Биографиясе

1952 елның 7 гыйнварында Татарстанның Минзәлә районы Кызыл Төбәк авылында туган.

Минзәлә педагогия училищесын (1971), Казан инженер-төзүчеләр институтын (1976) тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1976 елдан башлый: "Камгэсэнергострой" берләшмәсе "Автозаводстрой" трестының Береннче СМУда мастер, КамАЗ заводларының I һәм II чиратларын файдалануга тапшыруда катнаша.

1987 елдан – Чаллы шәһәр советы башкарма комитетының төзелеш бүлеге башлыгы. Аның башлангычы белән беренче тапкыр башкарма комитет каршында торак йортлар, социаль, мәдәният, көнкүреш һәм Түбән Кама ГЭСның инженерлык саклау объектлары төзелеше буенча заказчик хезмәте (ОКС) булдырыла.

1998 елда Ф.М.Әхмәтов җитәкчелегендә инвесторлар һәм халык акчаларын җәлеп итү һәм төгәлләнмәгән төзелеш күләмнәре хисабына бюджет субсидияләрен бүлеп бирү белән торак төзелеше буенча документсыз торак сертификатлары эшләнә һәм чыгарыла, ул төгәлләнмәгән объектлар санын киметергә мөмкинлек бирә. Чаллы шәһәрендә төйгечләп тыгызланган скважиналарда фундаментлар кору алымы кертелә, ул хезмәт чыгымнарын 3–6 тапкыр киметергә һәм кулланыла торган төзелеш материаллары күләмен 2,5–4 тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирә.

2000 елда Ф.М.Әхмәтов Татарстан Республикасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары итеп билгеләнә. Ул чорда юридик зат статусы белән Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең Баш инспекциясен оештырып, күзәтчелек органнарын үзгәртеп кору уздырыла. Булган кирпеч заводлары җирлегендә СНиПның яңа таләпләре буенча кирпеч сугу буенча эшләр башлана. Иң яңа технологияләрне кулланып, Казан, Кощаково, Шеланга заводларында елына гомуми көче 166 млн шартлы данә булган тышлый торган керамика кирпечләре эшләп чыгарыла башлый.

ТАССР Югары Советы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (1995–1999 һәм 1999–2004), 2001 елда бюджет-финанслар комиссиясе рәисе урынбасары итеп сайлана.

1998 елда "Төзелеш конструкцияләре, биналар һәм корылмалар" белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 2015 елда Казан университетының Чаллы институтына (филиал) инженерлык-төзелеш бүлеге деканы итеп чакырыла.

Ф.М.Әхмәтов уку-укыту һәм фәнни лабораторияләрне яңарту буенча зур үзгәртүләр уздыра: төзелеш материалларын һәм эшләнмәләрен өйрәнү лабораториясе тулысынча үзгәртеп корыла һәм заманча җиһазлар белән яңартыла; уникаль ВIМ-технологияләр цифрлы лабораториясе булдырыла, ул инновацион эшләр һәм тикшеренүләр үзәгенә әверелә.

Ф.М.Әхмәтов инициативасы белән университетта магистрлык программалары ачыла: "Биналар һәм корылмалар теориясе һәм проектлау" һәм "Проектлау, төзү һәм файдалануга тапшыру вакытында биналарны мәгълүмати модельләштерү".

Ф.М.Әхмәтов – РСФСР һәм СССР ның спорт остасы, 1975 елда Россия чемпионы,Чаллы шәһәре сабантуйларында ун тапкыр җиңүче, Минзәлә районы сабантуенда абсолют җиңүче,Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы һәм атказанган тренеры.

2003 елдан Чаллы шәһәрендә Ф.М.Әхмәтов ярдәме белән билбау көрәше һәм ирекле көрәш буенча шәхси балалар көрәш мәктәбе эшли. Шәкертләре арасында биш тапкыр РФ чемпионы Рәкыйп Хәмитов, ике тапкыр РФ чемпионы Марат Галиев, төрле елларда РФ чемпионнары Таһир Борһанов, Георгий Петров, Хәмит Вәлиев, билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Ранис Гыйләҗетдинов һәм башкалар бар.

Бүләкләре

Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы. "Фидакарь хезмәт өчен" (2011), "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены (2017) медальләре белән бүләкләнә.