Татарстан Республикасының хәзерге Азнакай районы территориясендә, Ютазы тимер юл станциясеннән – 59 км, Чаллы пристаненнан 99 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Тымытык районы Кәтем авыл советы, 1931 елдан – Азнакай районы Кәтем авыл советы, 1956 елдан – Азнакай районы Кәкре Елга авыл советы, 1963 елдан – Әлмәт районы Кәкре Елга авыл советы, 1963 елдан Азнакай районы Кәкре Елга авыл советы составында. Халык саны – 60 кеше (1930 ел, татарлар), 229 кеше (1939 ел, татарлар), 110 кеше (1956 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1986 елдан соң телгә алынмый.