«Фидакарь хезмәт өчен» медале

ТРның 2004 ел 24 март Законы белән гамәлгә куела.

Гражданнарга республиканың дәүләт, социаль-икътисад һәм мәдәни үсеше өлкәсендә хезмәттәге югары казанышлары, шулай ук актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бирелә. ТР Президенты тарафыннан тапшырыла.

ТР Президентының 2004 ел 16 июнь һәм 25 ноябрь Указлары буенча медаль диаметры 32 мм лы түгәрәк рәвешендә көмештән эшләнә, уң ягы каймалана, уртасына нефть вышкасы, ике төзелеш краны, архитектура капителе, КамАЗ автомобиле, ачып куелган китап сурәтләре урнаштырыла. Аскы өлешендә башаклардан тәкыя, ә өстә — түгәрәк буйлап «Хезмәткә дан — Слава труду» дигән язу, язу өстендә түгәрәк буйлап — тешле тәгәрмәч сурәте. Икенче ягында лавр ботагы, аның астында — номер. Медаль соры-яшел-ак-кызыл төсләрдәге муар тасма тарттырылган биш почмаклы кысага тоташа. Тасманың киңлеге 24 мм, һәр соры буйның киңлеге 8 мм, яшеле һәм кызылы — 3 мм, ак төстәге буй — 2 мм.

Бүләккә 6267 кеше лаек була (2020).

Автор — Е.Б.Долгов