Эчтәлек

Юнысовлар мәйданы. 1920 еллар фотосы

Казан

1768 елда шәһәрнең В.И.Кафтырев тарафыннан эшләнгән беренче регуляр планы нигезендә XVIII йөзнең 2 нче яртысында барлыкка килә. Сәүдәгәр һәм фабрикант Юнысовлар хөрмәтенә атала. Екатерининский (хәзерге Г.Тукай урамы) һәм 2 нче Аркылы урам (хәзерге Ф.Кәрим урамы) чатында урнаша.

XIX йөз урталарына кадәр мәйдан тирәли классицизм стилендәге агач йортлар һәм утарлар корыла. Ике катлы беренче таш йорт XIX йөз башында сәүдәгәр Мөхәммәдрәхим Юнысов тарафыннан төзелә. XIX йөз ахырына андагы бик күп йорт-каралтылар Юнысовлар нәселе милке була. Юнысовлар мәйданындагы йортларның барысы да 1840 елларның үрнәк проектлары буенча эшләнә, мәйдан бер стильдәге архитектура ансамбле кыяфәтен ала.

XIX йөзнең 2 нче яртысында анда төрле юнәлештәге эклектика стилендәге йортлар һәм утарлар барлыкка килә. XIX йөз ахырында Юнысовлар мәйданындагы Мөстәкыймовлар йорты флигелендә «Халидия» мәдрәсәсе, элек сәүдәгәр Апаковларныкы булган йортта татар укытучылар мәктәбе эшли.

Мәйданның почмак өлешләрен бакчалар алып тора. Шушы ук чорда Юнысовларның элекке йорты М.Апанаев өчен модерн стилендә үзгәртеп корыла. Мәйданга караган флигельдә аның сәүдә фирмасы конторасы урнаша.

XX йөз башында Юнысовлар мәйданы ансамбленә Шамил йорты, Апанаевлар йорты, Бәхтиев йорты һ.б. биналар керә.

1913 елның апрелендә Юнысовлар мәйданында Г.Тукай белән хушлашу мәрәсиме үткәрелә. 1920 елларда калын постаментта М.Вахитов бюсты урнаштырыла һәм мәйдан аның исеменә үзгәртелә. 1960–1970 елларда Юнысовлар мәйданының төньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнчыгыш өлешләрендәге бер катлы йортлар сүтелә, алар урынына мәйданның архитектура бөтенлеген боза торган Г.Тукай исемендәге кинотеатр һәм биш катлы кирпеч йорт төзелә. 1986 елда Г.Тукай исемендәге мәйдан итеп үзгәртелә, 1997 елда тарихи Юнысовлар исеме кире кайтарыла. 1990 елларда андагы бер, ике катлы йортлар өлешчә сүтелә. 2000 елларда Г.Тукай исемендәге кинотеатр юк ителә, аз катлы сәүдә-офис комплексы һәм элитар класслы зур торак бина корыла. Юнысовлар мәйданының көньяк-көнбатыш өлешендә Шамил йортына якын һәм көньяк-көнчыгыш өлешендә Укытучылар мәктәбе алдындагы территория аз катлы офис биналары төзү өчен бирелә.

Юнысовлар мәйданы. Хәзерге күренеше

Казан

Әдәбият      

Нугманова Г.Г. Прогулки по Старотатарской слободе // Казанское время. 1998. 29 июля; 

Амиров К.Ф., Ахметзянова Р.Х., Вениаминов Р.Г. Казанских улиц имена. К., 2008.