Чагыштырмача коры, калку урында — Җиләкле урман һәм Җиләкле авылы булган Елантау тирәсендә урнаша.

1552 елда Казан басып алынганнан соң, татарлар ул урыннардан куыла, ә бистә барлык җирләре белән воевода Пётр Булгаковка (Ростов кенәзләре нәселеннән) бирелә.

1584 елда бу җирләр Казан епархиясе биләмәсенә күчә, Ягодная Поляна авылы архиепископ Тихонның шәхси милкенә әверелә. XVIII йөз уртасында Казан епархиясенең вотчина җирләре исәбеннән чыгарыла һәм Казан губернасы Казан өязе Ягодный авылы дип атала башлый.

Хәзерге Архангельский урамы, нигездә, элекке авыл урамы рәвешен кабатлый, Ягодный урамы да үзенең атамасын саклый. Ул 1806 елның 18 июлендә ачылган һәм революциягә кадәрге рәсми документларга 3 нче шәһәр училищесе буларак кергән (хәзерге Гладилов урамында) Ягодный башлангыч училищесе бинасы Ягодный бистәсенең тарихи истәлеге булып исәпләнә. Ягодный бистәсе территориясендә тире эшкәртү, җилем кайнату һәм аркан ишү вак һөнәрчелек предприятиеләре урнаша.

1776 елда Ягодный бистәсендә — 93, 1796 елда — 106, 1879 елда 6328 йорт була.

Әдәбият        

Бикбулатов Р., Мустафин Р. Казань и её слободы. К., 2001; 

Мансурова Ю. «Откуда есть пошла Адмиралтейская слобода...» // Гасырлар авазы — Эхо веков. — 2005. № 2.

Автор  —  Ф.Г.Миңнеханов