XIX йөз ахырына кадәр Казанда цирк сәнгате ярминкә кәмитләре рәвешендә яшәп килә, анда традицион Петрушка белән беррәттән акробатлар, жонглёрлар, фокусчылар катнаша.

1890 елда бертуган Никитиннар Казанда беренче стационар цирк төзиләр, аның аренасында күренекле цирк артистлары (Дуровлар, Лазаренко, Кио, Алли-Вад, Кантемировлар, Труцци һ.б.) чыгыш ясый.

1956 елда беренче татар цирк коллективы оештырыла (сәнгать җитәкчесе – А.Хәбибуллин).

1967 елда үзенчәлекле проект буенча шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе булган Казан циркы бинасы төзелә. 1969 елда аның каршында Үзәк цирк сәнгате студиясе филиалы ачыла.

1996 елда цирк мәктәбе эшли башлый.

Тулырак карагыз: Казан циркы.