Сәнәгать

Казан – иң мөһим индустриаль үзәкләрнең берсе. Биредә 3 069 эре, урта һәм вак предприятие тупланган.

Сәнәгать – Казан шәһәренең социаль-икътисади үсешен билгеләүче әһәмиятле икътисад секторы. Тулаем территориаль продуктның 46,7% ы сәнәгать җитештерүе өлешенә туры килә. Анда эшче халыкның 20% тан артыгы мәшгуль.

Бәяләүләр буенча 2017 елда Казан шәһәренең тулаем территориаль продукты 688,9 млрд сумга җитә.

2017 ел нәтиҗәләре буенча озатылган продукциянең күләме гомумән шәһәр буенча алганда 365,6 млрд сум тәшкил итә.

Казан шәһәренең эре һәм уртача сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 2017 елда 287,1 млрд сумлык үзләрендә җитештерелгән товар озатылган, эш эшләнгән һәм хезмәтләр күрсәтелгән.

Алдагы еллардагы кебек үк, күп тармаклар тотрыклы рәвештә темпларын арттыруны дәвам итәләр.

2017 ел нәтиҗәләре буенча электр энергиясе, газ һәм пар белән (14,2%) тәэмин итү, транспорт чаралары җитештерү (11,7% ка), электр җиһазлары җитештерү (6,3% ка) предприятиеләрендә сизелерлек үсешкә ирешелде.

Җитештерүчәнлекнең иң нык кимүе кием җитештерү (24% ка), компьютерлар, электрон һәм оптика эшләнмәләре (21,2% ка), кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләре (18,1% ка), тире һәм тире эшләнмәләре (17,3% ка) җитештерү предприятиеләрендә теркәлә.

Шәһәрнең сәнәгать җитештерүе гомуми күләменең 60,6% ы эшчәнлекнең 4 төренә туры килә: химия җитештерү – 33,3%, компьютерлар, электрон һәм оптика эшләнмәләре җитештерү – 10,3%, электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү – 8,9%, транспорт чаралары һәм җиһазлары җитештерү – 8,1%.

Казанда Россиянең оборона сәнәгате комплексы предприятиеләре урнашкан. Алар сугыш кирәк-яраклары, махсус химия, авиатөзелеш, суднолар төзү, корал җитештерү өлкәләрендә эшли. Комплексның әйдәп баручы предприятиеләре рәтендә:

  • Элекон заводы,
  • Казан оптика механика заводы,
  • Казан электротехника заводы,
  • Радиоприбор,
  • Казан «Электроприбор» заводы,
  • «Гамәли оптика дәүләт институы» фәнниҗитештерү берләшмәсе,
  • «М.П. Симонов исемендәге тәҗрибәконструкторлык бюросы» фәнни-җитештерү берләшмәсе,
  • ЭНИКС,
  • Химик продуктлар дәүләт фәннитикшеренү институты,
  • Казан вертолет заводы,
  • Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе,
  • С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» филиалы,
  • Казан төгәл машиналар төзү заводы,
  • Казан химия фәннитикшеренү институы,
  • Казан дәүләт казна дары заводы,
  • «МВЕН» фирмасы,
  • «Казан авиация технологияләре фәннитикшеренү институы,
  • Казан «Союз» тәҗрибәконструкторлык бюросы,
  • В.И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнниҗитештерү берләшмәсе,
  • Швабе – технология лабораториясе,
  • Казан Гипронииавиапромы,
  • Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы,
  • КАПОКомпозит,
  • Казан агрегат заводы һ.б.

Казанда җитештерелгән продукция арасында Ми-8, Ми-17, Ми-38, «Ансат» күпмаксатлы вертолетлары, урта магистральдә очучы Ту-214 пассажир самолетлары, газ турбиналары двигательләре һәм газ суыртып кудыру җиһазлары, югары басым компрессорлары һәм суыту турбиналары техникасы, вакуум насослары, полиэтилен торбалар, ясалма каучук, рентген плёнкалары, күзәтү, радио һәм электр техникасы, электрон, җылылык үлчәү, медицина приборлары, гражданлык һәм оборона җиһазлары, көнкүреш газ плитәләре һ.б. бар.

