Мәйданы — 45226 км2. Башкаласы — Таллин шәһәре. Халкы — 1319133 кеше (2018), шул исәптән 2,5 меңләп татар.

Татарлар, башлыча, Таллин, Ида-Вирумаа, Йыхви, Маарду, Нарва, Пярну, Тарту, Кохтла-Ярве шәһәрләрендә яшиләр. Алар Эстония территориясендә XVI йөзнең 2 нче яртысында урнашалар, Ливон сугышында рус гаскәрләре составында катнашкан татарларның бер өлеше монда яшәп кала. 1700–1721 еллардагы Төньяк сугышы тәмамлангач, Таллинда вакытлыча урнашкан Россия моряклары арасында татарлар күп була, шунлыктан шәһәр урамнарының берсе Татари (ягъни «Татар») исемен йөртә. Бу чорда Ласнамяэ шәһәрендә мөселман гыйбадәтханәсе эшли.

XIX йөз уртасында, Эстония территориясенә Түбән Новгород губернасыннан килгән татар сәүдәгәрләре урнаша башлагач, даими яшәүче татар диаспорасы формалаша.

 XX йөз башында күп кенә шәһәрләрдә мөселман мәхәлләләре була. 1928 елда Эстониядә ислам җәмгыяте (1940 елда ябыла, 1994 елда кабат эшли башлый) теркәлә.

Бөек Ватан сугышы чорында Эстония татарларының бер өлеше Финляндиягә, Швециягә, Канада һәм Австралиягә күчеп китә. Сугыштан соңгы чорда Эстония татарлары республикага килүче белгечләр (1950 елларда — Нарва ГЭСы һәм Маарду химия комбинаты; 1970 еллар ахырында — Олимпия комплексы; тимер юл һәм порт төзелешләре) һәм хәрби хезмәткәрләр исәбенә арта.

1988 елда Маарду шәһәрендә Татар мәдәни оешмасы (соңрак Эстония татар җәмгыяте булып теркәлә) төзелә. 1995 елдан Таллинда Эстония татарларының «Идел» мәдәни оешмасы эшли, аның әгъзалары мөселман бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, Г.Тукай, М.Җәлил һ.б.ларга багышланган әдәби кичәләр үткәрәләр, мөселман зиратын карап торалар.

Якшәмбе мәктәбендә татар теле һәм гарәп язмалары өйрәнелә; татар китапханәсе һәм татар хоры эшли.

2010 елда Таллинда ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты делегацияләре, Финляндия һәм Латвия татарлары катнашында «Идел» оешмасының 15 еллыгына багышланган юбилей чаралары үткәрелә. Юбилейга багышлап, «Эстония татарлары» күргәзмәсе, «Эстония татарлары: тарих, дин, мәдәният» халыкара конференциясе оештырыла, Татарстан артистлары чыгыш ясый. Эстониядә «Йолдыз», «Алтын» татар оешмалары (Таллин), Нарва татар җәмгыяте, Нарва татар мәдәни оешмасы, Йыхви татар җәмгыяте, Г.Тукай исемендәге татар мәдәни оешмасы (Пярну), «Нур» (Тарту), Ида-Вирумаа татар җәмгыятьләре эшли. Татар җәмгыятьләре Эстония Азчылыкны тәшкил итүче милләтләр ассоциациясе составына керә.

Ел саен ТРның матди ярдәме белән Сабан туе уздырыла. «Радио 4» радиостанциясендә эфирга «Серебряная нить» (Эстониядәге азчылыкны тәшкил итүче милләтләр, шул исәптән татарлар тормышына багышлана) һәм «Дуслык» (2011 дән, татар телендә) тапшырулары чыга.

2009 елдан «Кояш» бәйсез татар яшьләр оешмасы эшли. 2010 елда Таллинда «Turath» («Наследие») Эстония мөселман мәдәни үзәге ачыла, ул җәйге лагерьлар оештыра, дини бәйрәмнәр үткәрә, «As Salam» мөселман газетасын нәшер итә.

2012 елда Таллинда Татар киносы көннәре, Нарвада Бөтенбалтыйк Сабан туе уздырыла.

Авторлар — И.М.Әхмәт, Ф.Ф.Һадиуллина.

Эстония. «Таллинда татар киносы көннәре» фестивале афишасы. 2012 ел