Черек күл бакчасы

ХХ йөз башы фоторәсеме

Черек күл (хәзерге Дзержинский) урамы буенча көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба сузылган карст иңкүлегендә урнашкан булган, озынлыгы 500 м (хәзерге Лобачевский һәм Чернышевский урамнары арасында), су өслегенең мәйданы 9 га, иң зур тирәнлеге 25–30 м га җиткән. Черек күлдә балыклар йөзгән, суы эчү өчен кулланылган. Чишмә сулары белән туенган: су ермаклар буйлап Мунча күленә, Түбән Шакшы күлгә, аннары Казансуга агып төшкән.

XIX йөз башында Черек күл ярлары буенда төзелеш эшләре башлана, чишмәләр һәм ермаклар әкренләп күмелә. 1829 елда Черек күлдә шәһәр бакчасы булдырыла.

1875 елда сәүдәгәр Ожегов Черек күл бакчасында ресторан ача, аның тирәли аллеяларда фонтаннар, газ фонарьлары куела, чәчәклекләр һәм клумбалар ясала; паркта А.П.Вяткин фотосалоны, кышын шугалак эшли.

1890 елда Черек күлнең төньяк-көнбатыш ярында бертуган Никитиннар циркының агач бинасы төзелә (1961 елда яна). Черек күл буендагы төзелеш аның чүпләнүенә китерә, агым бетә, суы тынчый.

1890 елларда шәһәр хакимияте карары белән Черек күл күмелә.

Совет чорында аның урынында шул ук исемдәге пионерлар һәм мәктәп балалары паркы оештырыла. Черек күл паркы шәһәр халкының ял итү урыннарының берсе.

2016–2018 елларда анда күләмле реконструкция эшләре алып барыла.

1918–2004 елларда элеккеге Черек күл урамында Н.И.Лопатин йортында НКВД (соңрак КГБ, ФСБ) идарәсе, соңыннан ТАССР, ТР Эчке эшләр министрлыгы урнаша. Ф.Э.Дзержинский үлеменнән соң (1926), урамга аның исеме бирелә.

Сталин репрессияләре вакытында «Черек күл» атамасы җәза бирүче органнар урнашкан урын буларак күзаллана башлый («Черек күлгә алып киттеләр»).

Авторлар — О.В.Ерёгин, Г.С.Сабирҗанов