Казан предприятиеләре яктыга сизгер пленкалар, кетгут (100%), газ турбиналары (95% тан күбрәге), полиэтилен, этилен (40%) эшләп чыгару буенча Россиядә алдынгы урынны тота. Вертолетлар, этилен полимерлары, ясалма каучук, сәнәгать җиһазлары, приборлар, аларның аерым өлешләре экспортка чыга.

Казанда машиналар төзү юнәлешендә:

  • Расходометрия бөтенроссия фәннитикшеренү институты,
  • «Медтехника» җитештерү техника берләшмәсе,
  • Полимер эшләнмәләр,
  • Казан медицина инструментлары заводы,
  • ЛЕДЕЛ,
  • Казан компрессорлар төзү заводы,
  • Казан Корыч Профильләре,
  • Вакууммаш,
  • Казан корыч ишекләр заводы,
  • Завод Металлической Кровли,
  • Фойт Турбо,
  • Казан электромеханика заводы,
  • Теплоконтроль,
  • «Инкомсистем» фәннитикшеренү үзәге,
  • «Прома» фәнниҗитештерү предприятиесе һ.б. эшли.

Нефть-газ эшкәртү предприятиеләре өчен җиһазлар җитештерүчеләр арасында «Казанькомпрессормаш» акционерлык җәмгыяте насос-компрессор җиһазлары буенча 2017 елда Россиядә беренчелекне яулады.

Сәнәгать продукциясенең 30% тан артыгын химия һәм нефть химиясе сәнәгате җитештерә. Казанда бу өлкәдәге зур предприятиеләр:

  • Казаноргсинтез,
  • Нәфис Косметикс,
  • Казан ясалма каучук заводы,
  • Татхимфармпрепаратлар,
  • КВАРТ,
  • «Тасма» фәнниҗитештерү предприятиесе,
  • «ХИМГРАД» технополисы,
  • Техстрой,
  • «Гранум» фәнниҗитештерү предприятиесе,
  • Пыялапластик торбалар заводы.
  • Казанны энергия белән тәэмин итүдә:
  • «Татэнерго»,
  • «ТГК16»,
  • «Сетевая компания»,
  • «СО ЕЭС» РДУ Татарстана филиалы,
  • «Татэнергосбыт»,
  • «КЭРХолдинг» предприятиеләре уңышлы эшли.

Казан предприятиеләре җиңел сәнәгать кластеры өчен үзәк предприятиеләр буларак карала:

  • «ЗдравмедтехПоволжье»,
  • «Адонис»,
  • «Татвойлок»,
  • «Сафьян» һ.б.

«Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте – Россия Федерациясенең иң эре алкоголь компаниясе. Бу предприятие продукциясе төрле халыкара конкурс һәм күргәзмәләрдә һәрдаим югары урыннар ала килә. Күп кенә товарлары «Россиянең иң әйбәт 100 товары» билгесе белән аерылып тора. Сәлимҗанов урамында урнашкан «Арыш мае» музей кибете Казанның туристлар маршрутына кертелгән.

Гомумән, Казан сәнәгате – тиз үсүчән өлкә. Предприятиеләрнең күбесе җитештерүнең югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган һәм фәнни булуы белән аерылып тора, техника паркын яңарта, технологияләр һәм продукциянең яңа төрләрен үзләштерә.

Инвестицияләр климаты торышы да Казан шәһәренең гомумикътисади хәле һәм үсеш перспективаларының иң мөһим күрсәткечләренең берсе булып тора.

Казан уңайлы инвестиция климатына ия, һәм бу, аерым алганда, инвестицияләрнең позитив үсешендә дә чагыла. 2017 ел эчендә шәһәр икътисадына төп капиталга 101,5 млрд мум инвестиция җәлеп ителгән, бу узган елгы дәрәҗәдән 2,3% ка югарырак. Шул ук вакытта эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 69,0 млрд сум, ягъни узган елгы дәрәҗә белән чагыштырганда 105% тәшкил итә.

2017 елгы инвестицияләрнең төп юнәлеше – торак төзелеше, белем бирү объектлары, юл-транспорт инфраструктурасы.

Төп капиталга инвестицияләр структурасында 54% ын җәлеп ителгән акчалар, 46% ын – үзебезнекеләр тәшкил итә.

Шәһәрдә технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар челтәрен, инвестиция-венчур финанславын, яңа инновацион компанияләргә старт этабында ярдәм итү системасын, сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәләрен, консалтинг, лизинг компанияләрен үз эченә алган инновацион инфроструктура үсешенә ярдәм итүнең нәтиҗәле системасы булдырылган.

