Эчтәлек

Татар теленең этимологик сүзлеге буенча: Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: ике томда / фәнни редакторы Р.Т.Сәфәров; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. I том (А – Л). Б. 340–341.

Казан, чувашча Хосан > Хусан [Хозан > Хузан], марича Ажаң, Озаң (Озаң ола – Казан каласы). Барча мөселман төркиләр Казан дип әйтәләр, тик Себер төркиләре бу яңгырашны белеп бетермиләр.

Татар риваятьләрендә Казансу елгасына бер хатын казанын төшереп җибәргән дә, «казаным», дип кычкырган, шуннан елгага да исем кушылган, ди. Гомумән, И.Барбаро заманнарыннан бирле (XV г.) Казан шәһәре казан сүзеннән чыгып аңлатыла. Ләкин бу топонимның кайбер мари вариантлары бүтәнчә уйланырга мәҗбүр итә.

Чувашча Хосан > Хусан әллә ни проблема тудырмый. Бу вариант һичшиксез татарча Ⱪазан яңгырашыннан: дистәләрчә сүзләрдә гомум төрки ка- > татарча қа- > чув. хо- > ху-, кара: қала > хула «шәһәр», қара > хура «кара төс», қат > хут «ян, каршы, хозур» һ.б. Чувашча х- мари телендә йомшартылып бөтенләй төшеп калучан: чувашча хола > марича Ола «кала, шәһәр» һ.б. Ләкин марича Озаң «Казан (шәһәре)» дигәндә азактагы -ң каян килгән?

Шуны күреп һәм XVI–XVII г. рус административ документларында Казан тирәсендәге авылларда башлыча «чувашлар» яшәгәнлеге күрсәтелүдән чыгып, кайбер тикшеренүчеләр Казан топонимы үзе дә чуваш телендә пәйда булган дигән фикергә киләләр. Бу фикерне тәүдә мәшһүр фин галиме Һ.Паасонен әйткән бугай. Чуваш һәм кайбер рус галимнәре моны күтәреп алалар. Чуваш этимологлары В.Г.Егоров һәм М.Р.Федотов татарча Казан < чувашча Хазаң дип раслыйлар. Бу фаразны бигрәк тә рус тюркологы И. Г. Добродомов кат-кат бәян итеп факт дәрәҗәсенә күтәрмәкче.

Объектив-тыныч уйлаганда, китерелгән мари вариантлары тик шуны гына күрсәтә: Казан топонимы казан «чуен савыт» сүзеннән түгел бугай, һәм беренчел вариантта азакта -ң авазы булган. Бу фикер дә әле йөз процентка ышандырырлык түгел: кайбер Себер төркиләрендә гомум төрки -н һәрвакыт -ң белән алмаштырыла. Әмма ул төркиләр ерак, тарихта зур роль уйнамаган, артык шикләнмичә аларны калдырып торыйк.

XVI г. һәм элегрәк тә Казан тирәсендә гел чувашлар яшәгән һәм шунлыктан Казан топонимының чыгышын чуваш теленнән эзләргә кирәк дигән фикер ышандырырлык түгел. Беренчедән, Казанны тәгаен татар идарәчеләре – биләре, ханнары нигезләгән, анда хөкем йөрткән чуваш идарәче турында бернинди хәбәр дә юк. Икенчедән, Казан тирәсендә яшәгән әлеге «чувашлар» этник чуваш булдымы икән әле – аларның исемнәре һәм яшәгән авыллар исемнәре дә гел татарча дияргә мөмкин. Чуваш дип еш кына мариларны һәм татарларны да атаганнар. Аннары, нәрсәне белдергән соң ул гипотетик хазаң сүзе? Бу хакта берни дә әйтеп, хәтта гипотеза корып та булмый.

Безнеңчә, марича Аҗаң, Озаң – беренчесе турыдан-туры татарчадан, икенчесе чуваш диалекты аркылы – борынгы татарча қазанғы «сазламык» сүзеннән килә ала: борынгы төрки qazanγu «сазлыклы җир» бар; борынгы татарча қазаңғы «казанган, казанылган, яулап алынган» сүзе булуы ихтимал.

ДТСта (Древнетюркский словарь) jıp qazanγu «җеп чуалган» дип аңлатыла һәм бүтәнчә күрелмәгән qazanγu «чуалган» сүзе бар булып чыга. Төрекләр Мәхмүд Кашгари сүзлегенең үз тәрҗемәләрендә бу урында jap qazanγu «җап – сугару каналы чуалган, казынтылы» дип аңлаталар. Казанның өч Кабан күле сугарулы җирләрдә очрый торган ташландык канал сазламыкларына бик охшаш булган.

Фонетик җәһәттән чувашча х- авазының татарча қ- булып әверелүе гомумән мөмкин булса да, мотлака шулай булырга тиеш дигән сүз түгел. Татар теленең үзендә дә х- күптәннән бирле кулланыла, мәсәлән, хан, хатын, хуҗа һ.б. Һәм х > қ күренеше берничә сүздә генә, Себердә һ.б. Казаннан ерак төбәкләрдә генә очрый. Татарлар гомумән чуваш теленнән сүзләр алмыйлар.

Рус топонимик әдәбиятында Казан сүзен Хәсән хан исеменнән дип аңлату да бар, ләкин фонетик закончалыклар җәһәтеннән бу гипотеза акланмый: татарлар Хәсәнне Хасан дип әйтмиләр һәм әйтмәгәннәр.

Казанны Хәсән хан нигезләве һ.б. хакында тарихи мәгълүматлар юк. Казан шәһәре һәм мифик Казан батыр, Казан хан турында Идел-Урал регионында күп кенә легендалар бар. Ләкин алар икенчел булса кирәк. Кавказда, Төркиядә һ.б. татарларны казан, казанлы дип атау бар.

Әдәбият

Аникин А.Е. Этимологический словарь русских диалектов Сибири. Новосибирск, 2000.

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: ике томда. Казан, 2015. I том (А – Л).

Барбаро и Контарини о России. М., 1971.

Даль В.И. Толковый словарь живого великорусского языка. Тт. 1–4. М., 1955.

Добродомов И.Г., Кучкин В.А. Этимология и старые географические объекты // Топонимика на службе географии. М., 1979.

Древнетюркский словарь. Л., 1969.

Егоров В.Л. О времени возникновения Казани // Советская археология. 1975, № 4. С. 80–87.

Природное окружение и материальная культура пратюркских народов / отв. ред. А.В. Дыбо; Институт языкознания РАН. М., 2008. Статья: Типы поселений.

Фасмер М. Этимологический словарь русского языка. М., 1986. Т. II. С. 159

Федотов М.Р. Этимологический словарь чувашского языка. Чебоксары, 1996. Т II.