Биографиясе

Гомер еллары: ? — 1476 елдан соңрак.

Кече Мөхәммәд ханның улы.

1460 елларда Олы Урда тәхете өчен Әхмәд хан белән барган көрәш-бәрелешләрдән соң, Олы Урдага каршы торырлык ханлык торгызу максатыннан, Хаҗитарханга кача. 1466–1470 елларда, Нугай Урдасы бәкләренә таянып, бәйсезлек сәясәте алып бара, үз исеменнән акча суктыра. Хәзерге фәндә Мәхмүд хан Олы Урда ханы булып калган, Әстерхан ханлыгы Олы Урданың соңгы ханнары тар-мар ителгәннән соң, 1502 елда аерылып чыккан дигән фикер яши.

Шулай ук кара Мәхмүд хан хаты.

Әдәбият       

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;

Литвин М. О нравах татар, литовцев и московитян. М., 1994;

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002;

Зайцев И.В. Астраханское ханство. М., 2004.

Автор — И.Л.Измайлов