Хәзерге вакытта Казан шәһәре территориясендә 30 инновацион-инвестиция инфраструктурасы эшли: технопарклар, технополислар, индустрия парклары, бизнес-инкубаторлар. 2017 ел дәвамында эшләп килүче муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать паркларына һәм мәйданчыкларга «Комбинат» сәнәгать мәйданчыгы өстәлде.

2017 ел нәтиҗәләренә бәя биргәндә, инвестицияләр күләме 196,2 млрд сум тәшкил итә, бу бер кешегә күчереп исәпләгәндә 159,2 мең сум була. Бәяләүләр буенча, 2017 елда икътисад белән мәшгуль кешеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 33 913,3 сум, үсеш темпы 104,7%, эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 8,3% ка, кече предприятиеләрдә 1,6% ка арткан.

Сәүдә

Казанда кулланучылар базарында эшләүче эре предприятиеләр: «Ашан», «Леруа Мерлен», “Мегастрой”, «SELGROS Cash&Carry», «Метро Кэш энд Керри», «Перекресток» сәүдә йорты» («Перекресток», «Карусель» кибетләре челтәре), «Тандер» («Магнит» челтәре), «Балалар дөньясы», «Бәхетле» сәүдә галереясы», «Ак Барс Торг» («Пятерочка» челтәре), «Лента», «Августина», «Арыш мае», «Оптовик» («Эссен» челтәре), «Агава», «Франт» сәүдә-күңел ачу үзәге, «Максидом» һ.б., төрле автосалоннар.

2000 еллардан сәүдә өлкәсенә өр-яңа технология һәм сатып алучыларга хезмәт күрсәтүнең инновацион формалары, өстәмә хезмәт күрсәтүләр, Интернет аша электрон сәүдә итү системасы, кулланучыларга кредит бирү, электрон түләү системасы, хәзерге заман сәүдә җиһазлары актив кертелә. Инфраструктура (суыткычлар, складлар, саклау урыннары, автомобиль парклары һ.б.) үсә. Яшәү урыннарына якын урнашкан сәүдә предприятиеләре челтәре төзү буенча эш алып барыла, товарлар «эконом» һәм «люкс» төркемнәренә бүленә. Күп кенә компанияләр кайбер азык-төлек товарларын үзләре җитештерә.

2017 елда шәһәрдә ваклап сәүдә итү әйләнеше  – 484,5 млрд сум тәшкил итә. Бу өлкәләрдә 100 меңнән артык кеше эшли.

Җәмәгать туклануы өлкәсендә 2017 елда гомуми әйләнеш 22,4 млрд сум.

Шәһәр хуҗалыгы

1990 елларның икенче яртысыннан Казанда торак һәм юл-транспорт төзелешенең күләме һәм темплары үсә башлый.

1996–2004 елларда Республикада, тузган тораклар фондын бетерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 1,7 млн кв.м торак төзелә, 29288 гаилә яңа фатирларга күченә. Файдалануга тапшырылган торак мәйданнарының күләме 385,5 мең кв.м дан (1997) 874,7 мең кв.м га (2004) кадәр арта.

Уртак һәм индивидуаль рәвештә торак төзү күләмнәре шактый үсә. Зур төзелешләрдән торган яңа кварталлар үсеп чыга. Яңа торак микрорайоннары («Дубрава» экопаркы, «Кояшлы шәһәр», «Казан – XXI гасыр», «Зур Крыловка», «Универсиада авылы» һ.б., шулай ук «Казан йортлары», «Урман шәһәрчеге», «Ореховка» һ.б.) барлыкка килә.

Җәмәгать биналары төзелешендә офислар, сәүдә һәм туклану объектлары, кунакханәләр төзү өстенлек ала («Татарстан» банкы, Татарстан Республикасының Теркәү палатасы, «Татэнерго» предприятиесе, «ГУМ», «Сити-Центр», «Мега», «Бәхетле», «Савиново» сәүдә комплексы, «Мираж» кунакханәсе биналары һ.б.).

Сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт өчен күп кенә эре объектлар төзелә: Төбәкара клиника-диагностика үзәге, шәһәр йогышлы авырулар хастаханәсе, «Баскет-холл» спорт уеннары сарае, халыкара ат спорты комплексы, «Татнефть-Арена» боз сарае һ.б.; Спорт сарае, Үзәк стадион реконструкцияләнә. «Колшәриф» мәчете, мәдәният объектлары – Татарстан Республикасының Зур концерт залы, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы, «Ривьера» кунакханәсе, «Теннис академиясе», «Ватан» сәламәтләндерү комплексы һ.б. сафка баса. Казан Кремле архитектура ансамблен, Татар академия опера һәм балет театрын, Казан Зур драма театрын, Татарстан Республикасы Милли музеен һ.б. мәдәни-тарихи объектларны реконтрукцияләү гамәлгә ашырыла. Киң колачлы үзгәртүләр нәтиҗәсендә, Казанның үзәк өлеше шактый үзгәрә.

Транспорт инфраструктурасын яхшырту буенча эшләр алып барыла. Транспорт өчен төрле биеклектәге юл ачылышлары, эстакадалар төзелә. 2005 елда метрополитенның беренче линиясе (1997 елда төзелә башлый), Казансу аша тимер-бетон күпер (Юл-транспорт төзелеше, Күперләр) файдалануга тапшырыла.

2017 елда Казан урам-юллар челтәренең (урамнар, юллар, яр буйлары һ.б.) гомуми озынлыгы 1747 км (шул исәптән камилләштерелгән юл капламы белән – 1030 км) тәшкил итә. Җыештырыла торган урамнар һәм юллар мәйданы – 20,5 млн кв.м.

2017 елга шәһәрдә 68 автомобиль күпере һәм юлүткәргечләре, җәяүлеләр өчен 16 күпер һәм җир астыннан яки юл өстеннән салынган 63 юлүткәргеч бар.

Тышкы яктырту линияләренең озынлыгы 2 572 км (52 меңнән артык яктырту ноктасы).

Шәһәр эчендәге яшел утыртмаларның гомуми мәйданы – 9 982 га, шул исәптән урман-парклар – 3 967 га, шәһәр урманнары – 810 га, гомуми файдаланудагы утыртмалар – 1613 га, урам-юллар челтәрен яшелләндерү мәйданы – 2275 га.

Транспорт

Бүгенгә Казан шәһәре халкына шәһәр эче пассажир транспортының 4 төре: автобус, трамвай, троллейбус һәм метро белән хезмәт күрсәтелә.

Транспорт челтәре 59 автобус маршрутыннан, 7 махсус (сезонлы) автобус маршрутыннан, 11 троллейбус маршрутыннан һәм 6 трамвай маршрутыннан тора.

Казан шәһәрендә 11 станциядән торган бер метрополитен линиясе эшләп килә (Метрополитен).

Автобус маршрутлары 1,2 мең километрдан артыграк озынлыкны, трамвай маршрутлары – 159,0 км, троллейбус маршрутлары 273,0 км, метро маршрутлары 17,3 км озынлыкны тәшкил итә.

Казан шәһәрендә 436 мең гражданинның 350 меңнән артыгы ташламалы транспорт карталарыннан файдаланалар. Ай саен уртача 138 мең ташламалы йөрү карталары тулыландырыла һәм 7,7 миллионнан артык сәфәр башкарыла.

Бүгенгә һәр алтынчы җәмәгать транспорты тукталышы мәгълүмат таблосы белән җиһазландырылган, аларның 24% ында начар күрүче пассажирлар өчен тавыш мәгълүматын эшләтү төймәләре бар.

Казан шәһәре пассажир транспортында йөргән өчен автоматлаштырылган түләү системасын куллануны үстерү дәвам итә. Әлеге проектны кертә башлаганнан бирле 1,26 млн электрон йөрү билеты ясап чыгарылган. Бүгенгә пассажирларның 76,2% ы йөргән өчен электрон түләү системасы аша түли.

Транспорт карталарын тулыландыруның Россия Федерациясендәге иң киң челтәре Казан шәһәрендә төзелгән. Бүгенгә аларның саны 749 пунктны тәшкил итә.

Элемтә

Бүгенге көндә кәрәзле элемтәне тоташтыру дәрәҗәсе 173% тәшкил итә. Шәһәрнең барлык территориясендә LTE челтәре тоту тәэмин ителгән, 1880 база элемтә операторлары станцияләре урнаштырылган, шуларның 608 е 2017 елга туры килә.

