Биографиясе

1957 елның 25 мае, Азнакай районы Үчәлле авылы – 2018 елның 2 декабре, Казан, Биектау районының Мүлмә авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлаганнан сон (1980), «Уразман» колхозы рәисе урынбасары (1980–1985), «Янтарь» совхозы директоры (1985), «Татнефть» берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин итү идарәсе директоры урынбасары (2000–2001) булып эшли.

2001–2004 елларда Азнакай районы башлыгы урынбасары. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2004–2009).

2009 елдан «Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте җитәкчесе.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2007).

Иҗаты

Мәктәптә укыган елларда ук аның хезмәт кешеләре турындагы беренче мәкаләләре «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй») һәм районның «Маяк» газеталарында басыла башлый. «Социалистик Татарстан» (хәзер «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» һ.б. газеталарда аның дистәләрчә язмалары дөнья күрә.

Р.Зәкуанов шигырьләрендә, бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар халкының фаҗигале тарихын, авыл кешесенең каршылыклы кичерешләрен тирәнтен тоеп, фәлсәфи бәяли. Аның шигырьләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2018).