскадра броненосецының кече, өлкән штурманы, Баш гидрография идарәсенең метеорология бүлеге мөдире ярдәмчесе, практик эшләр үткәрү комиссиясе әгъзасы; Җир шары тирәли сәяхәтләрдә, Кронштадт портын ныгыту буенча гидрография эшләрендә, Каспий диңгезенең Кара Бугаз-Гол бугазында үткәрелгән тикшерүләрдә катнаша.

1900–1904 елларда «Амур» мина транспортында вахта башлыгы. 1904 елда Тын океан флотының «Севастополь» эскадра броненосецының өлкән, соңрак флагман штурманы.

1904–1905 елларда рус-япон сугышында катнаша. 1905 елның мае – 1906 елның апрелендә Төньяк диңгез юлы буйлап Гамбург шәһәреннән Енисей елгасы тамагына кадәр кораблар үткәрү экспедициясен җитәкли.

1907–1908 елларда Балтыйк флотында хезмәт итә: Санкт-Петербургта хәрби-диңгез мәхкәмәсе әгъзасы, «Кораблар төзү һәм тәэминат баш идарәсендә сугыш чоры хәлләре буенча килеп туган эшләрне хәл итү» комиссиясе әгъзасы, Диңгез корпусының өлкән офицеры, экипаж мәхкәмәсе рәисе.

1909–1911 елларда «Бакан» транспорты, «Вихрь» канонер көймәсе командиры, «Шквал» канонер көймәсендә 1 нче ранг капитан ярдәмчесе, Амур елга флотилиясе штабы башлыгы.

1912–1914 елларда яңадан Балтыйк флотында, 1914 елда төньякны тикшерүче Г.Я.Седовның югалган экспедициясен эзләү белән җитәкчелек итә.

1915 елда Кара диңгезгә җибәрелә; Төркия яр буена десант төшерү пункты коменданты, база башлыгы. 1916 елда Иоканг базасы башлыгы, армия, флот һәм эшчеләрнең Гельсингфорс мөселман башкарма комитетты әгъзасы.

1917 елда отставкага чыга. Гражданнар сугышы вакытында ак армиянең Кара диңгез флотында хезмәт итә.

Төркиягә китә, диңгез училищесендә (Истанбул) укыта.

Рус флотына багышланган мәкаләләр сериясе, рус телендәге татар теле тамырлары сүзлеге авторы.

Бүләкләре

3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ахметшин Ш., Гришин Я., Насеров Ш. Генерал-майор И.И.Ислямов // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2003. № ¾.

Султанбеков Б. Ислямовы: гордость российского флота и авиастроения США // Татарстан. 2004. № 1.