Элмә элемтә линияләрег һәм һава-кабель линияләрен Казан шәһәрендә җир асты коммуникацияләренә күчерү программасы кысаларында 2017 елда 114,7 км элмә линияләр демонтажланган. 2011 елдан предприяитиеләр тарафыннан барлыгы 1284,9 км элмә линия демонтажланган.

Шәһәрне төзекләндерүгә кергән инвестицияләр 1,8 млрд сумнан артып китә.

Цифрлы эфир телевидениесен кабул итүне тәэмин итү өчен йорт системаларын яңадан җиһазландыру эше ахырына якынлаша. 3202 күпфатирлы йортта яңадан җиһазландыру планлаштырылган булса, 3183 е шундый системалар белән тәэмин ителгән.

Казан шәһәре торак массивларында яшәүчеләр өчен цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы актив үсеш ала. 2017 елда 4 торак массивта җепселле-оптик элемтә линияләре төзелде, бу – 1734 йорт хуҗалыгы һәм 4574 кешегә элемтәдән куллану мөмкинлеген булдырды дигән сүз.

2017 елның язында Казан шәһәренең төп урамнарында 430 км юл яны челтәре объектларына инвентаризация буенча эш башкарылды. Әлеге эш кысаларында урамнарга югары сыйфатлы панорама төшерүләре үткәрелде, юл хәрәкәте оештырылышының техник чаралары һәм җәмәгать транспорты, юл яны инженерлык коммуникацияләренең, реклама конструкцияләренең, төзекләндерү элементлары, яшел үсентеләр, ваклап сату сәүдәсе объектлары картада билгеләнде. Системага кертелгән объектларның гомуми саны 255 меңнән артып китә.

Шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан «Ачык Казан» порталы, махсус техниканы үзәкләштерелгән рәвештә күзәтү системасы, күмү урыннарын эзләү, тышкы мәгълүмат чараларын якынча раслату кебек популяр мәгълүмати сервисларга ярдәм итү тәэмин ителә.

«2017–2019 елларда Казан шәһәрендә “Электрон Казан” мәгълүмати технологияләр һәм элемтә үсешен үстерү» муниципаль программасы тормышка ашырылды. Программа аеруча да зур ихтыяҗга ия булган муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерү, электрон сервисларны үстерү, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгълүмати-телекоммуникацион инфраструктурасын техник яктан карап тору һәм бердәм мәгълүмати-телекоммуникация киңлеген формалаштыру, җәмәгатьчелек киңлекләрендә, күпфатирлы йортларда, парк һәм скверларда видеокүзәтүне оештыру, социаль өлкә объектларында куркынычсызлыкны арттыру кебек бурычларны чишүгә юнәлтелгән.

Хезмәтләрне электрон форматта күрсәтү – цифрлы икътисадның төп элементларының берсе, муниципалитетны мәгълүматлаштыруның әһәмиятле өлеше.

Бүгенге көндә Казан шәһәре Башкарма комитеты 7 муниципаль хезмәтне электрон форматта тәкъдим итә:

1) социаль ипотека программасы буенча учетка басу;

2) торак бинаны яңадан урнаштыру/яңадан планлаштыруга рөхсәтләр бирү;

3) торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерүгә рөхсәтләр алу;

4) Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гражданнарга (түләүле һәм түләүсез шартларда) ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны опекага билгеләү яисә опекун булу мөмкинлеге турындагы бәяләмә бирү;

5) реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә рөхсәтләр бирү;

6) мәктәпкәчә белем бирү төп мәгариф программаларын тормышка ашыра торган мәгариф учреждениеләренә балаларны учетка бастыру һәм кабул иттерү, гаризаларны кабул итү;

7) Казан шәһәре реестрына инвалидларга парковка рөхсәтләре бирү, инвалидларга парковка рөхсәтләре бирү турындагы язмалар, инвалидларга парковка рөхсәте турындагы язмаларны үзгәртү турындагы белешмәләр һәм инвалидларга парковка рөхсәтләренең гамәлдә булу вакытын озынайтуларны кертү.

Гражданнарның уңайлылыгы һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүне мәгълүматлаштыруны үстерү өчен гаризаны карау статусы турында СМС аша хәбәр бирү кертелде.