Татарстан Республикасының хәзерге Алексеевск районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 51 км, Казан пристаненнан 51 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Лаеш районы Кыркүл авыл советы, 1948 елдан – Көек авыл советы, 1963 елдан – Питрәч районы Көек авыл советы, 1966 елдан Лаеш районы Көек авыл советы составында. Халык саны – 58 кеше (1930 ел, руслар), 27 кеше (1939 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.