Биографиясы

1823 ел, Варшава – 1903 ел, шунда ук.

Польшада ветеринариягә нигез салучы.

Варшава югары ветеринария мәктәбен тәмамлый (1848 ел), 1860–1873 елларда аның директоры.

1874–1881 елларда Казан ветеринария институтының беренче ректоры, профессор (1881 ел).

Ветеринария белеме бирүне үзгәртеп коруда активлык күрсәтә, ветеринария табибын югары квалификацияле белгеч һәм белемле кеше итеп әзерләү тарафдары.

Бу югары уку йорты белән П.Т.Зейфман җитәкчелек иткән елларда үз эшчәнлекләре белән институтны танытуга өлеш керткән талантлы галимнәр: Петербург медицина-хирургия академиясеннән А.О.Стржедзинский, И.Н.Ланге, Дерпт ветеринария институтыннан К.Г.Блюмберг укытырга чакырыла; 8 кафедра, анатомия һәм зоология музейлары, физиология һәм химия лабораторияләре, клиника – Казандагы беренче ветеринария хастаханәсе, фәнни китапханә ачыла.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләрендә котыру, трихинеллёз, йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны өйрәнүгә карый.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Изге Анна ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873-2006 гг.), Казань, 2006.

Автор – О.М.Гыйльметдинова